Театр яктылыкка, нурга илтә
Ижау шәһәренә “театр, спектакль” сүзләре ят түгел. Беренче татар хатын-кыз артисткасы, күп еллар Ижау шәһәрендә яшәгән Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская туташ биредә спектакльләр оештырган. Ижау шәһәренең атаклы татар клубында бик күп спектакльләр уйналган! Берара театр рухы тынып торса да, соңгы елларда әлеге рух әкренләп сәхнәгә кайта. Узган елның декабрь аенда Татар иҗтимагый үзәге Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгы ярдәмендә “Зәңгәр шәл” республикакүләм үзешчән театрлар фестиваль-конкурсы игълан итте. Ниһаять, конкурсның сайлап алу туры үтте. Жюри әгъзалары видеоязмаларны тамаша кылып, спектакльләргә бәя бирделәр. 27 февральдә фестиваль-конкурсның йомгаклау өлеше үтте. Җиңүчеләрне Удмуртия Республикасының Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин, Татар иҗтимагый үзәге вице президенты, Удмуртиянең атказанган журналисты Хәмидә Гайфуллина, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Рәмзия Габбасова, УР Милли сәясәт министрлыгы белгече Елизавета Ложкина бүләкләде.
“Зәңгәр шәл” республикакүләм үзешчән театрлар фестиваль-конкурсы Удмуртиядә икенче тапкыр үтте. Аны оештыру эшләренә пандемия аяк чалды. Шуңа да карамастан, төрле районнардагы милләттәшләребез актив катнашты. Спектакль сәхнәләштерү җиңелләрдән түгел, ул зур көч таләп итә. Фестиваль-конкурска барлыгы 19 эш килде. Катнашучыларның географиясе дә киң булды. Камбарка, Балезино, Татарстан республикасы Әгерҗе районнарыннан, Ижау, Можга шәһәрләреннән катнаштылар. Араларында зур-зур спектакльләр дә, кечкенә сәхнә әсәрләре дә бар иде. Катнашучыларның барсына да, курыкмыйча, үзләрен сынап караганнары өчен, зур рәхмәт белдерәбез. Башлаган эшегез дәвамлы булсын! Шунысы сөенечле: агымдагы елда балалар күп катнашты. 27 февраль көнне “Спартак” халык иҗаты йорты сәхнәсендә “Асылъяр” үрнәк җыр һәм бию ансамбле — татар халкының “Ике кыз” әкиятен (балалар), Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” драмасын (балаларның әниләре), “Чулпан” үзешчән театры Галиәсгар Камалның “Бүләк өчен” комедиясен (балалар), Камбарка районы Кама авылы клубының “Җидегән чишмә” төркеме “Сантехник Рузилнең дүрт хатыны” сәхнә күренешен (олылар), Балезино районы Кистем авылы татар драма түгәрәге Миләүшә Нәҗметдинованың “Ак болыт” комедиясен (олылар) тамашачыга тәкъдим иттеләр. Сәхнә дә, фойе да балаларның шат тавышларыннан гөрләп торды. Фойеда Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында Бриллиант Абдрахманова җитәкчелегендә эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы кызлары халкыбызның кул эшләре үрнәкләрен — чигелгән намазлыклар, сөлгеләр күргәзмәсен тәкъдим итте. Балезино районыннан Рәшидә Касимова намазлыкка Әхмәди авылының мәчетен чиккән, дисбене дә үзе ясаган. 107 нче “Энҗе” балалар бакчасы хезмәткәре Ләйсирә Йосыпова әбисенең намазлыгын алып килгән, хәзер шуңа карап, үзе намазлык чигә икән. Олысы-кечесе шунда кайнашты.
