Театр — файдалы һәм өметле
27 март 1961 елдан бирле Бөтендөнья Театр көне буларак, ел саен бәйрәм ителә. Габдулла Тукай: «Театр — безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы вә өметле бер нәрсә”, – дигән. Театрның әһәмияте, чыннан да, зур. Ул халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята, кешегә ял итеп, рухи азык алырга мөмкинлек тудыра.
Сәхнә кояшы
Ижау шәһәре өчен «театр» сүзе ят түгел. 1918 елда, Гражданнар сугышы башлангач, беренче татар актрисасы – Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская башта Казанга, аннары Әгерҗе районы Иж-Бубый авылына килеп урнаша. Шул елның ноябрендә Азин дивизиясе Иж-Бубыйны да, Әгерҗене дә, Ижау шәһәрен дә үз кулына ала. Сәхипҗамал алар белән бергә Ижау шәһәренә килә, биредә драмтүгәрәк оештыра. 1919 елның язында, Ижауга Колчак армиясе якынлаша башлагач, ул икенче Кызыл Армиянең сәяси бүлеге каршында оешкан труппа артисткасы булып фронтка китә, сугыш беткәнче фронтта була. Аннан кайткач, Сәхипҗамал туташ 1921 елда Ижау шәһәрендә рус кешесенә кияүгә чыга. 1926 елга кадәр эшче клубларында драмтүгәрәкләрдә эшли, соңыннан авыру сәбәпле, инвалидлык алып, өйдә хуҗабикә булып утырырга мәҗбүр була.
Данлыклы Татар клубы
1930 нчы елларда Ижау шәһәренең Ленин районында мөселманнарның элекке “Ирек йорты” эшчәнлеген дәвам иткән Татар клубының мәдәниятебезне үстерү өлкәсендә бик күп эшләр башкарганы билгеле. Татар клубының беренче директоры Галимберов фамилияле кеше була. Аның җитәкчелегендә биредә “Зәңгәр шәл”, “Акчарлаклар”, “Мәкер һәм мәхәббәт” кебек зур күләмле, катлаулы бик күп әсәрләр сәхнәләштерелә.Тамашачыларның яратып караган артистлары – Әхмәт Габтиков, Мөкәрәмә Шәрипова, Мирсәяр Бикчурин, Рөстәм Ибраһимов, Хаҗи Сафиуллиннар сәхнә йолдызларына әверелә. Советлар Союзы геройлары Фәхретдин Касыймов, Закир Солтанов, өч Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Ильяс Мәүлетдинов сугышка кадәр әлеге Татар клубының актив катнашучылары булалар. Бөек Ватан сугышы елларында Татар клубы директоры вазифаларын Хаҗиәхмәт Сафиуллин башкара. Шушы авыр елларда да татар халкы мәдәнияттән читләшми, драма түгәрәге, концерт бригадасы һаман да эшләп килә. Берничә елдан Татар клубына җитәкче итеп Равил Габдрахмановны сайлыйлар. Сугыш яралары инде төзәлүгә таба барган бер чорда, ягъни 1963 елда, ни сәбәпледер, Татар клубының уты сүнә.
Шәһәребездә Ишмәтов фамилиясен ишетмәгән татар бик сирәктер. Татар җырына, татар сәнгатенә гашыйк булган бертуган Мират, Рафак, Марсель, Финал, Мират абыйның хәләл җефете Нәйсә апа Ишмәтовлар Ижау шәһәренең татар үзешчән сәнгатендә бик күп еллар төп рольләрнең берсен уйныйлар. Рафак озак еллар тимер юлчылар мәдәният сарае директоры булып эшли. Ул елларда аеруча драма түгәрәге уңышлы эшли биредә. Шуннан соң театр рухы тына. Аллага шөкер, бүгенге көндә әкренләп әлеге рух сәхнәгә кайта!
Киләчәк буын — горурлыгыбыз!
27 март көнне “Спартак” халык иҗаты йортында Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелде. Фойеда ук тамашачыларны “Луна” театрыннан агач аякта йөрүче актер-клоуннар каршы алды. Яр-Чаллы шәһәреннән “Татар Рәхмәт кибете” татар китаплары, түбәтәй-яулыклар, мөселман товарлары тәкъдим итте. Муса Җәлил исемендәге китапханә китапханәчесе Эльмира Закирова театр маскалары ясау буенча остаханә үткәрде.
