Тормыш булгач, төрле хәлләр була
Аерылышу ачысын кичергәндә, бу кем теләге белән башкарылуы мөһим түгел. Безнең күнегелгән яшәешебез тулысынча таркала. Уртак кичергән вакыйгалар пыяла савыт сыман чәлпәрәмә килә. Әлеге үткәннең ватык кыйпылчыкларына карыйсың да, кайсында күңелле мизгелләрне искә төшергән — чәчәкле, кайсында салкын бушлыкны хәтерләткән рәсемсез чәнечкеле кисәкләргә кагылып, күңел яралана. Шатлык-куанычлар өмет иткән киләчәгебез сагыш, хәвеф белән тула. Шул вакытта егылмаска, абынмаска, упкынга тәгәрәмәс өчен аякта басып калырга кечкенә утрау, газаплы кичерешләрне сөйләп бушанырлык, сине аңлаучы кеше булуы мөһим.
Авыр чакта дусларыңа, якыннарыңа таянырга кирәк дисәләр дә, күпвакыт иң якын дип санап йөрткән дусларыңның да сиңа ярдәм итәргә вакыты булмаска яки булып та, кеше тормышына кагылырга, киңәш бирергә кыймаска мөмкин. Ата-ананың да ярдәм итәр урынга бар уңышсызлыкларыңда синең үзеңне гаепләп куюы бик мөмкин. Кайбер вакытта аларның киңәшләре, тәнкыйть сүзләре синнән йөз чөерү кебек кабул ителә. Киләчәккә ышаныч, яшәү дәрте кимегәннән-кими. Кая барырга, кемнән ярдәм сорарга? Мондый кыен хәлләрдә калучылар өчен хәзерге вакытта психологик ярдәм күрсәтү хезмәте, махсус оешмалар бар. Тормышта тәмам буталып, чыгар юлны тапмаганнар өчен тәҗрибәле психолог киңәше яңа сулыш алырга, үз мәсьәләсенә башкача карарга этәргеч бирергә мөмкин.
Күптән түгел мин шундый авыр хәлдә калган гаиләләргә, яшүсмерләргә, балаларга психологик ярдәм күрсәтүче “Психолог плюс” дип аталган үзәктә булып, аларның башкарган эш юнәлешләре, бирегә мөрәҗәгать итүчеләр белән таныштым. Республиканың “Психолог плюс” методик үзәге УР Яшьләр эше буенча министрлыкның бюджет оешмасы. Шуңа күрә аның яшьләргә күрсәткән хезмәте түләүле түгел. Әлеге үзәк 1995 елның декабрь аенда оешкан һәм бүгенге көндә 35 яшькә кадәрле булганнарга күзгә-күз очрашып социаль-психологик ярдәм бирү, төрле учреждениеләрдә яшьләр һәм балалар белән эшләүче белгечләрне методик кулланмалар белән тәэмин итү, төрле лекцияләр һәм тренинглар уздыру белән шөгыльләнә. Шулай ук ел саен башка оешмалар белән берлектә оештырылган “Үзеңә яшәү бүләк ит” дип исемләнгән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләрдән профилактика чарасы булган акция дә алар катнашлыгында уза. Тематик лагерьларда, семинарларда “Психолог плюс” үзәгенең тәҗрибәле белгечләре белән остаханәләр оештыра. Волонтерлык отрядларын туплау белән дә шөгыльләнәләр. Түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, “Ышаныч” телефоннары ярдәмендә яшь буынга дөрес яшәү юнәлеше, психологик тотрыклык, яшәү мәгънәсен аңлатуны төп максаты итеп саный.
“Эш барышында безгә нинди дә булса уңышларга ирешү максатын куеп, психологик киңәш сорап килүчеләр белән генә түгел, юлдан тайпылган наркомания коллары, ата-анасы рәнҗеткән, кыйнаган, һәрвакыт психологик басым астында яшәгән яшүсмерләр белән дә, үз-үзенә кул салырга омтылучылар белән дә очрашырга, күзгә-күз карап аралашырга туры килә. Шунысы кызганыч: үз балаларына кул күтәрүче ата-аналар күп”, — диләр биредә эшләүчеләр.
“Киңәш-ярдәм сорап килүчеләр күпме соң, халык психологларның ярдәм итә алуына ышанамы?” – дип кызыксынам. “Элегрәк халык мондыйга күнекмәгән иде, хәзер елдан-ел күбрәк психологка мөрәҗәгать итәләр. Әйтик, март аенда 58 кеше, апрельдә 47 мөрәҗәгать итүче булды. Күпчелек ата-аналар балалар мәсьәләләре буенча киңәш сорый. Аерылышу алдында торган, бер-берсе белән аңлашу тапмаучы парлар да, һөнәр, эш урынындагы мәсьәләләр буенча да килүчеләр бар. Күбрәк, әлбәттә, хатын-кызлар мөрәҗәгать итә,” — диләр, “Психолог плюс” үзәге хезмәткәрләре.
Яшь буынны борчыган мәсьәләләр дә күп. Әмма биредәге пихологлар төркеме кемнеңдер ниндидер проблема буенча ярдәм сорап килүен көтеп кенә утырмый, мәктәпләргә, республикабызның районнарына чыга, үзләре яшүсмерләр белән очрашулар оештыра, тест, анкеталар тутырта. “Бәлагә тарыган бала яки яшүсмер үзе безне эзләп килми бит, үз кайгысына бикләнеп яши бирә”, — дип аңлата алар. 10 — 17 май көннәрендә “Психолог плюс” үзәге тарафыннан “Стрессыз имтихан бирү” дип исемләнгән программа, аның кысаларында узган “Ышаныч” телефоныннан укучылар, студентлар имтихан бирү мәсьәләләренә кагылган сорауларын яудыра, киңәш сорый алган. Ә кайбер мәктәпләрдә “Психолог плюс” хезмәткәрләре катнашлыгында балага имтиханнар вакытында ничек ярдәм итү турында ата-аналар җыелышы үткәрелгән.
“Психолог плюс” үзәге ел дәвамында эшли һәм ярдәм сорап килүчеләрнең яки шалтыратучыларның берсен дә җавапсыз кире борып җибәрми. Әлеге үзәк Ижау шәһәренең Удмуртская урамы, 272нче йортта урнашкан, телефоны — 68-08-96. Тормыш булгач, төрле чаклар була. Белгечләр киңәшенә мохтаҗ булганнар өчен түләүсез ярдәм күрсәтүче үзәк барлыгы турында мәгьлүматлы булырга тиеш, дип уйлыйм.
Элмира Нигъмәтҗан