Тормышым “Яңарыш” белән бәйле
Мин 1994 елның башында Сарапулдан Ижау шәһәренә эш белән килдем һәм шул кичне татар телендә тапшыру тыңладым. Ул тапшыруда иртәгә Удмуртия Татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы утырышы буласын ишеттем. Җирле татарлар белән танышырга теләп, утырышка килдем. Ул заманда Удмуртия ТИҮ идарәсе һәм “Яңарыш” газетасы редакциясе Филармония бинасындагы бер үк бүлмәдә эшлиләр иде. Бу очрашу минем тормышымны төптән үзгәртте, татар милли хәрәкәтенә кушылуга этәргеч ясады һәм “Яңарыш” газетасы белән бәйләде.
Мин Удмуртия ТИҮнең шура әгъзасы, соңрак Сарапул ТИҮе рәисе, “Яңарыш” газетасының штаттан тыш хәбәрчесе, “Туган тел” тапшыруының радиожурналисты буларак, милли хәрәкәт эшләре һәм язмалар белән бирегә еш кына килә идем. Ул вакытта милли хәрәкәт эшләре гөрләп барды, куелган максатлар тормышка аша иде. Редакциядә ир-егетләр арасында бер генә хатын-кыз Гөлүсә Гыйбадуллина эшли иде. Ничә килсәм дә, башын да күтәрмичә “Башкирия” машинкасында тукран кебек тук та тук дип язмаларны баса иде ул. Ул вакытта әле бу тыйнак, эш сөючән, таләпчан ханым белән киләчәктә тыгыз аралашырбыз дип уйламаган идем.
“Яңарыш” газетасы редакторы Закуан абый Нуретдин миңа канатлар үстерде. Беренче язмамны китергәч тә: “Син бик өметле күренәсең, яз”, — диде. Рәхмәт сиңа , Закуан абый. Мәрхүм Малик Нәҗипне тик җылы сүзләр белән генә искә алам, урыны җәннәттә булсын. Амур Фәләхкә, Рәшит Ситдыйковка, Ибраһим Биектаулыга, соңрак коллективка ямь өстәгән Рәмзия Габбасовага, Рилия Закировага, Ирек Шәриповка, Элмира Нигъмәтҗанга зур рәхмәтләр әйтәсем килә. Сез минем канатларны сындырмадыгыз, сакладыгыз, ныгыттыгыз. Сезнең ярдәмегез белән “Туган як таңнары”, “Мин — галәмнең бөртеге”, “Җырлы чишмәм” исемле өч китабым дөнья күрде. Минем сүзләргә җырлар язалар. Алар сәхнәдән яңгырыйлар. Тормыш иптәшем мәрхүм Марс Әхтәмнең дә китаплары дөнья күрде, шигырләренә көйләр яздылар. Редакциягә ашкынып киләм, әйтерсең лә анда иң якын туганнарым милләтемә хезмәт күрсәтә. Һәрвакыт якты чырай, җылы сүзләр белән каршы алалар. Тагын, тагын да очрашасы килеп тора.
Үзгәртеп корулар чорында газетабызның татар һәм башкорт халкын берләштерүче бер битендә башкорт телендә дә язмалар чыга иде. Аңа “Салават” исемендәге башкорт оешмасы төзелүе этәргеч ясады, җитәкчесе Дилфәр Хәсәнов булды. Мин газетабызның чыккан һәрбер номерын җыеп бардым. Ялга туган якларга Башкортстанга һәм Татарстанга кайтканда, үзебез белән җыйган газеталарны алып кайта, районда чыга торган газеталарга “Яңарыш”ыбызны алып барып күрсәтә, туганнарыбызга, дусларыбызга укыта идек. Туганнарым: “Газетагыз бик күркәм. Ул Удмуртиядә яшәүче татар һәм башкорт халкының атналык гаилә газетасы дип санала. Шулай булгач, Удмуртия һәм Татарстан хәбәрләре белән беррәттән, безнең Башкортстан хәбәрләре дә татар телендә газетагызда урын алса, ул тагын да күркәмрәк булыр иде”, — диләр, минем туган якта. Анда газета татар телендә чыга. Туган якта чыга торган газеталарда да минем иҗат җимешләрем дөнья күрә.
Газета белән бәйләнешле бер кызыклы вакыйга искә килеп төште. Менә бервакыт ел буена җыелган газетабызны күтәреп, Башкортстанга, Салават Юлаевның туган ягына, “Янган тау” санаториена ялга киттек. Анда безнең кода-кодачалар, туганнар да яши. Без аларга алып килгән газеталарны таратып чыктык. Үзебезнең язмалар да җитәрлек кенә иде. Икенче көнне үк газеталарны алыштырып укый башладылар. Санаторийда Сургут, Нижневартовск, Нефтеюганск һ.б. районнардан, төньяктан кояш җылысына тилмереп яшәп эшләгән милләттәшләребез ял итәләр иде. Үзебез яшәгән корпустан тыш бүтән корпуста яшәүчеләр дә “Яңарыш”ыбызны сорап алып укый башладылар. Мин газетаны кемгә биргәнне онытмас өчен, дәфтәр битенә яза башладым. Кайтып киткәнче, килеп сораучыларга газетаны кайсы корпустан, кайсы бүлмәдән, кемнән алырга икәнне дәфтәрдә билгеләп бардым. Кайтып киткәндә истәлеккә дип газеталарны бүләк иттем. Менә шулай ял итүчеләрне яраткан газетабыз белән таныштырдым.
“Яңарыш” газетасы белән 1994 елдан бирле тыгыз элемтәдә. 15 ел буе җирле радиодан милләттәшләребезне газетада чыккан материаллар белән таныштырдым һәм аңа яздыру турында материаллар әзерләдем, газетага җирле хәбәрләр яздым, иҗат җимешләремне юлладым. Шәһәребездәге ике мәчеттә дә беренче укытучы булдым. Дәресләрдә “Дин һәм әхлак” сәхифәсеннән үтемле вәгазьләрне, халыкны борчыган темаларны күтәргән мәкаләләрне укып, фикер алыша идек. Милләттәшләремә төрле очрашуларда, үткәргән чараларда газетага язылу кирәклеге турында сөйләдем. Ә инде 2000 нче елдан бирле депутатлар, шәһәребездәге завод җитәкчеләре ярдәмендә газетага яздыру нокталарын оештырдык. Сарапулдан күчеп китсәм дә, милләтем өчен көчемне кызганмыйм, һаман да эшемне дәвам итәм, чөнки минем тормышым “Яңарыш” газетасы белән бәйле. Тормыш юлында талантлы, милләтемне сөйгән һәм аңа эчкерсез хезмәт иткән кешеләр белән аралашам. “Яңарыш” газетасы коллективын якынлашып килгән 25 еллык юбилей бәйрәме белән кайнар котлыйм. Милләт өчен изге булган иҗади хезмәтегездә зур уңышлар телим.
Вәҗиһә Заһидуллина,
Ижау шәһәре.