Теләк булганда, беләк карышмый
Кияс районы Байсар авылында клуб бердәнбер җыелу урыны булып тора. Ул мәчет ролен дә үти, сайлау участогын, әбиләрнең пенсия алу урыны да булып тора. Клуб мөдире булып милләттәшебез Мәсхүдә Бәхтиева эшли. Ул шул ук вакытта Кияс районының Татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе дә. Клубта “Чулпан” ансамбле эшли. Ансамбльдә шөгыльләнү өчен тирә-як авыллардан да киләләр икән: Подгорный авылыннан — берәү, Киястан – икәү, Тауҗамалдан — икәү, Байсардан — өчәү. Ансамбль 50 яшьтән өлкәнрәк булган милләттәшләребезне берләштерә. Ә “Нур” ансамбленә яшьрәкләр йөри.
2019 елның сентябрендә Мәсхүдә Бәхтиева Байсар мәдәният йортында авылның 90 еллыгына багышланган зур чара оештырып, бәйрәмгә гаилә династияләрен җыя. “Безнең авылга ун гаилә килеп нигез салган. Без аларның истәлегенә клуб мәйданына ун балан куагы утырттык. Бәйрәмгә һәрбер гаиләгә нәсел шәҗәрәсен ясарга куштык. Биш гаилә нәсел шәҗәрәсен әзерләде. Әлбәттә, бәйрәм зур табын һәм концерт белән тәмамланды. Декабрь аенда Бөтенрәсәй күләмендә милләтләр бердәмлеге форумы булды. Форум кысаларында иҗтимагый оешмаларның проектларына бәйге узды. Мин анда “Карга боткасы” йоласы буенча проект юлладым һәм өченче урынны алдым. 8 мартка Фоат Садриевның “Сиңа гына әйтәм” дигән әсәрен сәхнәләштерәбез. Бәйрәм көннәрендә Тауҗамалда, Байсарда күрсәтәчәкбез. Бүгенге көндә мин балаларга татар телен өйрәтү курсларын оештырып җибәрү теләге белән янам. Безнең мәктәптә 5 укучы белем ала. Өчесе — рус, икесе — татар баласы. Аларның барысының да татар телен өйрәнәселәре килә. Әле минем бу өлкәдә эш тәҗрибәм юк, әмма теләгем зур”, — диде ул.
Теләк булганда, беләк карышмый, диләр. Мәсхүдә ханым Бәхтиеваның да бу уй-теләкләре тормышка ашуын телибез.
Рилия Закирова.