Тораклар гына тузган хәлдәме?
Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Андрей Исаев, Валерий Бузилов һәм Алексей Загребин депутатлар атналыгы кысаларында журналистлар белән очраштылар. Дәүләт Думасы депутаты Андрей Исаев казнага керәсе акчаларның фаразланган суммадан югарырак булачагы турында әйтте. “Хөкүмәт өстәмә триллион сумга өмет итә. Ул акчалар социаль программаларны финанслауга сарыф ителәчәк.
Әһәмиятле программалар нигезендә сәламәтлек саклаутармагына 35 ашыгыч ярдәм машинасы һәм фән, мәгариф өлкәсенә 14 мәктәп автобусы биреләчәк. Монда Александр Бречаловның өлеше зур булды.
Әлеге көндә гамәлдәге “Халыкны тузган йортлардан күчерү” программасы тагын өч елга озынайтылды.
Бу, чыннан да, бик кискен торучы мәсьәлә. Дума карарында без аны да приоритетлы юнәлешләр рәтенә керттек. Тик аның өчен өстәмә акча әлегә каралмаган. 2018нче елда приоритетлы мәсьәләләр рәтенә кертелгәч, бу мәсьәлә читтә калмас дип уйлыйм”, — диде.
“Хәзерге вакытта торак-коммуналь хуҗалык үсеше фондының мөмкинлекләре бик аз. Үз вакытында бу фонд Россия Президенты тәкъдиме белән “ЮКОС”ны сатканнан соң оештырылган иде һәм ул идарә итүче компанияләр төзеп, торак төзекләндерүдә шәхси катнашкан регионнарны финанслады.
Бүгенге көндә депутатлар алдында шушындый чыгымнарны күтәрүче башка чыганак яки бюджетта торак мәсьәләләрен хәл итүне күздә тотучы, бу максатка тотылачак чыгымнарны билгеләүче ышанычлы матдәләр булдыру бурычы тора. Парламентарийлар Хөкүмәт белән 2018 ел бюджеты турында фикер алышканда бу тема да читтә калмый”. Депутат фикеренчә, бу сорау берничә елларга сузылырга мөмкин.
Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: Удмуртиянең үзендә “Тузган йорттан күчерү” программасы әзерләнә. Бу хакта Удмуртия Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов хәбәр иткән иде. Моннан тыш әлеге тема Россия Президенты Владимир Путин 27 июньдә Ижауга килгәч тә күтәрелде.
Владимир Путин агымдагы ел азагына кадәр башкалада яшәүче 11 гаиләне тузган йорттан күчерергә йөкләмә биреп китте. Александр Бречалов региональ программаның декабрьгә әзер булачагын, 2018 елда әлеге гаиләләрнең яңа фатирлы булачагын белдерде.
Күптән түгел “Яңарыш” редакциясенә 78 яшьлек Закирҗан Мөхәммәтҗанов килгән иде. Ул Ижауның 14нче урамында урнашкан баракта кызы, оныгы белән яши. Әлеге баракның яшәүгә яраксыз, түбәләре тишек, өй нигезенең җимерек, җәен дә, кышын да өйдә салкын булуы, базда һәрвакыт су торуы турында күз яшьләре белән сөйләде. Аның сөйләгәннәренең хаклыгын үз күзебез белән күреп кайттык. Чыннан да, бик кыен шартларда яши. Ашау-эчүне балон белән китерә торган газ плитәсендә пешерәләр. Өйне утын ягып җылыталар. Хәзер мондый күренеш авылда да юк. “Кышын яккан булабыз инде мичкә, ул җылы ярты сәгатькә дә бармый, таралып бетә. Һәрвакыт киенеп, төренеп йөрибез”, — ди ул. Кышын гына түгел, җәй дә өйләрендә кар базындагы кебек салкын, җитмәсә, түбән урында урнашкан бу баракка кар-яңгыр сулары агып төшә. Бу баракта ике гаилә яши. Күршеләренең хәле дә нәкъ шундый ук. Әлеге күренешләргә шаккатып, кызганып кайттым Закирҗан абыйны. Пресс-конференциядә сүз тузган тораклар мәсьәләсе күтәрелгәч, бу хакта сөйләп, Закирҗан абзыйга ничек ярдәм итеп булуы турында кызыксындым. “Единая Россия”нең кабул итү бүлегенә мөрәҗәгть итәргә киңәш иттеләр депутатлар.
Алексей Загребин күпчелек мәдәният өлкәсендәге мәсьәләләргә тукталды. “Республикабыз җирлегендә бу өлкәдә бик күп партия проектлары гамәлгә ашырыла. Шул исәптән, “Кечкенә шәһәрләр театры” дигәне. Хәзерге вакытта региональ театрларның гастроль эшчәнлеге өчен өстәмә акчалар бүленәчәк. Гастроль эшчәнлеге, минем уйлавымча, мәдәнияткә яңа сулыш өрәчәк”, — дип ассызыклап үтте ул.
Аның чыгышын тыңлаганда, ирексездән “Спартак” халык иҗат йорты күз алдына килде дә уфтанып куйдым. Татар ансамбльләрен, “Чулпан” үзешчән театрын һәм дистәгә якын мәдәни юнәлештәге түгәрәкләрне үз эченә алган бина урынына сәүдә, күңел ачу үзәге төзиячәкләр дигән сүзләр тәмам борчуга сала. “Халыкка рухи азык бирүче ансамбльләр кая барыр икән, нинди түбә астында үз эшчәнлекләрен дәвам итәр?” дигән сораулар белән редакциягә дә еш шалтыраталар. Мәдәниятне кайгыртуга игътибар бирелгәч, бу турыда да онытмасыннар иде. Югыйсә, шәһәркүләм, республикакүләм бәйрәмнәрдә нәкъ менә шушы “Спартак” халык иҗаты йортында шөгыльләнүче ансамбльләр катнашып, Удмуртиянең күпмилләтле республика булуын, биредә дуслык һәм тынычлык хөкем сөрүен үз иҗатлары аша чагылдыралар.
Пресс-конференциядә сентябрьдә узачак сайлауларга әзерлек баруын, праймериз нәтиҗәләре турында да телгә алынды. 28нче майда узган праймеризда бик аз кеше катнашуы (нибары алты процент) халыкны борчыган мәсьәләләрнең чишелешсез калуы нәтиҗәсе түгел микән?
Элмира Нигъмәтҗан.