Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Теләге – тәрҗемәче булу
31.05.2012

Теләге – тәрҗемәче булу

Узган җәйдә “Гөлшат Америкага китә икән”, — дип гөр килгән идек, Гөлшатыбыз кайтып та җиткән. Ул туристлар теплоходында эшләгән икән. Дөнья күреп кайткан. Алты яшьлек юлдан кайтса, алтмыш яшьлек күрешә керер, ди халык. Үземне кызыксындырган сорауларга җавап эзләп, укучым янына юнәлдем.

Филисә Әшрәф кызы Фәхретдинова бик яшьли ялгыз калып, өч бала тәрбияләп, тормыш юлына бастырды. Олы улы махсус урта белемгә ия. Игезәкләре Гөлшат белән Руфат югары педагогик белемле. Балалар әти-әниләренә охшаган: максатларына ирешүчән. Филисә ханым үзе дә, балалар белән ялгыз калгач та, читтән торып, Глазов педагогия институтын тәмамлады, утыз ел балаларга белем бирә. Мәктәптә немец теле өйрәнгән Гөлшат та Чаллы педагогия университетының чит телләр факультетының инглиз теле бүлегенә үзлегеннән әзерләнеп укырга керде һәм уку йортын бик уңышлы тәмамлады. Шулай булмаса, җөрьәт итеп, шундый ерак сәфәргә чыгып китәр идемени?!

Әңгәмә корабыз. Каршымда кап-кара чәчле, түгәрәк йөзле чып-чын татар кызы. Ул елмаеп: “Мине испан кызына охшаталар иде”, — ди.

Төркия, Испания, Израиль, Кариб утраулары… Авылдан чыкмаган татар кызы дөньяның бөтен гүзәллеген күреп кайткан. Сәяхәтеннән алган хис-кичерешләрен сөйләп бетерә алмый ул. Шулай да, туган җирен сагынган. «Беренче айларда ияләшүе авыр булса, соңгысында кайту теләге көчле булды», — ди кыз. Ул теплоходта официант хезмәтен башкарган. «Анда эшләү җиңелләрдән түгел. Җитезлек кирәк. Тагын чисталык, түземлелек, авыр эшкә чыныккан булу… Ә гомумән алганда, анда яшәве җиңелрәк. Эшләгән кешенең кадерен беләләр. Эш авыр булса да, эшләргә теләк зур. Чөнки хезмәтеңә, үзеңә яхшы мөнәсәбәт булуын тою күңелне үстерә. Эчкечелек кебек яман гадәтләр күзәтелми», — дип сөйли Гөлшат.

«Яңа дуслар тапкансыңдыр инде. Яшьләр арасында мөнәсәбәт ничек? Сине — татар кызын — ничек кабул иттеләр? — дип кызыксынам аннан.

«64 төрле милләт вәкиле бар иде. Барыбыз бер гаилә булып, дус-тату яшәдек. Көнләшү дигән нәрсә юк, киресенчә, авыр вакытларда бер-берсенә булышырга әзер торалар. Татарларны очратырга туры килмәде. Шуңа күрә татарча бөтенләй аралашмадым. Эштән соң гына украин яшьләре белән русча сөйләшә идек. Әнием, туганнарым, дусларым белән Интернет, телефон аша рәхәтләнеп татарча сөйләшкәндә, үз телеңдә аралашуның никадәр зур бәхет икәненә төшендем мин», — дип җавап бирде ул.

Алдагы көннәрдә Гөлшатны тагын шундый зур сәяхәт көтә. Киләсе контракты Европа буенча булачак икән. Чит илләрдә вакытлыча яшәп хезмәт итәргә яратса да, гомумән, чит илдә яшәргә теләмәвен белдерде кыз. «Йөргән җирләр бик әйбәт булса да, туган җир җанга газиз», — ди ул.

Гөлшат белеме буенча әнисе сыман ук педагог. Тик, кызганычка каршы, әнисе һөнәре буенча китәргә теләми ул. «Әнием гомер буе балалар укыткан. Үзем дә балаларны бик яратам, әмма бүгенге заманда укытучының ул “тиеннәренә” яшьләргә ничек гаилә корырга да, ничек яшәргә?! Чит илләрдә 80-90 яшьлек карт-картчыклар дөнья көтү мәшәкате белән түгел, күңел ачып, дөнья күреп йөриләр, ә минем әниемә мондый рәхәтлек тәтерме икән соң? Иманым камил – юк! Үзебезне дә шундый киләчәк көтә. Бу сәяхәткә мин инглиз телен камилләштерү максаты белән кузгалдым. Бәлки киләчәктә мин тәрҗемәче булып китәрмен», — ди.

«Гөлшат, тагын четерекле бер сорау бирәсем килә. Чит илгә чыгарга җыенгач, үзең дә төрле сүзләр ишеткәнсеңдер. Синең кебек матур-чибәр кызларга кыз кеше буларак мөнәсәбәт ничек?» — дип кызыксынам.

«Билгеле, төрлечә сыныйлар, төрле тәкъдимнәр дә ясыйлар, әмма татар халкында “Күңелсезгә күлмәк кидермиләр”, диләр. Әгәр дә үз-үзеңне кысада тотсаң, кешеләрдә син яхшы фикер уятасың. Аллага шөкер, исемемә тап төшермәдем», — дип, горур кыяфәт белән җавап бирде кыз. Аның кебек кыю, максатчан кеше, һичшиксез, максат-хыялларына ирешмичә калмас. Гөлшатка яңадан-яңа уңышлар теләдем.

Розалия Кәримова, Яңа Авыл