Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Теләк булса, беләк карышмый
29.08.2014

Теләк булса, беләк карышмый

10 – 13 август көннәрендә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VI  Бөтенроссия корылтае булып узды. Аны  Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгы оештырды. Корылтай эшендә Россия Федерациясенең 34 төбәгеннән 500дән артык делегат: укытучылар, мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләре, идарә итү органнары вәкилләре, төбәкләрдәге татар милли-мәдәни автономия җитәкчеләре һәм  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре дә катнашты. Кыскасы, туган телнең язмышына битараф булмаган һәр өлкә кешесен берләштергән  иде бу корылтай.  Удмуртиядән  8 делегат катнашты. Корылтайдан нинди  уй-фикерләр белән кайтулары турында түбәндәге язмалары сөйләр.

Әлеге очрашу Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның тәбрикләү сүзе белән башланып китте. Ул җир йөзендә яшәүче 7 миллионнан артык татарның бары тик 2 миллионы гына Татарстан җирлегендә гомер итүен ассызыклап үтте.

Шунлыктан туган телне саклауда төрле төбәкләрдә эш алып барган укытучыларның хезмәте чиксез зур булуына басым ясады. ТР Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов: “Татарстан Республикасы үз милләтен үстерүдә һәрьяклап булышырга әзер”, — диде. Шулай ук төрле төбәкләрдә тупланып яшәүче татарлар өчен татар телен өйрәнү буенча дистанцион укыту сис­темасы булдырылу, мәгълүмат алу өчен төрле онлайн мөмкинлекләр тудырылу, укыту-методик әсбаплар белән тәэмин итү мөмкинлекләренә, профильле тел өйрәнү сменалары эшләгәнлегенә тукталып үтте. “Татарстан берьялгызы гына түгел, ә башка төбәк министрлыклары белән кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә уңышларга ирешеп була”, — дип белдерде ул үзенең төп фикерен. Моның ачык мисалы булырлык эш тәҗрибәсе дә юк түгел. Әйтик, 2013 елда Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгында милли мәгариф идарәсе төзелү, мәгърифәтне үстерү институтында милли мәгариф кафедрасы һәм лабораториясе булдыру, төбәкара хезмәттәшлек буенча аерым методист билгеләнү. Алар барысы да бүген бер булып тел проблемаларын хәл итү, дәреслекләр төзү буенча эш алып бара. Федераль дәүләт стандартларына нигезләнгән, 51 дәреслек (барысы 15 укыту-методик комплекты) федераль исемлеккә кертелгән. Һәр төбәк укытучысы мәктәп үзенчәлекләренә карап, үзләренә уңай булганын сайлап алу хокукына ия.
Әйе, бүген Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы алып барган эшләр искитәрлек. Моңа без Казан шәһәре һәм Саба районы мәктәпләре эшчәнлеге белән танышу дәвамында тагын бер кат инандык.
Бүгенге Удмуртиядә милли мәгариф кичергән кыенлыклар, милли сыйныфлар саны кимү башка төбәкләргә дә хас икән. Мин моны чит төбәк укытучылары белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу барышында белдем. Ләкин: “Без генә түгел икән әле”, — дип тынычланырга һич ярамый. Киресенчә, без бергә, бердәмлектә көч, бер булып эшләгәндә барлык проблемаларны да җиңәргә була, дигән ныклы максат белән эшләргә кирәк безгә.
Бүгенге көндә милли мәгариф эшен үстерү өчен тулы норматив база булдырылган. Аны тормышка ашыру өчен балалар, ата-аналарга аңлату эше алып бару зарур. Татар телен сакларга телибез икән, ул иң беренче чиратта әни тәрбиясе белән бирелергә, аннан балалар бакчасы һәм мәктәпләр белән берләшеп дәвам иттерелергә тиеш. Шушы системаны булдыру, халык белән эш итү — җирле милли оешмаларның төп бурычы. Шуңа күрә бүген күптеллелекнең баланслы үсешен булдыру өчен Россия Федерациясе һәм аның субъектларында милли оешма, милли-мәдәни автономияләр өстенлекле эш алып барырга тиеш.
Әйе, милли тәрбия бирү — ил үсешенең нигез ташы. Бездә дә шушы изге кыйбладан читләшмичә, эшне дөрес итеп оештыру кирәк. Кичекмәстән, Мәгариф министрлыгы, милли оешма һәм мәктәп җитәкчеләре бер булып, бер өстәл артында милли мәгарифне үстерү концепциясен яңабаштан карап чыгарга, заман таләпләренә туры килерлек итеп, үзгәрешләр кертергә һәм үсеш юнәлешләрен билгеләргә кирәк. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров дөрес әйтә: “Җыр-бию өйрәнеп кенә, милләтне үстереп булмый. Милли мәктәпләр булмаса, милләтебезнең киләчәге юк”.
Ишеткәннәргә кушылып, мин тагын бер нәрсәне өстәр идем. Теләк булса, беләк бер вакытта да карышмый. Алда санап үтелгән оешмалар барысы бер булып эшләргә теләк белдергәндә, без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, үз эшебезне җиренә җиткереп башкарырбыз.
Гыйлемлелек — ул йогышлы авыру түгел, күршең төчкергәннән генә гыйлем килеп ябышмый. Ә без гыйлем бирүнең авыр юлын үтәргә һәрвакыт әзер.

Рәсимә Садыйкова, Ижау шәһәре татар теле укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе.