Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Теләгем чынга ашты
3.03.2016

Теләгем чынга ашты

Гыйнвар аенда Ижауда беренче тапкыр россиякүләм матурлык һәм сәләтлеләр бәйгесе «Мисс старшеклассница» булды. Әлеге бәйге уку елы дәвамында Россиянең төрле регионнарында 14-18 яшьлек кызлар арасында уздырыла. Ул заман яшьләренең сәләтләрен ачу, аларның кызыксынуларын белү максатыннан оеш­тырыла. Бәйгедә катнашу өчен кызлар, иң элек, оештыручы сайтында анкета сорауларына җавап биреп, үзләре турында белешмә бирергә, аннан кастинг узып, ярымфиналда катнашырга тиеш. Ә менә финалга узган 25 кыз арасында безнең татар гүзәлләре дә булу сөендерә. Димәк, чибәр һәм булдыклы милләттәшләребез үзләрен һәр җирдә күрсәтә һәм яклый алалар.

“Вице-мисс”, ягъни икенче урынны яулаган Мәдинә Габдерәсулева белән якыннанрак танышыйк.
— Мәдинә, үзең турында бераз сөйләп уз әле.
— Мин Ташкентта тусам да, үземне татар кызы дип саныйм. Әнием Әнисә Әнвир кызы белән без Ижауга 2000 елда күченеп кайттык. Мин 20нче мәктәптә укыдым. Бүгенге көндә Ижау политехник көллиятендә “Машина төзелеше технологиясе” белгечлеге буенча белем алам. Яраткан шөгылем — җырлау. Мәктәптә узган һәр бәйрәмдә, һәр бәйгедә бик актив катнаштым, хәзер дә уку йортында, шәһәрдә булган чараларны калдырмаска тырышам. Бераз “Гүзәл” ансамбленә дә йөрдем. 2015 елның ноябрендә “Йолдызлар яңгыры” бәйгесендә дә катнаштым. Хәзер төрле җыр студияләрендә шөгыльләнеп, сәләтемне шомартам. Шулай ук мин сызу фәнен, математиканы һәм югары сәнгатьне бик яратам. Кайвакыт сәгатьләр буе төрле рәссамнарның картиналарын карап утыра алам.
— Җенең сөймәгән шөгылең бармы?
— Телевизор карарга яратмыйм мин һәм карамыйм да. Андагы мәгънәсезлеккә вакытым да калмый. Укуга һәм үз өстемдә эшләүгә, әниемә булышуга күбрәк вакыт сарыф итәргә тырышам.
— “Мисс старшеклассница” бәйгесендә ничек катнашырга батырчылык иттең?
— Минем берәр матурлык бәйгесендә катнашып карарга теләгем зур иде. Бу юлы килеп туган мөмкинлектән файдаланып калырга булдым. Анкета тутырып, фотосурәтләрне җибәреп, кастингны узгач, күңел тагын үсеп китте. Әнием дә каршы килмәде.
— Бәйге ничегрәк барды? Син жюри әгъзаларының күңелен ничек яуладың?
— Оештыручылар һәм жюри әгъзалары финалга 25 кызны сайлап алдылар. Аннан без төрле мастер-классларда, тренинг­ларда булдык. Сәхнәдә үзеңне тоту, актерлык сәнгате серләренә төшендек. Укытучыларыбыз финалда күрсәтү өчен гомуми бию өйрәттеләр. Шулай ук һәрберебез өйдә үзенең иҗади номерын әзерләргә тиеш иде. Кызлар биеделәр дә, монологлар, үзләренең шигырьләрен дә сөйләделәр, ә мин җырладым. Гомумән, бу бәйге бик кызыклы һәм файдалы булды.
Мәдинә, киләчәккә планнарың нинди?
— Мине, әлбәттә, матурлык индустриясе кызыксындыра. Ләкин мин бу юнәлешне ки­­ләчәгем өчен сайламыйм. Көллиятне уңышлы гына тәмамлап, белгечлегем буенча югары уку йортына укырга керәсем килә. Ә җыр — ул минем юлдашым.
Без сине әлеге бәйгедә икенче урын яулавың белән ихластан котлыйбыз һәм шушы хыялларыңның чынга ашуын телибез.

Гүзәл Шакирова.