Тормышның кадерен белеп яшибез
Минем тормыш иптәшем Нәзгать Фәйзуллин 1939 елның 20 сентябрендә Әгерҗе районының Хор-Ключ авылында дөньяга килә. Сугыш башланыр алдыннан әнисе фаҗигале төстә үлеп китә. Әтисе сугышка китәр алдыннан башкага өйләнә, ул үги әнисе белән яшәп кала. Әнисе аны: “Башак булса да ашар”, — дип, үзе белән басуга эшкә йөртә. Җәй көне кузгалак, яшел үлән, яз көне кәлҗемә ашаталар. Әтисе сугыштан бары тик 1946 елны гына әйләнеп кайта. Ул кайткач, бер-бер артлы 8 бала дөньяга киләләр, икесе кечкенә чакта ук үлә. 6 бала үсәләр, Нәзгать — җиденчесе. Гаиләдә иң олысы булгач, бик күп кыенлыклар күрергә туры килә аңа. Тик ул сыгылып төшми. Кечкенәдән бөтен кешегә дә кулыннан килгәнчә ярдәм итеп яши. Мәктәптә дә бик яхшы укый. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Соңыннан Ижауда югары белем ала.
Мин Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, ул яшәгән күрше авылга агроном булып эшкә килдем. Әнә шулай таныштык. 1969 елның 21 октябрендә өйләнештек. Быел бергә торуыбызга 45 ел була.
Ижауга 1983 елны күчеп килдек. Ул автопаркта, мин теплицада эшләдем. 2 бала тәрбияләп үстердек. Аллага шөкер, улларыбыз бик төпле, тәүфыйклы булдылар. Гаилә корып, бик яхшы яшиләр. Безгә ярдәм итеп торалар.
Хәзер инде икебез дә лаеклы ялда булсак та, тик ятмыйбыз. Нәзгать 3 урам комитеты рәисе. Мин аңа газеталар таратырга ярдәм итәм. Ярдәм сорап килүчеләр дә була, барысына да булышырга тырышабыз. Күршеләр белән дә бик дус булып, тормышның кадерен белеп яшибез.
Гөлфирә Фәйзуллина, Ижау шәһәре.
Фотода: Нәзгать Фәйзуллин бакчасында
менә шундый зур кабаклар үсә.