Теләк булса, барысы да була
Югары технологияләр зур үсеш алган заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бер дә кирәксез мәшәкатьләнү сыман. Ә шулай да кул эшләре белән кызыксынучылар көннән-көн арта бара. Арада яшьләр дә, олылар да байтак. Шундый осталарның берсе — Айдар Зарипов — Ижау шәһәрендә яши.
Айдар лазер белән агачтан төрле йорт кирәк-яраклары, интерьер бизәү җиһазлары ясый. “Менә монысы – минем иң яраткан тартмам. Бүләккә дип күп сорыйлар аны”, — дип, үз эшләре белән таныштырды ул. Кечкенә тартмалар, фотосурәтләрне урнаштыру өчен кысалар, милли бизәкләр төшерелгән язулар, башка төрле истәлекле бүләкләр – инде ничәне ясарга өлгергән, аларның хисабын да белми яшь кул остасы. Шәхси йортта яшәгәч, остаханәсен ишек алдында ясый. Бу күп кенә чыгымнарны капларга ярдәм итә. Барысы да әзер булгач, Айдар махсус станок сатып ала һәм үз эшен башлап җибәрә. “Агачка мәхәббәт кечкенәдән башланды, — ди ул. — Мин тумышым белән Кичкетаң авылыннан. Әтием Мирзаян Хуҗаәхмәт улы балта остасы булгач, агач белән күп эшләргә туры килде. Укуны тәмамлагач, тормышны башка һөнәр белән бәйләргә туры килсә дә, әти кечкенә чакта салган тәрбия, ул өйрәткәннәр барыбер өстенлек алды. Ниһаять, яраткан эшем белән шөгыльләнәм”, — диде Айдар.
Шулай да, үз эшен башлап җибәрү өчен күп укырга, тәҗрибә тупларга туры килә аңа. Барлык эшләнмәләр дә фанерадан ясала. Моның өчен компьютерда булачак эшләнмәнең сызымын сызарга кирәк. Алар станокта лазер ярдәмендә тигез итеп киселә. Кирәкле җиһаз килеп чыксын өчен аларны җыясы гына кала. “Истәлекле бүләкләрне башта дуслар, туганнар сатып алды”, — ди Айдар. Хәзер яшь эшмәкәр үз эшен җәелдерү өстендә эшли. “Башлаганда бик авыр иде. Акча, тәҗрибә җитәрме, сатып алучылар булырмы, эшем ничек барыр икән?” Иң элек шундый сораулар борчыган иде. Чын күңелдән, яратып, тырышып эшләгәч, була икән. Яшьләр үз эшләрен башларга курыкмасыннар, теләк булса, барысы да килеп чыга”, — дип, үз киңәшләрен бирде әңгәмәдәшем.
Айдарның теләге — кул эшләнмәләрендә милли бизәкләр куллану. Ә әлегә ул истәлекле бүләкләргә котлау сүзләрен, бүләк бирелүче кешенең исемен татар телендә язып, милләттәшләребезне сөендерә.
Эльвира Хуҗина.