Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Тормышны да, хезмәтне дә яраталар
16.10.2014

Тормышны да, хезмәтне дә яраталар

Вольный Труд элек-электән зур авыл түгел иде. 1924 елда ун хуҗалык (барлыгы 52 кеше — татарлар) тарафыннан нигезләнгән. Башлангыч мәктәбе, клубы, кибете бар иде. Озак еллар участок хастаханәсе тирә-як авылларга хезмәт күрсәтте. Сиксәненче елларда без, яшь укытучылар, җәйләрен клуб бинасында урнашкан Яңа Авыл мәктәбенең пионер лагеренда балаларның ялын оештырдык, клуб сәхнәсендә авыл кешеләренә концерт оештыра идек, пионер учаклары да якты хатирәләр булып истә калган. Пенсияяшендәге әби-бабайларында оныклары җәй үткәрә иде. Хәтсез гомер узган. Ул әби-бабайларның бүген күбесе юк инде. Алар урынында яңалар — без белеп бетермәгәннәр. Ничек яши икән бүген Вольный Труд?
Башка кечкенә авыллар кебек бу авыл да бетеп бара. Егерме хуҗалык. Шуның унөчендә егерме алты кеше яши. Алары да гомерләрен шәһәрдә үткәреп, гомер көзләрен авылда каршыларга кайткан өлкән яшьтәгеләр. Йортлар, каралты-кураларның да яңартылуы күзгә ташланмый. Күбесе җимерелгән, тирә-юнен кычыткан баскан. Урамда беркем дә күзгә чалынмый. Юлдашым Яңа Авыл фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Физалия ханым белән башкалардан төзеклеге, яңарак булуы белән аерылып торган, тыштан ук гөлләргә күмелгән бер йортның ишегалдына узабыз. Капкадан керүгә, йорт алдын тутырып бакча гөлләре чәчкә атып утыра. Иртә язда, җәй башындагыларын көзгеләре алмаштырган. Гөлләре янында үзе дә гөлгә охшап, елмаеп хуҗабикә Рәшидә ханым Циркова басып тора. Күптән көтелгән кунаклар кебек каршы алды ул. Күз күреме җирләргә сузылган бакчасына карап торам. Юк, алай гаҗәпләнерлек экзотик үсемлекләр дә күренми, карбыз-кавын да тәгәрәп үсми. Әмма бар җирдә чисталык, тәртип, бер чүп үләне күрмәссең. Бакча тутырып үскән помидор-баклажаннары ботакларын күтәрә алмый җиргә тигән, йолкып кибәргә алып куелган эре-эре суган-сарымсаклар да келәтнең сәндерә-идәннәрендә тәгәрәп ята. Билгеле, болар белән хәзер беркемне дә гаҗәпләндерә алмыйсың. Әмма бу кадәр уңыш үстерү өчен көчнең әз кирәкмәгәнен һәр кеше белә. Һәм болар — Рәшидә ханым белән Валера әфәнденең хезмәт нәтиҗәсе. Мине бакчадан бигрәк хуҗабикәнең үзе, аның язмышы кызыксындырды. Ул бит тумышы белән бу авыл кешесе түгел.
Адәм баласын эчәсе суы, җыясы ризыгы йөртә диләр. Шулай булмаса, Рәшидә ханым да унтугыз яшендә туып-үскән Иж буйларыннан чыгып китеп, Балтыйк диңгезе ярларында гомер кичереп, яңадан туган якларына әйләнеп кайтыр идемени?! Үзе туган Иске Аккуҗага да (туган авылы 1970 елларда таралып, халкы, нигездә, Көчек һәм Рус Шаршадысы авылларына күчкән), унтугызга кадәр яшәгән Рус Шаршадысына да түгел, ә Вольный Трудка кайтып төшә. Үзе генә дә түгел ире Валерий агайны да ияртеп… Ире гомер буе машинада эшләгән, ерак юлларга да йөргән, Рәшидә ханым фанера заводында эшләгән. Бик рәхәт кенә яшәгәннәр алар Ригада, бәлкем гомер көзләрен дә шунда гына каршылаган булырлар да иде. Әмма 90нчы елгы сәясәт җилләре сәясәткә бөтенләй кагылышы булмаганнарны да төбе-тамыры белән кузгалта. Ирен ияртә дә Рәшидә ханым, озын-озак уйлап тормый, туган якларына юл тота. Бүгенге Украинада барган вакыйгаларга да битараф түгел ул. Шуңа охшаш мәхшәрне үз җилкәләрендә татыган гаилә буларак, үзе группада, ире дә пенсиядә булса да, күченеп кайткан мохтаҗларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә әзер алар. “Картлар йорты Балтачта чагында капчык-капчык бәрәңге, яшелчә җибәрә идек”, — ди хуҗабикә.
Сәеррәк холыклы Рәшидә ханым. Беренче карашка аны аңлап бетереп тә булмый кебек. Кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер ул. Турыга бәреп, күзеңә карап, үз уйлаганын әйтеп бирә. Шуның аркасында вакыт-вакыт дусларыннан дошманнары артып та китештерә бугай. Туры әйткән туганына ярамый, ди бит татар халкы. Әмма авыл халкы үз итә, “Вольный Труд мэры” дип тә йөртәләр үзен. Кышкы бураннарда кечкенә генә авыл эченә кар чистарткыч техника да нәкъ менә авыл “мэры” тырышлыгы белән керә дип сөйлиләр, дөрес булса. Баганада ут янмаса да, авылда су булмаса да берәр “ЧП” килеп чыкса да, бу Рәшидә ханым игътибарыннан читтә калмый. Авылга үзе кебек үк күченеп кайткан апасы гаиләсе белән дә дус-тату, киңәш-табыш итешеп яши алар. Без дә саубуллашып китәргә җыенгач: “Апаларга да кереп чыгыгыз инде, ничек яшәгәннәрен күрерсез, юкса үпкәләрләр”, — диде. Кайчандыр шушы авылдан чыгып киткән Илдус әфәнде Арсланов та хатыны белән кайтып төпләнгән. Бакча тутырып, яшелчә үстерәләр, умарталары тезелеп киткән. Әнә буа ясап куйганнар да анда ап-ак каз бәбкәләре коена…
Гап-гади авыл апа-агайлары гап-гади тормыш белән кулларыннан эш килүгә, сәламәт булуларына сөенеп яшәп яталар. Байлык -муллык белән дә мактанмадылар. Әмма яңа суырткан бал белән чәй эчермичә җибәрмәде кунакчыл хуҗалар. Иманым камил, бетеп бара торган кечкенә генә, бу авылда кайсы гына йортка керсәң дә, ңәкъ менә шундый күренешкә, нәкъ менә шундый кунакчыллыкка тап булыр идең

Розалия Кәримова,
Яңа Авыл.