Телефон аша – кибеткә
Wildberries Удмуртиядә эре логистик комплекс төзиячәк.
Wildberries — Россиянең иң эре онлайн-кибете — Удмуртиядә 50 000 квадрат метр мәйданлы логистик комплекс төзиячәк. Ул Удмуртиядәге интернет-кибетләр арасында иң зурларының берсе булачак. Бу хакта килешүне «Удмуртия Calling» инвестицион онлайн-марафоны кысаларында Республика Башлыгы Александр Бречалов һәм Wildberries генераль директоры Татьяна Бакальчук имзалады. Проектка инвестицияләр 2,5 млрд сум тәшкил итәчәк. Әлеге логистик үзәк 2021 елда Сарапул шәһәрендә барлыкка киләчәк.
«Бу — Удмуртия өчен, бигрәк тә, Сарапул өчен бик мөһим проект. Сүз безнең эшмәкәрләргә Россия һәм дөнья базарына чыгу өчен яңа мөмкинлекләр турында гына түгел, яңа эш урыннары турында да бара. Логистик үзәк 2500 кешене эш белән тәэмин итәчәк. Шул рәвешле, бу Сарапулның иң эре эш бирүчеләренең берсе булачак», — диде Александр Бречалов. 2020 елның гыйнвар-май айларында Wildberriesның акча әйләнеше 205,6 млн сум тәшкил иткән. Дөньяның 7 илендә Wildberries эшчәнлеге киң таралган булганлыктан, онлайн-сату нәтиҗәсендә Удмуртиядәге җитештерүчеләрнең продукциясен экспортлау үсеше өчен дә шартлар туачак. «Без Удмуртия җитештерүчеләре белән актив хезмәттәшлек итәбез. Яңа логистик үзәкне ачкач, алар интернет-сатуларны үстерә алачак. Әлеге үзәк барлыкка килү шулай ук Удмуртия җитештерүчеләренә логистик чыгымнарны киметергә һәм онлайн-мәйданчыкта ассортиментны киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, республика сатып алучылары өчен заказлар китерү тизлеге артачак», — дип сөйләде Татьяна Бакальчук. Аның сөйләвенчә, онлайн-сатып алулар Удмуртиядә популярлаша бара. Әйтик, 2020 елның беренче 5 аенда, гыйнвардан алып майга кадәр, республика халкы Wildberries аша 629 млн сумлык товар сатып алган, бу 2019 елның шул ук чорына караганда 120%ка артык. 2020 елның май аена булган мәгълүматларга караганда, көн саен Wildberries 780 мең заказ кабул итә. 7 илдә 7600дән артык ноктада заказлар кабул итү пунктлары бар.
Компания 2019 ел нәтиҗәләре буенча «Рунетның 10 төп сатучысы» Forbes рейтингында 1нче урынны алып тора.
P.S. Бүген Интернет тормышыбызга шул- кадәр нык үтеп керде, хәтта аннан башка тормышны күз алдына китерү дә авыр. Әлбәттә, Интернет күп кенә эшләрне җиңеләйтте. Әйтик, Интернет-кибетләр. Газета укучыларның күпчелеге моны кулланадыр. “Алиэкспресс” аша заказ биреп, товарның Кытайдан килгәнен көткәнче, үзебезнең онлайн-кибетләр минем үземә күпкә уңайлы. 2-3 көн эчендә товар килеп тә җитә. Үзем Wildberries һәм Озон кибетләрен кулланам. Бәяләр дә кибеттәгегә караганда күпкә арзанрак. Ташламалар булганын көтеп торасы да юк. Киемнәр алган чакта, размеры туры килмәсә дә, борчыласы юк, чөнки кире бирергә була. Wildberries кибетендә заказ ясаганда ук акча түлисең. Товарны кире кайтарсаң, акчалар 5 көн эчендә банк картасына кире кайтарыла. Дустым Алия дә бу кибетләрне бик яратып өлгерде. Ул бу хакта: “Бүген теләгән әйбереңне өеңнән чыкмый гына сатып алырга мөмкин. Без пандемия вакытында бик ияләштек бу кибетләргә. Нидер кирәк булдымы, телефон аша кибеткә кереп китәбез. Әйтик, җәйгә туфли-босоножкиларны кызым белән икебезгә берничәне алдык. Кибетләр эшләмәгәндә, футболка, чалбар, күлмәкләрне дә шуннан алдык, рәхәтләнеп киендек. Ирем машина өчен кирәк яракларны да шуннан ала. Арзан да, кибеттә йөреп, вакыт уздырасы да юк. Товар бирү урыннары хәзер бик күп урыннарда бар, шуңа еракка барасы да юк. Бик уңайлы, бик ошый”, — ди. Күпләр тотып карамыйча, 3-4 тапкыр киеп карамыйча әйбер сатып алмый бит. Шуңа да андыйлар гадәти кибеткә барып, күңеленә хуш килгәнне сайлауга өстенлек бирәләр. Ә миңа телефон аша кибеткә бару ныграк ошый.
Гөлнара Вәлиева.