Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Тиздән финал!
11.02.2016

Тиздән финал!

“Татар кызы — 2016” бәйгесенең финалына санаулы көннәр калып бара. 12 мартта Тимерьюлчылар мәдәният йортында узачак чарага әзерлекнең бер генә көнгәдә туктап торганы юк. Кызлар фотосессияләрдә катнашалар, иҗади номерлар әзерлиләр, татар телендә инша язалар. “Билгеләнгән эшләребез үз тәртибе белән өзлексез бара. Документлар белән кайбер кыенлыклар булып тора. Шулай ук финанслау мәсьәләсе дә авыр. Чараны тиешле дәрәҗәдә уздыру, яхшы бүләкләр алу, техник җайланмалар булдыру өчен акча кирәк. Бу эштә безгә иганәчеләр ярдәм итә. Икенче ел рәттән милләттәшебез Динар Миннәхмәтов (“Таймас групп” оешмасы җитәкчесе) иң беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды. Кызларның һәркайсы да үзенчәлекле, бер-берсен тулыландырып торалар.Тиктормас һәм өлгер үзләре. Һәр елны бәйгедә катнашучылар бер-берсеннән аерылып торалар. Быел аеруча көчле состав булырга охшап тора”, — ди Рушана Саттарова. Кызлар да канәгать. «Укуда кызу урак өсте булгач, көне-төне имтиханнарга әзерләнәбез. Аннан соң репетицияләргә ашыгабыз. Эш урыныннан еш кына сорап китәргә туры килә. Орышмыйлар, хәлебезне аңлыйлар. Оештыручылар бик таләпчән. Әмма безгә барысы да бик ошый», — дигән уй-фикерләре белән уртаклашты Гөлшат Хәйретдинова.

Татар кызы — 2016” бәйгесендә катнашучы кызлар белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

Айсылу Гарипова Удмурт дәүләт университетында белем ала, булачак юрист. “Гасырлар, заманалар алышынса да, татар кызларын мин тыйнак һәм саф, ә егетләрне көчле ихтыярлы итеп күререргә телим”, — ди ул. Шулай ук туган телендә аралаша белмәгән яшьләр өчен борчыла. Үзе татар, башкорт, инглиз телләрендә аралаша, спорт белән шөгыльләнә. “Туганнарымны бик яратам. Миңа шундый матур яңгырашлы татар исеме кушулары гына ни тора!” — ди.

 

 

Розалия Карачева биатлон белән шөгыльләнә, киләчәктә әйдәп баручы тренер булырга тели. Катнаш гаиләдә үскән. “Татарлар — искиткеч сабыр халык”, — ди ул. Зур хыялы — Испаниядә булу, әлеге халык белән якыннан танышу. Бәйгедән уңай кичерешләр, яңа танышулар көтә.

 

 

 

 

 

Ләйсән Камалдинова — Ижау кызы, зур оешмада юрист булып эшли. “Үзең турында сөйлә дисәләр, мин һич икеләнмичә: “Мин әти-әниемнең яраткан кызлары”, — дим. Бәйге оештырыла башлаганнан бирле катнашасым килеп йөрдем, тик ничектер тәвәккәлли алмадым. Бу елдан да калсам, яшем буенча туры килмәячәкмен, дип уйладым. Җиңү теләге көчле!” — ди ул. Татар, рус, инглиз телләрендә сөйләшә. Сноубордта шуа. Белемемне арттыру өстендә эшләргә, шулай ук кул эшләре белән шөгыльләнергә яратам. Иң яраткан ризыгым — балан бәлеше”, — ди Ләйсән.

 

 

Гөлшат Хәйруллина Ижау дәүләт медицина академиясендә белем ала, булачак теш табибы. Милли ризыкларыбызны пешерергә, биергә, сәхнәдә чыгыш ясарга ярата. Студентлар советының актив әгъзасы. Татар милләтенең гореф-гадәтләрне буыннан-буынга саклап килүе һәм үзенең татар кызы булуы белән горурлана, тик яшь гаиләләрдә балалар белән татарча аралашудан баш тарткан әти-әниләрне өнәми. “Киләчәктә күңелемә якын булган татар егете белән гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстерәсем килә. Кыз-улларымны мин әти-әнием үрнәгендә, татар итеп үстерәчәкмен”, — ди Гөлшат.

Наилә Яикова Ижау дәүләт медицина академиясендә белем ала, булачак акушер-гинеколог. Хореография буенча урта белеме бар. 2016 елда ТНТ каналында узучы “Танцы” проектында катнашырга тели. “Үземне белә башлаганнан бирле биим. Бию төркеме белән дөньяның төрле почмакларында булдык”, — ди. Шулай ук кул эшләре белән шөгыльләнергә дә ярата. Чигә, рәсем ясый. “Татар кызы — 2016” бәйгесеннән уңай кичерешләр һәм җиңү көтәм!” — ди ул, тыйнак кына елмаеп.

Альбина Шәйхетдинова әзерләде.