Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Тимурчыларга рәхмәт
29.12.2012

Тимурчыларга рәхмәт

Мәктәпләрдә пионер, комсомол оешмалары эшләгәндә, тимурчылар командасы бар иде. Алар авылның ялгыз, караучысыз калган, сәламәтлеге какшаган әби-бабайларга ярдәмгә килеп, кар көрәп, су китереп китәләр иде. Ярдәмгә мохтаҗ булганнарга бу бик зур ярдәм булса, тимурчылык балаларның күңелен мәрхәмәтле итеп тәрбияләргә ярдәм итте. Бүгенге көнгә кадәр Девятерня мәктәбендә тимурчылар командасы саклануына сөенәм. Үткән елны 9нчы сыйныф укучылары: Элина, Денис, Данил, Гөлинә, Ринас, Айнур, Рамил, Илнара сыйныф җитәкчеләре Гөлүсә Гатауллина белән кыш буе миңа кар көрәргә булыштылар, су ташыдылар. Балаларны өлкәннәргә карата шәфкатьле итеп тәрбияләргә омтылган Девятерня мәктәбе коллективына үземнең зур рәхмәтемне белдерәсем килә.

Фәрхеҗан Низамова, Девятерня авылы