Теләк булса, киртә юк
Моннан бер ел элек Ижауда яшәүче 25 яшьлек Камилә Габдрахманова турында газетабызда язган идек инде. Чибәр, акыллы, киләчәккә планнары ташып торган 18 яшьлек кызның бөтен тормышы бер кичтә челпәрәмә килә. Коточкыч авария, хастаханә, реанимация бүлеге, озакка сузылган дәвалану, йөрү сәләтен югалту…
Күпне кичергән, тик нәрсә генә булуына карамастан, тормышны үлеп яраткан, сабыр холыклы Камилә бүген бер дә тик утырырга яратмый. Ул Удмуртиянең Яшьләр парламенты вәкиле, УдДУда читтән торып юрист һөнәрен үзләштерә, төзелеш компаниясендә эшли. Иҗтимагый тормышта да актив. Күптән түгел Камилә Санкт-Петербургта инвалид коляскасында йөрүче кызлар арасында узган «Невская Краса-2020» Халыкара матурлык һәм талант конкурсында катнашып, берьюлы ике титулга ия булды. Ижауга ул «Мисс серлелек» һәм «Мисс Интернет» номинацияләрендә җиңү яулап кайтты.
«Конкурс быел бишенче тапкыр үткәрелде. Атна дәвамында без төрле чараларда катнаштык, аралаштык, үзара таныштык, финалга әзерләндек. Хореограф белән бию өйрәндек, бизнес-форумнарда катнаштык, шәһәр буенча мотосәяхәттә булдык. Конкурс программасы бик эчтәлекле һәм файдалы итеп оештырылган иде. Финал өлешендә үзебез яшәгән республикалардагы төп халыкның милли киемнәрен һәм видеовизиткабызны тәкъдим иттек», — дип сөйләде Камилә. Аның әлеге конкурста катнашуын ишеткәч, беркемнең дә битараф калмавына икеләтә сөенә ул. «Һәркемнән дә төрле яктан ярдәм тойдым. Аеруча, сөйгән егетемә рәхмәт, ул минем белән бергә барды, ныклы терәгем булды. Шаркан тегү фабрикасы конкурста Удмуртияне тәкъдим итү өчен милли кием бирде. Интернетта минем өчен тавыш бирүчеләрнең күплегенә дә таң калдым», — дип, барысына да рәхмәтен белдерде ул. Конкурста катнашуның тормышта үзенә күрә бер тәҗрибә булуына да басым ясады Камилә. «Миңа аеруча бизнес-форумнарда катнашу ошады. Башка кызларның үзләре яшәгән төбәкләрдә нинди проектларны тормышка ашыруларын, төрле экспертларның чыгышларын тыңлау кызыклы иде. Төрле сорауларыбызны да бирдек. Үз проектымны да тәкъдим иттем. Теләгем — сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен телефонда махсус кушымта (приложение) булдыру. Хәзерге вакытта әлеге хыялымны тормышка ашыру өчен үз командама белгечләр туплыйм. Тагын бер теләгем: киләчәктә мондый конкурсны Идел буе федераль округы буенча уздыру. Шуңа күрә, барысы да әле алда, дип әйтә алам», — ди Камилә. Аны әлеге номинацияләрдә җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә бары тик уңышлар гына теләп калабыз!