Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - “Театр һәм балалар” – балачак бәйрәме
10.06.2021

“Театр һәм балалар” – балачак бәйрәме

4–6 июньдә Ижау шәһәрендә “Театр һәм балалар” Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр милли коллективлары фестивале булып узды.

Фестивальдә Татарстан, Удмуртия, Башкортстан, Карачаево-Черкесск республикаларыннан, Оренбург өлкәсеннән 12 коллектив катнашты. Коллективлар рус, удмурт, татар, якут телләрендә төрле жанрдагы спектакльләр күрсәттеләр. “Спартак” халык иҗаты йортында шөгыльләнүче “Чулпан” үзешчән театры (җитәк­чесе Рәфилә Рәсүлева) Галиәсгар Камалның “Бүләк өчен” комедиясен тәкъдим итте.

Театр сәхнәсендә туган телебез яңгырый

Әлеге фестиваль “Мәдәният” милли проекты кысаларында В.Д.Поленов исемендәге Россия дәү­ләт халык иҗаты йорты һәм Уд­муртия Республикасының халык иҗаты йорты тарафыннан уз­дырыла. Фестиваль 4 июньдә Удмуртия Республикасы халык иҗаты йортында башланып китте. Шул ук көнне Киров паркында фестивальнең тантаналы ачылышы булды. 5 июньдә Удмурт милли театрында спектакльләр күрсәтелде. 6 июньдә барлык катнашучылар, театр киемнәре, милли костюмнар киеп, Ижау урамнарыннан үттеләр, М.Горький исемендәге җәйге бакчада бүләкләү тантанасы узды. Удмуртиядән әлеге бәйгегә гариза язган кырык коллектив арасыннан сайлап алынган җиде коллектив кына катнашу бәхетенә ия булды. Жюри составына Мәскәү һәм Удмуртия режиссерлары һәм сәнгать эшлекләре керде. Кат­нашучылар өчен остаханәләр, шәһәр буенча экскурсияләр оештырылды.
Фестивальнең иң югары бүләге Гран-при Яр Чаллы шәһәренең “Экс­промт” балалар бию мәктә­бенә бирелде. Алар тамашачыларга Габдулла Тукай әсәрләре буенча языл­ган “Кәҗә, сарык һәм башкалар…” спектаклен тәкъдим иттеләр. Әкият рус телендә барса да, җыр-биюләр татар телендә иде. Фестивальдә татар телендә чыгыш ясаучылар ике генә коллектив иде. Берсе “Спартак” халык иҗаты йортының “Чулпан” үзешчән театры, икенчесе Татарстан Рес­публикасы Әтнә районыннан кил­гән коллектив бул­­ды. Удмуртия җирлегенең театр сәхнәсендә татар теле яңгырау, җыр-биюләребез күрсәтелү барыбыз өчен дә зур сөенеч булды ул көнне.

“Әкият – курчак иле”

