Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Тормышның яме — яхшылык кылу
18.05.2012

Тормышның яме — яхшылык кылу

Шәүкәт Галиевның: «Кайсы картлар белән сөйләшү яшәртеп җибәрә», — дип язган хикмәтле сүзләрен укыганыгыз бар микән? Ә бу сүзләр, чыннан да, дөрес бит! Язмамның герое Хәмидә апа Гыйззәтова белән очрашкан саен мин үземә айлар буена җитәрлек илһам, көч, күңел күтәренкелеге алам. 80 яшен тутырып килүенә карамастан, җор телле, үткен күзле, зирәк зиһенле бу ханым Чистай районының Зирекле авылында туып, 20 яшендә Ижауга килеп урнаша. Аны «Ижсталь» заводына эшкә алганда, “Булдыра алырсыңмы?” — дигән сорауны бер генә бирмиләр. Әмма, сугыштан соңгы елларның ачысын да, төчесен дә татып өлгергән кызның  карары катгый була: “Булдырам!” Хәер, Хәмидә апаның булдырмаган эше булдымы икән? Заводка 40 елга якын гомерен багышлый ул. “Кайсы цехка кушсалар, шунда бардым, ул елларда сайланып торулар юк, бар кеше дә намус белән эшли иде”, — ди ул. Эшкә җаваплы караганын, кешеләр белән аралаша белүен күреп, аны профсоюз оешмасы җитәкчесе итеп билгелиләр. Ул елларда бу оешмаларның эше күпкырлы һәм бик җаваплы була. Гадел, гади, киң күңелле, кешелекле, бик сабыр Хәмидә апа бу йөкне дә зарланмый, сыкранмый гына 18 ел тарта. Заводта үткән һәр чараның үзәгендә кайный, эшчеләргә төрлечә ярдәм итү юлларын эзли. «Эшләгән чаклар иң күңелле вакытлар булды инде, авыр да булды, күңелле итеп ял да иттек», — ди Хәмидә апа хатирәләрен яңартып. Гомумән, аның күңеленең төшенке чагын белмим мин. Без бик еш очрашабыз, аралашабыз. Хәмидә апа — үз борчуларын оста итеп яшереп, кеше хәленә керә белүче зирәк хатын-кызларның берсе. Гаиләдә дә уңган хатын булганына шигем юк, тормыш иптәше Мирзанур белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр алар. Улы Фәрит шушы ук заводта 20 ел кайнар цехта эшләп, лаеклы ялга чыкты. Бүгенге көндә оныклары Наил һәм Роза әбиләренең дәвамчысы булып «Ижсталь»дә хезмәт куялар. «Заводның бүгенге җитәкчеләренә бик рәхмәтлемен, онытмыйлар, кунакка чакыралар, бүләкләр бирәләр, “Металлург” профилакториена бушлай юллама бирделәр», — дип, рәхмәтен белдерә бик күп мактау кәгазьләренә, медальләргә ия булган, “Россиянең  хезмәт ветераны” исемен йөртүче Хәмидә апа Гыйззәтова.

Язучыбыз Әмирхан Еники ”Яңа заман яңа байлыклар тудыра, ләкин искенең дә яхшысын саклый белергә кирәк” дигән бик акыллы сүзләр язып калдырган. Чыннан да, яңа заман яңа фикерле, яңа кешеләр тудыра. Завод та яңа заманча җиһазлар белән тулыланадыр, әмма Хәмидә апа кебекләрнең энҗе бөртегенә тиң эш сөючәнлек, гадилек, киң күңеллелек, гаделлек, тыйнак­лык, сабырлык кебек сыйфатлары беркайчан да тутыкмый шул! Алар бүген дә кирәк, бик кирәк! «Яшәдем, эшләдем, кешеләргә начарлык кылмадым, — ди ак яулыгы кебек ак күңелле Хәмидә апа яшәлгән елларына шөкер итеп. — Сез дә, балалар, шулай яшәгез, бер-берегезне ташламагыз, кешеләрдән йөз чөермәгез, шул вакытта гына җаныгыз тыныч, вөҗданыгыз чиста, яшәве рәхәт булыр». «Амин!» гына диясе килә. Хәмидә апа кебек матур уйлар белән яшәп, уйлаганыңны матур итеп кешеләргә җиткерә белү — олы бәхет бит ул! Шул бәхетне насыйп итсен Ходай барчабызга да!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы