Тигез картлык
(хикәя)
Йорт эче ниндидер аңлатып бетерә алмаслык моңсу да, тыныч та бүген. Өй уртасындагы тимер караватта хәрәкәтсез, тын-тавышсыз гына Мәймүнә карчык ята. Берничә көн шулай ашамый-эчми, тыныч кына ятты ул, ә иртән, Кәшиф картның кулын кысып, бер матур итеп елмайды да, бакыйлыкка күчте. Шул бер мизгелдә икесенең дә битләре буйлап ике тамчы яшь тәгәрәп төште. Кәшиф бик озак карчыгының кулын ычкындырмады. Икесенең тиң җан җылысын үзенә күчергәндәй, тын да алмый, аңа карап озак торды. Өй эчендә халык күп, берсе керә тора, икенчеләре чыга тора. Күрше-күлән, туган-тумача барысы да саубуллашырга киләләр. Яраталар иде аны. Барысы өчен дә ул якты йөзен, тәмле телен, бар булганын кызганмады. Үзе дә һәрвакыт кадер-хөрмәттә яшәде. Тормыш иптәше Кәшифе дә үлеп тора иде аның өчен, яшь чакта өрмәгән җиргә дә утыртмады ул сөйгәнен, аңа җил-яңгыр тидермәде, начар сүз ишеттермәде, юк-барга борчымады. Яшьлек мәхәббәте, гомерлек мәхәббәткә үрелеп, сокланырлык гомер иттеләр. Балалары да итагатьле булып үстеләр, әти-әниләре сүзеннән чыкмадылар, алар киңәше белән яшәделәр…
…Кәшиф, урындыгын Мәймүнә яткан караватка якын итеп китереп куйды да, кулларын тезләренә куеп, тагын Мәймүнәгә төбәлде. Мәймүнәсе өстенә ябылган ак җәймә дә, аның бүгенге халәте өчен бик килешеп тора иде. Бу ак җәймә эчендәге карчык дөньядагы иң саф, чиста, акыллы хатыннарның берсе иде.
Кәшифнең күз алдында үткәннәре биешә башлады…
…Кәшиф балалар йортына ничек килеп эләгүен белми дә. Тәрбияче апалары сөйләвеннән генә, монда килгәндә әле яңа туган гына булуын белә. Аның әти-әнисе вафат булганнар, туганнары нигәдер үз канатлары астына алырга теләмәгәннәр малайны. Язмыш аны бирегә — авылыннан әллә никадәр ераклыкта булган балалар йортына китереп ташлаган.
Кәшифнең күз алдында Мәймүнәнең балалар йортына ничек килүе яңарды. Ул вакытта Кәшифкә ун яшь иде. Баксаң, Мәймүнә дә шул яшьтә булып чыкты. Бервакытны коридорда бик нык кычкырып елаган тавыш ишетелде. Анда кап-кара чәчле, үзе бик ябык кыз бала елап тора иде. Аның: “Әни янына кайтам, әни янына кайтам, дип үксеп-үксеп елаганын әле дә оныта алмый Кәшиф. Үсә төшкәч кенә белделәр, бу кызның өендә торырлык булмаганлыктан, аның әнисен ана хокукларыннан азат итеп, кызын монда алып килгәннәр. Әтисе кем икәне бөтенләй билгесез.
Шулай да Мәймүнә туган йортыннан алып китүне бик авыр кичерде. Болар аша үзе үтмәгән булса да, Кәшиф бу вакыйганы үз йөрәге аша үткәргәндәй булды. Моңа кадәр кеше белән артык аралашырга яратмаган, гел үзенчә уйнап, читтәрәк кенә йөргән Кәшиф Мәймүнә килү белән бик үзгәрде. Көннәр буе Мәймүнә тирәсендә чуалды. Күңеле белән бик кызганды ул бу кызны. Аны юатасы, елмайтасы, уйнатасы килде малайның. Кыз бу тормышка озак кына ияләшә алмады. Ә Кәшиф бер минутка да аннан калмады, кыз дәшмәсә дә, янында утырып тора торган иде ул. Кыз да, акрынлап, аңа ияләште. Мәймүнә Кәшифтән башка бер кеше белән дә аралашмады, хәтта тәрбияче апалары белән дә сөйләшмәде. Ул бөтен дөньяга ачулы иде, барысын да гаепле санады. Кайвакыт Кәшиф белән алар икесе нәрсәдәндер кычкырып-кычкырып көләләр, яисә пыш-пыш кына нәрсәдер сөйләшәләр иде. Алар, абыйлы-апалы кебек, һәрвакыт бер-берсе өчен җан атып, ярдәмләшеп, кирәк чакта яклашып, бик дус булып үстеләр. Тәрбиячеләр алар өчен сөенеп туя алмадылар. Бала алырга килүчеләр арасында нигәдер аларны алырга артык ашыгучылар да булмады. Андый бер очрак булды булуын, тик Кәшиф гаиләгә барырга каршы килде. Бара иде ул, әгәр Мәймүнәне дә алсалар. Үзе генә китәргә риза булмады. Аларның дуслыгын өзәргә, аерырга тәрбиячеләр дә бик риза түгелләр иде.