Фестиваль-конкурска катнашучыларның фикерләрен сезгә дә җиткерәбез. Әгерҗе районының Кичкетаң халык театры, Барҗы-Умга авылы үзешчән театры җитәкчесе Рамилә Хикмәтуллина: “Кеше белән эшли торган чараларга чик куелганда, зур чара үткәрүегез өчен рәхмәтләремне җиткерәм. Без әлеге чарага килә алмадык, ләкин шунда булган милләттәшләребез белән очрашып, фикер алыштык. “Асылъяр” үрнәк җыр һәм бию ансамбле өчен сөендек, чөнки җитәкчеләре Лариса Гайнетдинова – безнең күрше авыл килене. Аларга иҗат уңышлары телибез! Без 2004 елдан бирле халык театры исемен аклап киләбез. Тәҗрибәбез зур. Соңгы елларда районда мондый чараларның үткәне юк, хәзер инде без Татарстанда узган бәйгеләрдә дә сирәк катнашабыз. Эш бүләктә дә түгел, бу – иҗат, театр коллективлары өчен зур стимул. Сез милләт өчен бик кирәкле эш эшләдегез, көчебезне күрсәтә белдегез. 8 март бәйрәмендә авыл советы рәисе Зөлфәт Нуриев белән, Рәхмәт хатларын коллективка тапшырачакбыз. Безнең эшебезгә зур бәя биргәнегез өчен Татар иҗтимагый үзәгенә, “Яңарыш” редакциясенә, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә зур рәхмәт!” — диде.
“Асылъяр” үрнәк җыр һәм бию ансамбле коллективы: “Фестиваль -конкурсны оештыручыларга безгә театр юнәлешендә үзебезне сынап карарга мөмкинлек биргәнегез өчен зур рәхмәт! Безнең кечкенә балалар беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, спектакль куйдылар. Алар бал кортлары кебек тырыштылар. әти-әниләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Реквизитлар, костюмнар –барсы да алар җаваплыгында иде. Әлеге балаларның әниләре дә беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, тамашачыларга спектакль тәкъдим иттеләр. Бу хисләрне әйтеп, сөйләп бетерерлек кенә түгел. Без хәзер киләчәктә нинди хаталар өстендә эшләргә кирәклеген беләбез. Иң мөһиме шул: без беренче адымны ясадык!” — диделәр алар.
Камбарка районы Кама авылының “Җидегән чишмә” төркеме белән Мария Степанова әле яңа гына эшли башлаган. “Без бик кыска вакыт эчендә әлеге сәхнә күренешен әзерләдек. Фестиваль-конкурста катнашу, Ижау сәхнәсендә чыгыш ясау, безгә киләчәккә зур өмет бирде. Биредә балаларның, башка коллективларның чыгышларын күреп, тәҗрибә уртаклаштык. Киләсе елда һичшиксез катнашачакбыз!” – диде Мария.
“Яңарыш” газетасының “ВКонтакте” социаль челтәрендә милли тормышта бара торган барлык чаралар яктыртылып бара. Һәрвакыт безне күзәтеп баручы милләттәшләребез бар. Татарстанның Биектау районы Мәмдәл авылыннан Миләүшә Сафинаның фикерен сезгә дә җиткерәбез: “Яңа гына күрше республикада гөрләп узган милли матур чара — театр фестиваленең фоторепортажы белән таныштым. Искиткеч югары сыйфатлы итеп ясалган фотосурәтләр бик матур зур гөлләмәне хәтерләтте. “Гөлләмә”дә оста куллар башкарган иҗади эшләр күргәзмәсе, үзләре дә төрле чәчәкләрне, матур курчакларны хәтерләткән милли киемле балалар, өлкәннәр, аерым һәм коллективларның чыгышлары, отышлы декорацияле спектакль күренешләреннән бик тә уңышлы сюжетлар чагылыш тапкан. Милләттәшләрем иҗатына сокланып, милли җаныма рәхәтлек алдым, үземне шул фестивальдә катнашкан кебек хис иттем. Бу зур күләмле, милли матур бәйрәмне оештыручыларга, шунда барган вакыйгаларны җанлы итеп, һөнәри осталык белән фотога төшереп, истәлеккә матур ядкарь калдыручы фотокорреспондентыгыз Шәфкать әфәндегә рәхмәт”, — дип язган ул.
“Зәңгәр шәл” республикакүләм үзешчән театрлар фестиваль-конкурсын үткәрергә ярдәм иткән өчен Татар иҗтимагый үзәге — Бөтендөнья татар конгрессына, Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгына, Халыклар дуслыгы йортына, Милли-мәдәни автономиягә, “Яңарыш” газетасы редакциясенә, “Спартак” халык иҗаты йортына, 107 нче санлы “Энҗе” балалар бакчасы коллективына зур рәхмәт белдерә. Киләчәктә Удмуртиянең башка район-шәһәрләренең дә әлеге фестиваль-конкурска катнашуын көтеп калабыз!