Миңа Әтнә районыннан килгән курчак театры спектакле бик кызыклы булды. Режиссерлары Рә­фис Сәләхетдинов белән без ин­де күптәннән таныш. Зур-зур спек­­такльләр белән бәйгеләрдә еш катнаша ул. Курчак театры белән эшләү җиңел түгел. Курчак­лар тотып сөйләү генә түгел бит, алар әле хәрәкәтләнергә дә тиеш. Бу артистларга икеләтә җаваплылык өсти. Моннан тыш та әле курчак театры сәнгатенең гади тамашачы күзенә күренмәгән әллә нинди нечкәлекләре бар — анысы режиссер белән артистларның үзләренә генә билгеледер, мөгаен. Халык театры каршында оештырылган “Әкият – курчак иле” театр студиясенең төп артистлары — Әтнә районының Олы Мәңгәр мәктәбе укучылары. Ренат Харис әсәре буенча куелган “Абай бабай аланы” спектакле бүгенге заман белән аваз­даш. Әсәрнең төп геройлары – Нарый белән Барый әти-әниләрнең, укытучыларның өйрәтеп, эш кушып торуларыннан, бигрәк тә телефонда уйнау­дан тыюларыннан туеп, берәр җиргә чыгып китәргә карар кылалар. Юллары урман аша уза — биредә алар Абай бабай аланына юлыгалар. Абай бабай – күп еллардан бирле үз аланында Шатлыкны саклый. Бәла якында гына, җирне яуларга һәрчак әзер булып тора. Бабайның күп еллар йокламавын белеп алган Нарый белән Барый, аңа ярдәм итәргә теләп, аны бераз ял итеп алырга күндерәләр. Әмма Шатлыкны саклап тору аларны тиз туйдыра — малайлар аның белән уйнап алмакчы булалар. Аларны кисәткән Ябалакны оясыннан алып, бәйләп ыргыталар. Ваемсыз балаларның җитди әйберләрне дөрес итеп кабул итмәве, артык наян булулары әздән генә аяныч нәтиҗәләргә китерми кала. Спектакльнең төп эчтәлеге әнә шулардан гыйбарәт. Нарый ролендәге Раяз Сәләхетдинов әй­терсең лә туганнан курчак театрында уйнаган. Ул — режиссер Рәфис Сәләхетдиновның улы. Тамашачыларга да, залда утырган балаларга да курчак театры бик кызыклы булды. Киләчәктә үзебездә дә курчак театры оештыру теләге уянды.

Фестивальдә катнашу — зур сөенеч

Фестивальләрдә катнашу үзеш­чән артистларга, театр коллективлары җитәкчеләренә зур тәҗрибә бирә, киләчәккә зур өметләр уята. Балалар яшьтәшләре белән таныштылар, башка коллективларның чыгышларын күзәттеләр. Фести­вальнең тантаналы ачылышында чыгыш ясап, “Чулпан” театрын тәкъдим иттеләр. Бүләкләү тантанасында “Асылъяр” җыр һәм бию коллективы белән бергәләп уеннарда катнаштылар. Сезгә әлеге фестивальдә катнашкан бала­ларның, әти-әниләренең, спектакльне сәхнәгә куярга булышкан милләттәшләребезнең фикерләрен тәкъдим итәм.

Нияз Вәлиев: “Узган ел мин «Чулпан» театрына йөри башладым. Беренче тапкыр “Китмәгез, торналар” спектаклендә уйнадым. Ул спектакльне куеп, Казан­да җиң­гәч, минем тагын да сәхнәдә уйныйсы килде. Рәфилә апа безне спектакль куярга чакырды. Рес­публикабызда узган театр фес­тивалендә катнаштык. Казанда онлайн рәвештә узган “Әлмәндәр варислары” конкурсында 3 нче урынны алдык. “Театр һәм балалар” — монысы инде тагын да зуррак фестиваль. Әлбәттә, сәхнәгә чыкканда, бик каушадым, чөнки мондый театр сәхнәсендә беренче чыгыш ясавым. Спектакльдә катнашу өчен сүзне белү генә җитми, ә уйнарга кирәк. Безне моңа театр җитәкчебез Рәфилә апа өйрәтте. Аңа зур рәхмәт”.

Мәдинә Вәлиева: “Беренче көнне үзебез белән таныштырып, җыр башкардык. Икенче көнне Галиәсгар Камалның “Бүләк өчен” спектаклен күрсәттек. «Сүзләрен онытмасам ярар иде», — дип курыктым, тик тамашачы алдында уйный башлагач, рольгә кереп киттем. Башка спектакльләрне дә карадым. Әтнә курчак театры бик ошады”.

Мәликә Вәлиева: “Спектакльдә уйнау миңа бик ошый. “Бүләк өчен” – бу безнең беренче спектакль. Мин — яучы ролендә. Башта бик кыен булды. Рәфилә апа сүзләрне дөрес итеп әйтергә, интонация белән татарча сөйләшергә өй­рәтте. Сүзләрне әнкәй белән ятладык. Тагын спектакльдә уйныйсы килә”.