Үсә төшкәч, араларындагы мәхәббәт уты кабынуын алар сизми дә калдылар. Беренче тапкыр мәхәббәтен аңлатуын күз алдына китергәндә, Кәшиф шул чактагыча оялып, күзләрен күз кабаклары астына яшерде. Башын түбән иеп, тагын үткәннәргә кереп адашты…
…Менә алар, бөтен балалар белән бергәләп, һәр елдагыча урман буена ял итәргә чыктылар. Язгы май кояшының нурлары аларның битләрендә уйный, киемнәреннән сикереп йөри. Кечкенәләр туп артыннан йөгерә, кемдер табигатькә соклана, кемдер елга агышын күзәтә. Кәшиф белән Мәймүнә бер куак төбендә үскән умырзаяларны күрделәр дә икесе берьюлы чәчәккә үрелделәр. Мәймүнәнең умырзаяга сузылган кулына Кәшифнең кулы тиде һәм кинәт икесе дә кулларын тартып алдылар. Кәшиф бер чәчәкне өзеп алды да Мәймүнәгә сузды. Гомерендә беренче тапкыр бүләк алган Мәймүнәнең бит очлары кызарды, кыз оялып, башын түбән иде.
— Чәчәкләрне өзәргә ярамый бит, — диде ул башына килгән беренче җөмләне тизрәк әйтергә ашыгып.
— Беләм, Мәймүнә… тик минем сиңа шушы матур чәчәкне бик бүләк итәсем килде… Сиңа ошыймы?
— Әйе, бик матур чәчәк…
Егетләрнең киноларда кызларга әйтә торган матур сүзләрен, “мин сине яратам” дигән сүзне дә бик әйтәсе килде Кәшифнең. Ул бик курыкты, оялды, тик бөтен көчен җыеп:
— Мәймүнә, мин сине яратам! — диде дә, битләренең кызаруын үзе дә тоеп, оялып куйды. Аннан да бигрәк Мәймүнә оялды. Тик аңа бу матур җөмлә бик ошады. Үзе дә бит ул Кәшифне ничектер якын итә иде. Тик моны аңлату ысулларын гына белми, аңламый иде. Кыз дәшмәде, дөресрәге, нәрсә дияргә дә белмәде. Икесе дә, сөйләшми генә, башкаларга кушылдылар. Уйнадылар, көлештеләр, җырлап биеделәр бу көнне. Икесенең дә күңелләрендә бүген ниндидер сөенеч, шатлык кебегрәк хисләр уйнады. Ә умырзая чәчәге әле бик күп көннәр тәрәзә төбендә, беренче мәхәббәт хатирәсе булып, кояшка йөзе белән елмаеп утырды. Аннан ул акрын гына китап битләре арасына кереп урнашты да бүгенге көнгә кадәр китап киштәсендәге бик кадерле бер китап эчендә яши бирде…
…Тормыш шулай дәвам итте, көннәр үтә торды, “Яратам”, “Син миңа бик ошыйсың”, “Син минем өчен бик кадерле” кебек сүзләрне көн саен әйтә башлады егет. Алар өчен бер-берсеннән дә кадерлерәк кеше юк иде дөньяда. Алар үскән балалар йорты шәһәр читендә булганлыктан, тәрәзәләре урман ягына карап торалар. Алар шул тәрәзәдән бик еракка карап торырга, хыялланырга яраталар. Ә хыяллары изге, матур. Менә аларга көннәрдән беркөнне унсигез яшь тулыр, алар шушы диварларны калдырып, олы тормыш юлына чыгып китәрләр…
…Икесе бергә балалар йорты ишекләреннән олы тормыш юлына чыгып киттеләр дә алар. Ул беренче мөстәкыйль тормыш көннәрнең хатирәсен сөйләп тә, аңлатып та бетерерлек түгел. Әйе, алар гаилә кордылар. Хыяллары тормышка ашты. Бер җиргә укырга керделәр, бергәләшеп, тулай торакта яши башладылар. Аларга ярдәм итүче дә, алар өчен кайгыручы да булмады. Кәшифнең Мәймүнәсе, Мәймүнәнең Кәшифе генә бар иде. Бар нәрсәне бергә хәл иттеләр, һәр эшне киңәшләшеп башкардылар. Ике кызлары, соңарып кына малайлары туды. Үзләре гаиләдә үсмәгәч, балаларга бөтен җан җылысын биреп, тиешенчә тәрбияләп үстерделәр. Башта шәһәрдә яшәсәләр, нигәдер авылда яшәргә карар кылдылар. Шәһәрдән ерак түгел авылга кайтып төпләнделәр. Алар дуслары, авылдашлары арасында тату, үрнәк гаилә булып алтмыш ике ел кулга-кул тотынышып гомер иттеләр…
…Кәшиф акрын гына торды да, бүлмәгә кереп, китапны ачып карады. Шиңгән чәчәк моңаеп кына китап битеннән сәлам бирә төсле тоелды аңа. Кәшиф тагын Мәймүнә яткан карават янына килеп утырды. Аның нәрсә эшләгәнен дә, эчендәге халәтен дә, тирә-юньдәгеләр аңламады да, сизмәде дә…
Ике көннән шушы ук йортта, шушы урында халык Кәшиф картны озатырга җыелды. Тигез мәхәббәтле гомернең, тигез картлык белән тәмамлануы турында күпләр сокланып сөйләде.
Рәфинә Сабирҗанова, Кырынды авылы.