Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Тормышыбыз имин булсын
6.07.2017

Тормышыбыз имин булсын

28 июньдә 17нче шәһәр мәктәбе каршында эшләп килүче җәйге балалар лагеренда “Балаларның тормыш иминлеге нигезләре” буенча дәрес оештырылды.
Ижау шәһәренең Гражданнар оборонасы станциясе штабы җитәкчесе белән берлектә мин балалар һәм яшүсмерләр өчен файдалы, мөһим булган темаларга тукталдым. Мәктәп укучыларына тимер юл янында йөрү кагыйдәләрен, террорчылыкка каршы иминлек турында сөйләдем. Шулай ук балаларга Интернет челтәрләрендә сагалап торган куркынычлар турында аңлаттым. Бу теманы бик актуаль дип саныйм. Чөнки бүгенге көндә яшьләр көн саен үз вакытларының 30%ын Интернетта утырып уздыралар. Шуңа күрә аларны социаль челтәрләрдә тирән тамыр җәя барган, үз-үзеңә кул салырга өндәгән төркемнәргә эләгүдән, таныш булмаган кешеләр белән аралашудан, милли һәм дини каршылыклар китереп чыгара торган группировкаларга чакыра торган сайтларга керүдән саклау, һәрдаим аңлатып тору кирәк. Балаларның психологиясе ныгымаган әле, мондый факторларга каршы торырдай “иммунитетлары” да юк. Шуңа күрә алар явызлык кылырга теләүчеләрнең “кармакларына” да тизрәк кабарга мөмкиннәр. Әти-әниләргә дә балаларына карата игътибарлы булырга киңәш итәр идем. Аларның Интернет челтәрендә кемнәр белән аралашканнарын һәрдаим күзәтеп барырга тырышыгыз.

Ислам Зарипов, Ижау шәһәре.