Терелерме икән Салах?
Соңгы берничә елда дөнья футбол җанатарларының теленнән төшмәгән 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты, ниһаять, июнь уртасында Рәсәйдә башлана. Чемпионатның рәсми ачылышы 15 июньдә. Ә беренче уеннар инде 14 июньнән башлана. Ул көнне Рәсәй җыелма командасы Согуд Гарәбстаны командасы белән уйнаячак.
Футбол чемпионаты ул уен гына түгел, ә сәяси дә, икътисади да вакыйга. Мин 2018 елгы футбол чемпионатын үткәрү өчен күп кенә илләр арасында барган көрәшне әле бик яхшы хәтерлим. Ул вакытта әле Кырым, Украина проблемасы да, Рәсәйне сәяси һәм икътисади яктан кысу, көчсезләндерү өчен НАТО илләре тарафыннан башланган төрле санкцияләр дә юк иде. Рәсәй ул вакытта бу чемпионатны үзендә үткәрү өчен гаять зур тырышлык куйды. Бу эшкә президент В.В.Путин үзе дә кушылып, үзенең бөтен дөньяда бик тә югары булган дәрәҗәсен файдаланды. Ул вакытта чемпионат үткәрү өчен Рәсәйнең төп көндәше булып Англия торды. Ләкин ФИФА (халыкара футбол ассоциациясе федерациясе) чемпионат үткәрү хокукын Рәсәйгә бирде. Шуннан соң элек тә Рәсәйгә дустанә мөнәсәбәттә булмаган Англия безнең илгә карата корткычлыгын бик күпкә арттырды.
Ирексездән шундый сорау туа: ни өчен соң күп илләр үзләрендә футбол чемпионаты үткәрү өчен көрәшәләр? Ул оештыручы илгә нәрсә бирә, аннан нинди файда алып була? Белгечләр фикеренчә, чемпионатны үткәрүче илгә ул төрле яктан файдалы. Беренчедән, ул ил турында дөнья матбугаты күп яза башлый. Бу бик уңайлы, яхшы реклама чарасы булып тора. Икътисади яктан төрле ил компанияләре Рәсәйнең мөмкинлекләрен күбрәк беләләр, ә бу үзара мөнәсәбәтләр урнаштырырга ярдәм итә. Чемпионатны үткәрү өчен бик күп спорт корылмалары (стадионнар, кунакханәләр һ.б.) төзелә. Уеннар үтә торган шәһәрләрдә юллар салына, парклар, скверлар төзекләндерелә, яңа кунакханәләр, рестораннар, кафелар һ.б. төзелә. Бу эшләргә ФИФА матди ярдәм итә. Чемпионат үтә дә китә, ә төзелгән инфраструктура илгә әле гасырлар буе файда китерәчәк. Моның өстенә, чемпионатны үткәрүче ил җанатарлар, туристлар хисабына табыш та ала бит әле.
Рәсәйдә үтәргә тиешле 2018 елгы чемпионатка әзерләнүгә барлыгы 678,06 миллиард сум акча тотылган. Укучыга кайда күпме тотылганлыгы да кызыклы булыр дип уйлыйм. Акчаның 51,9% транспорт инфраструктурасы төзүгә һәм ремонтлауга тотылган. 29,5% спорт корылмалары төзүгә киткән, 5,8% кунакханәләр төзүгә һәм ремонтлауга сарыф ителгән, 12,8% иминлекне, элемтә чаралары, энергия белән тәэмин итүгә, сәламәтлек саклауны оештыруга тотылган. Төзелгән һәм ремонтланган корылмалар түбәндәгечә: 12 стадион, тренировкалар өчен 95 мәйдан, 20 тимер юл станцияләре, 16 шәһәр һәм өлкә хастахәнәләре, 11 шәһәр төзекләндерелгән, су- үткәргечләрне һәм канализация объектларын ремонтлау буенча 10 зур проект тормышка ашырылган. Чемпионатны уңышлы үткәрү өчен 5,7 мең метро вагоннары, автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар сатып алынган. 622 ашыгыч ярдәм машинасы кирәк булачак икән. 26 мең километр юлларны төзекләндерү дә чемпионат чыгымнарына кертелгән. Бу акчаларның бары тик файдалы эшкә генә тотылганлыгы, әрәм-шәрәм итүләргә, урлауларга юл куелмаганлыгы турында мәгълүматлар хәзергә бик аз.
Чемпионатка әзерлек вакытында 220 мең яңа эш урыннары булдырылган (монысына “Афәрин!” дип шатланырга гына кала). Рәсәйдә гомер-гомергә шулай булган бит инде. Зур акчалар тотыла торган җирдә караклар да күбәя. Күп кенә түрәләр үз кесәләре белән дәүләт кесәсен бутый. (Патша Петр I андый түрәләрне тоткач, үзе аларны таяк белән кыйный торган булган). Берничә ай буена матбугатта һәм телевидениедә Санкт-Петербург шәһәрендә “Санкт-Петербург Арена” стадионын төзү вакыйгалары турында кызу бәхәсләр барды. Стадион төзүнең башлангыч сметасында төзелеш 6-7 миллиард сумга төшәчәге турында язылган була. Төзелеш срогы берничә тапкыр кичектерелә, сметага берничә тапкыр үзгәрешләр кертелә. Төзелешкә акча елга сыман ага (бөтен дөнья алдында хурлыкка калып булмый бит инде!) һәм төзелеш тәмамлангач, аның 46-47 миллиард сумга төшкәнлеге мәгълүм була. Ягъни башлангыч сметадан 40 млрд. сумга артыграк! Бу акчалар кая киткәннәр? Бөтен ил матбугаты бу турыда күпме шауласа да, бернинди нәтиҗәсе булмады. Хакимият һәм тикшерү органнары бернәрсә дә дәшмиләр. Ә гади халык күңелендә бу нинди уй-хисләр уята? Бу бит матбугатка барып җиткән бер факт, ә анда барып җитмәгәне күпме булгандыр? Түрәләрне аңлау кыен түгел: чемпионат башланыр алдыннан мондый ыгы-зыгы башлап, илнең дәрәҗәсен төшерергә кирәкми. Бәлки әле чемпионат тәмамлангач, бу мәсьәләгә яңадан әйләнеп кайтырлар.
