Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


17.05.2017

Телефон маҗарасы

Дөнья булгач, төрле хәлләр була, авырлыкны күтәрәбез, читен булса — түзәбез. Менә шулай гомер йомгагын сүтәбез дә сүтәбез. Үткән гасырда күпчелек кеше: “Кайчан өемдә телефон булыр?” — диеп хыялланды, өметләнде. Ходайга шөкер, бу теләкләребез акланды. Хәзер барыбызның да кулларыбызда телефон бар. Берьяклап уйлаганда, бу бик уңайлы. Ә икенче яктан аның да үз маҗаралары бар. Мисал өчен, үткән гасырда дусны-туганны сагынсак, аның хәлен белергә китә идек. Бер хәбәрсез килеп керүне ул вакытта гаеп итүче булмады. Ә хәзер: “Синең белән очрашасым килә. Өйдә буласыңмы? Рөхсәтме килергә?” — диеп, телефон аша сорарга кирәк. Ә бу сорауга уңай җавапны бик еш ишетеп булмый. Чөнки ул кеше өендә чәй эчеп утыра торган булса да: “Әй, мин өйдә түгел бит әле, башка көнне шалтырат”, — диеп елмая да телефонын кесәсенә салып куя. Ә өй эченә кертелгән чыбыклы телефоннар аша мондый алдашу мөмкинлеге юк иде.
Тагын бер кызыклы очрак турында әби кеше сөйләде. Оныгын еш кына әбигә китереп куялар. Әби өйдә булмаса, тиз генә кесә телефоны аша әбинең кайда икәнен табып, баланы аңа илтеп тапшыралар. Кайчагында: “Тиз генә кайтып җит. Без сине көтәбез”, — дип, әбине кире өенә кайтырга мәҗбүр итәләр икән. “Кеше дөньяда кунак кына”, — дип әйтәләр. Шуңа күрә бер-беребезне алдамыйча, кунакларга йөрешеп, очрашып аралашуга ни җитә? Әниләрне, әбиләрне хөрмәт итәргә, аларга да үзләренчә яшәү мөмкинлеге бирергә кирәк.

Асия Әхмәтова, Ижау шәһәре.