Фестиваль–конкурсның җиңүчеләре:
Иң югары дәрәҗәдәге бүләк — гран-прига Миләүшә Нәҗметдинованың “Ак болыт” комедиясен сәхнәләштергән Балезино районы Кистем авылы татар драма түгәрәге лаек булды.
1 нче урын — Таңчулпан Гарипованың “Китмәгез, торналар!” драмасын сәхнәләштергән өчен Ижау шәһәре “Спартак” халык иҗаты йорты “Чулпан” үзешчән театры;
1 нче урын — Данил Салиховның “Коткарыгыз, каравыл” комедиясен сәхнәләштергән Әгерҗе районы Барҗы — Умга авылы үзешчән театры;
Балалар категориясендә 1 нче урын — Галиәсгар Камалның “Бүләк өчен” комедиясен сәхнәләштергән өчен Ижау шәһәре “Спартак” халык иҗаты йорты “Чулпан” үзешчән театры;
2 нче урын — Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” драмасын сәхнәләштергән өчен Ижау шәһәре “Асылъяр” үрнәк җыр һәм бию ансамбле;
2 нче урын — Данил Салиховның “Өзелгән йөзем” комедиясен сәхнәләштергән өчен Әгерҗе районы Кичкетаң халык театры;
Балалар категориясендә 2 нче урын — Татар халкының “Ике кыз” әкиятен сәхнәләштергән өчен Ижау шәһәре “Асылъяр” үрнәк җыр һәм бию ансамбле;
3 нче урын — Мәгърүф Гаяновның “Акыллы хатын” сәхнә күренеше өчен Можга шәһәре “Очкын” үзешчән театры;
3 нче урын — “Сантехник Рузилнең дүрт хатыны” сәхнә күренеше өчен Камбарка районы “Кама” авыл клубының “Җидегән чишмә” төркеме;
Балалар категориясендә 3 нче урын — Рус халкының “Шалкан” әкиятен сәхнәләштергән өчен Ижау шәһәренең 17 нче санлы мәктәбенең “Нәни дуслар” төркеме;
3 нче урын -Татар халкының “Васыять” әкиятен сәхнәләштергән өчен Ижау шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 6 нчы санлы гимназиясенең 4 нче А сыйныф укучылары.
Фестиваль-конкурсның төрле номинацияләр буенча җиңүчеләре:
“Иң яхшы режиссура” дипломына Таңчулпан Гарипованың “Китмәгез, торналар!” драмасын сәхнәләштергән өчен Ижау шәһәре “Чулпан” үзешчән театры җитәкчесе Рәфилә Рәсүлева;
“Иң яхшы хатын-кыз роле” дипломына Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” драмасындагы Гөлфинә роле өчен Ижау шәһәре “Асылъяр” үрнәк җыр һәм бию ансамбленең җитәкчесе Лариса Гайнетдинова;
“Иң яхшы ир-ат роле” дипломына Таңчулпан Гарипованың “Китмәгез, торналар!” драмасындагы Әлмөхәммәт роле өчен Ижау шәһәре “Чулпан” үзешчән театры актеры Радик Сәфәров;
“Балалар арасында иң яхшы эпизодик роль” дипломына Галиәсгар Камалның “Бүләк өчен” комедиясендә Хәмидә роле өчен Ижау шәһәре “Чулпан” үзешчән театры актеры Мәдинә Вәлиева;
“Балалар арасында иң яхшы эпизодик роль” дипломына Таңчулпан Гарипованың “Китмәгез, торналар!” драмасындагы Айгизәр роле өчен Ижау шәһәре “Чулпан” үзешчән театры актеры Нияз Вәлиев;
“Иң яхшы музыкаль бизәлеш” дипломына Татар халкының “Ике кыз” әкиятен сәхнәләштергән өчен Ижау шәһәре “Асылъяр” үрнәк җыр һәм бию ансамбленең музыкаль җитәкчесе Ландыш Габделфәртова;
“Иң яхшы фольклор хореография” дипломына Татар халкының “Ике кыз” әкиятен сәхнәләштергән өчен Ижау шәһәре “Асылъяр” үрнәк җыр һәм бию ансамбленең хореография җитәкчесе Альбина Минемөхәммәтова;
“Иң яхшы иҗади чагылыш” дипломына Татар халкының “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштергән Ижау шәһәренең 17 нче санлы мәктәбенең “Кызлар — йолдызлар” төркеме җитәкчесе Алсу Шәяхмәтова ия булдылар.
Рәфилә Рәсүлева