Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Тикшерү дәвам итә
31.03.2012

Тикшерү дәвам итә

Удмуртия Президенты Александр Волков республикада хокук тәртибен тәэмин итү буенча чираттан тыш координацион утырыш уздырды. Тикшерү идарәсе җитәкчесе Владимир Никешкин, Эчке эшләр министры Александр Первухин, прокурор Сергей Панов Балезино районында агулы калдыклар бушату эшен тикшерү барышы турында сөйләделәр. Хөкүмәт Рәисе урынбасары Илдар Бикбулатов, Гадәттән тыш хәлләр идарәсе җитәкчесе Петр Фомин, әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Владимир Григорьев, Балезино районы башлыгы Ришат Мухгалимов агулы матдәләрне юк итү буенча нинди чаралар күрелүе турында хәбәр иттеләр. Республика коткаручылары Казаннан кайтартылган 52 пластик савытларга химик калдыкларны тутыру эшен башлаганнар. Александр Волков район хакимияте каршында штаб төзергә боерып: «Район халкы үзен борчыган сорауга (9.00 -21.00 сәгатьләрдә) биредә җавап таба алырга тиеш. Ә «Химпром» кылган гамәле өчен тулысынча җавап бирергә тиеш», — диде. Утырышта катнашучылар хәзерге вакытта әлеге химик калдыклардан беркемгә дә куркыныч янамавын белдерделәр. Владимир Никешкин сүзләреннән күренгәнчә, «Химпром» компаниясе гамәлләрендә җинаять билгеләре бар, тикшерү дәвам итә.

Ә «Химпром» үзенең аңлатмасында агулы химик калдыкларны Балезинода бушатуга бернинди дә катнашы булмавын ассызыклый. 2011 елда әлеге компания Ижауда вәкиллеге булган «ПЭК «Ленхиммаш» җәмгыяте белән килешү төзегән. Килешү нигезендә куркыныч йөк һәм аңа хокуклар, шул исәптән ул матдәләр белән техник операцияләр уздыру җаваплылыгы да, «ПЭК «Ленхиммаш» җәмгыятенә тапшырылган. «Химпром» әлеге килешүдә каралган барлык таләпләрне дә үтәгән. Шулай да, әлеге компания Балезинода бушатылган химик калдыкларны савытларга тутырып, ышанычлы урыннарга күчерү эшендә катнашырга әзер булуын белдерде.