Гөлнара (өч баланың әнисе): “Спектакль өстендә эшләү берничә ай вакытны алды. Шул кыска вакыт эчендә 3 конкурс-фестивальдә катнаштык. Әлбәттә, бу балалар өчен бик кирәкле һәм файдалы. Алар сәнгатьле итеп сөй­ләргә өйрәнделәр, балаларның сүз байлыгы артты. Кайчак өйдә дә спектакль сүзләре белән сөйләшә башлыйлар.
Башта рольгә кереп укырга өйрәндек. Мәктәптән соң, өй эш­ләрен эшләгәч, текстларны ятладык. Башта берсе, аннан икенчесе, өченчесе белән чиратлап кабатладык. Театр җитәкчесе Рәфилә Рәсүлевага рәхмәт, артист булу серләрен репетицияләрдә өйрәтте. Аларга костюмнарын, реквизитларын әзерләде. Көн-төн, ял көне дими, балалар белән шөгыльләнде. Беренче тапкыр катнашып, дипломга ия булу – үзе зур шатлык безнең өчен”.

Руслан Хафизов: “Мәктәптә концертларда биим, тик спек­такльдә уйнап караганым юк иде. Быел туганнарым белән мин дә уйнап карарга булдым. Башта сүз­ләрне өйрәнү авыр булса да, хәзер кабатлый, уйный-уйный өйрәндем. Фестиваль бик ошады. Катнашучылар арасында иң кечкенәләре без идек. Миңа шәһәребез урамнары буйлап татарча җырлап, урам әйләнү ошады. Юлдан барганда машиналардан кычкыртып узулары, кешеләрнең кул болгап калулары безгә көч-дәрт бирде. Парк­та татарча уеннарда да катнаштык, мин үземне авылда кебек хис иттем. Безнең өчен зур бәйрәм булды”.

Рәмилә (Русланның әнисе): “Улыбыз татарча сөйләшә иде. Ә менә театрга йөри башлагач, тагын да чистарак, дөрес, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнде. Текст­лар ятлап, сөйләме тагын да байый, аңламаган сүзләрне сорый. Тәрҗемә итәбез, аңлатабыз. Башта бу спектакль бик авыр кебек тоелса да, соңрак үзенә бик ошый башлады. ”Тагын кайчан куябыз?” – дип көтте. Менә 4-6 июньдә “Театр һәм балалар” фестивалендә катнашу бәхете елмайды. Башка өлкәләрдән килгән балаларның чыгышларын да карадык. Мондый зур төбәкара фестивальдә беренче тапкыр катнашып, дипломга ия булу — үзе җиңү!”

“Чулпан” үзешчән театры артисты Венера Гатауллина: “Балалар белән бергә спектакльдә уйный башлагач, тормышыбыз тагы да күңеллеләнде. Алар безне, без аларны көтеп алабыз. “Театр һәм балалар” фестивалендә бергәләп катнаштык. Мин тамашачыларга татар теленнән рус те­ленә тәрҗемә ителгән синхрон тәрҗемәне укыдым. Милли театрда алар белән бергәләп чыгыш ясау үземә дә бик ошады. Фестиваль югары дәрәҗәдә оештырыл­ган. Чын балачак бәйрәме иде ул! Әтнә районыннан килгән коллектив белән дуслаштык. Ижау урамыннан алар белән бергәләп татарча җырлап бару – үзе бер горурлык бит. Оештыручыларга зур рәхмәтемне җиткерәм, балаларга киләчәктә иҗат уңышлары телим”.

Фестивальдә катнашырга ярдәм иткән” “Спартак” халык иҗа­­­­ты йорты җитәкчесе Юрий Без­­мельницынга, “Спартак” халык иҗаты йортының тавыш режис­серларына, “Чулпан” үзешчән театры әгъзаларына, балаларга, әти-әниләргә, Республика халык иҗаты йорты коллективына зур рәхмәтемне белдерәм. Күмәк көч булганда, таулар күчереп була.

Рәфилә Рәсүлева.