Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Телне саклау үзебездән тора
8.05.2018

Телне саклау үзебездән тора

Без укырга кергәндә (моннан 57 ел элек!), беребез дә русча белми идек. Рус телен өйрәнә башлагач, су урынына эчтек. Кайберләребез нәкъ рус теле укытучысы булырга теләк белдерде. Бер генә әти-әни дә: ”Балаларның башын катырмагыз, нигә кирәк безгә рус теле, безнең балалар барыбер фермада сыер савачаклар!” — димәде. Ә ул елларда бик күпләр авылда төпләнеп калды бит. Әле хәтерлим: бер сыйныфташыбыз рус телен өйрәнә алмады, ике генә сүз белә иде — «хлеб» белән «дай». Менә шул бала шәһәргә китеп, кибеттә эшләп, соңрак үз эшен ачып җибәргәч, барыбыз да тел шарт­латтык… Очрашып сөйләшкәч, тагы да гаҗәпләндем: русчасын да өйрәнгән, татарчасын да оныт­маган. Тормыш үзе өйрәтә, һәрнәрсәне үз урынына куя ул. Бүген татар телен кимсетеп, безнең сабырлыкны сынап, чыгырдан чыгарырга уйлыйлар. Тик юкка! Татар теленә күтәрелгән күсәк бик күпләрне гафләт йокысыннан уятты. “Мин татар!”, ”Мин татарча сөйләшәм!”, “Мин татарча өйрәнергә телим!” дигән сүзләр ешрак ишетелә башлады, татарлыгыннан оялып йөргәннәр түбәтәй алып кисә, түбәтәйлеләр батырыб­рак киде. Шулай шул, һәр начарлыкның да яхшы ягы була. Шулай гына була күрсен! Һәр кош үз телендә сайрый, безгә дә үз телебездә сөйләшергә, аңлашырга, татарча уйларга, фикер йөртергә, иҗат итәргә насыйп булсын! Телне саклап калу – үзебездән тора, бу элек тә шулай булган, хәзер дә. Ана телебез безнең йөрәктә ул, каныбызда, җаныбызда. Аны югалту мөмкин түгел!
Моның өчен һәр кеше үз өлкәсендә тиешенчә эшләргә тиеш, әти-әни, әби-бабай, балалар бакчасы, мәктәп кулга-кул тотынып тәрбия кылганда иманлы, әдәпле, тәүфыйклы балалар үстерербез, милләтебез яшәр, телебез исән булыр.

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.