Чемпионат үзен акласын өчен һәр уенда стадионнар тулы булырга тиеш. Чит илләрдәге кебек. Телевизордан Англия, Германия, Франция, Испания һ.б. илләрдән футбол матчларын күрсәтәләр. Стадионнар ничек кенә зур булмасыннар (30дан 80 мең кешегә кадәр) бер генә буш урын да булмый аларда. Ә бит анда билет бәяләре бездәгедән берничә тапкырга артыграк.
Футбол бездә коры сүздә генә иң популяр спорт төре булып исәпләнә. Ә чынлыкта нәрсә килеп чыга? Рәсәй чемпионатын телевизордан караганда оялып утырасың ил өчен. 40-50 мең кеше сыйдырырлык стадионда кайчакта 4-5 мең кеше дә булмый. Сәбәбе бик гади. Беренчедән, табигать шартлары (йә салкын, йә карлы-яңгыр һ.б.), икенчедән командалар җанатарларны канәгатьләндерерлек итеп уйный белмиләр. Телевизордан күргән чит ил командалары белән чагыштырганда, бәя бер генә: “Адәм хурлыгы”. Моның шулай икәнен ил җитәкчеләре дә, спорт оешмалары җитәкчеләре дә яхшы аңлыйлар. Ә нигә соң алайса уйный белмәгән футболчылар белән илдә (төрле лигаларга бүленгән) йөзәрләгән командалар дәүләт хисабына көн күрәләр? Ә бит чит ил командалары дәүләттән акча алмыйча нинди дә булса бай капиталист яки сәнәгать концерны хисабына көн күрәләр. Ләкин күпчелек командалар үзләре акча эшлиләр. Ничек? Алар яхшы уйныйлар (безнең командалар кебек футбол кырына чыгып, аяк өсте йоклап йөрмиләр), аларның уеннарын карарга җанатарлар стадион тутырып киләләр, билет бәяләре кыйммәт. Командалар үзләренең сувенирларын чыгаралар, футболкалар, шарфлар сатып та акча эшлиләр. Ә бездә бу нәрсә бик аз кулланыла. Рәсми рәвештә бездә дә футболга бюджет акча бирми, ләкин алар заводларга, төрле оешмаларга (“Газпром”, нефть компанияләре һ.б.) беркетелгәннәр, үзләре өчен акча эшли алмыйлар, чынлыкта, хезмәт халкы сыртында утыралар. Ә бит аз-маз яхшы уйнаучы футболчының хезмәт хакы – миллион сумнар белән исәпләнә.
Бу зур футболга, дөнья аренасына чыгар өчен түккән миллиардлар халык акчасын җилгә очыру гына түгелме икән? Рәсәй – 2018 елгы футбол чемпионатын үткәрүче ил. Димәк, ил командасы үз кырында яхшы уен күрсәтергә һәм җиңү өчен көрәшергә бурычлы. Ләкин кызганычка каршы, Рәсәйнең җиңү өчен көрәшерлек командасы юк. Чемпионатка әзерлек вакытында Рәсәй командасы кем белән генә уйнамады – барысына да оттырды. Шуңа күрә ул иң көчсез командалардан санала. Хәтта рәсми прогноз да шундый: команда үз группасында беренче яки икенче урынны алып, чираттагы турга чыгарга тиеш! Ә группада Рәсәйнең көндәшләре: Согуд Гарәбстаны, Египет, Уругвай. Белгечләр фаразлавынча, Рәсәй Согуд Гарәбстанын җиңәчәк. Ә менә Египет Рәсәй командасы белән ничек уйнар – билгесез. Египет командасы көчлеләрдән саналмый, ләкин аларның Мөхәммәд Салах дигән футболчылары бар. Ул дөньядагы иң көчле өч футболчының берсе (Роналду, Месси, Салах). Салах Англиянең “Ливерпуль” командасында уйный һәм ул команданың бөтен уңышлары Салах исеме белән бәйләнгән. Салах – һәрвакыт иң кирәкле иң мөһим голларны кертеп, үз командасының җиңүен тәэмин итүче уенчы. Ләкин соңгы уеннарның берсендә Салах егылып җитди генә травма ала. Табиблар һәм Египет командасы тренеры фикеренчә, Салах дөнья чемпионатының беренче уенына терелеп җитәргә һәм Рәсәй командасына каршы уенга чыгарга җыена. Билгеле, бер Салах кына уенның язмышын хәл итә алмас. Ләкин шунысы ачык: Рәсәй командасында футбол техникасы буенча Салахны узарлык уенчы юк. Ә Египетка оттырса, Рәсәй командасы чемпионатта катнашу хокукын югалтачак.
Спорт спорт инде ул, анда кем көчле – шул җиңә. Ләкин Рәсәй командасы җанатарлары буларак һәркем бу көннәрдә үз-үзенә шундый авыр сорауны бирәдер: “Терелерме икән Салах? Рәсәй командасына каршы уенга чыгармы икән ул?”
Гыймран Сафин, Ижау шәһәре.