Быел 15 сентябрьдә татар театрына нигез салучыларның берсе — бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тула. Аның “Зәңгәр шәл” әсәре аерым игътибарга лаек. Халык мәхәббәтен казанган бу үлемсез әсәр Тинчурин һәм Сәйдәш тарафыннан бергәлектә тудырылган. Әсәрнең сюжеты да әллә ни катлаулы түгел. Әлеге спектакль – ятимә кыз Мәйсәрә һәм шахтер егет Булатның мәхәббәт драмасы. Шау-гөр килеп Сабантуй бәйрәменә әзерләнгән чакта, авылга Булат кайта, сөйгән кызына бүләккә зәңгәр шәл алып кайта. Ләкин Мәйсәрәнең явыз, рәхимсез абыйсы Җиһанша, аны ишан хәзрәткә бишенче хатын итеп көчләп бирергә җыена, күндерер өчен җәберли, кимсетә, кыйный. Сөеклесен яклап, сугышкан вакытта Булат Җиһаншаны үтерә һәм урманга качып китәргә мәҗбүр була. Ятимә кыз ишан йортына эләгә. Әмма Булат урмандагы качкыннар ярдәме белән Мәйсәрәне газаплардан азат итә. Татар халкының йөзек кашы булган әсәр 1926 елда тамашачыларга күрсәтелә. Бүгенге вакыттада да бу әсәр премьера буларак куела. Заман тамашачысының зәвыгы бик югары булса да, ул барыбер әсәрне ничек бар, шулай кабул итә. Кабат күргән саен, яңа ачышлар ясый. Әлеге уңайдан “Чулпан” үзешчән театры Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” драмасыннан өзек күрсәтте. Бу өзек тамашачыларга беренче тапкыр гына күрсәтелми. Биредә төрле елларда төрле үзешчән артистлар уйнады. Бу юлы Мәйсәрә ролен Светлана Тимершина башкарды. Газета укучыларыбызга Светлананың рус милләтеннән булуы билгеле, чөнки милли чараларда үзенең матур, моңлы татар җырларын еш башкара ул. “Спектакльнең өзегендә уйнау, үземә кызыклы булды. Чөнки күптән инде Мәйсәрә ролендә “Зәңгәр шәл” җырын башкарасым килә иде. Сүзләрне дә, спектакльнең эчтәлегенә төшенгәч, ятлау җиңел бирелде”, – диде ул. Өч яшендә үк сәхнәдә чыгыш ясаган Ильяс Бәдертдинов малай ролен башкарды. “Татарча сөйләшкәч, спектакльдә уйнау авыр булмады”, — диде ул. Чыннан да, Ильясның сәхнәдә үзен иркен тотуы моны раслый. Димәк, әле безнең Ильяс белән горурланасы көннәребез алда! Ильяс җырлаганда, кечкенә энесе Нияз да сәхнәгә чыгып, үзенең инде бу яшьтән үк сәхнәгә омтылганын күрсәтте. Сәхнәдә уйнаган аксакалларыбыз – Саҗидә Аширова, Венера Гатауллина, Фәгыйлә Шәймәрданова , Феликс Мансуровларга алмаш үсеп килә! Әтиләре Рамил Вәлиев әлеге спектакльдә уйнаса, Мәликә, Мәдинә, Нияз Вәлиевләр балалар өчен куелган “Елак батыр” спектаклендә уйнадылар. Балалар инде сәхнәдә үзләрен чын актерлар итеп тоталар. Гаиләләре белән театр белән җенләнгән Вәлиевләргә сокланырлык! Тел, милләт сагында торган гаиләләр булганда, киләчәгебез дә булыр. Игезәкләр Айнур, Әмир Халиковлар, Мәдинә, Мәликә Вәлиевалар биюләр, җырлар башкарганда, тамашачының кызыксынуы тагы да артты. “Бигрәк охшаш, әти-әниләре ничек аера микән”, – дип, фикер алышып утырдылар. Бәйрәмне үзенең моңлы тавышы белән Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Таңсылу Бәйрәмгулова бизәде. Таңсылу ханымны тамашачы сагынган, аны бик озак алкышларга күмеп, сәхнәдән җибәрмәделәр. Бүгенге көндә Казан шәһәре музыка көллиятендә белем алучы Рөстәм Егоровның классик җырларны баянга башкаруы һәркемгә ошады. Ә инде Рөстәмнең Светлана Тимершина белән дуэтлар, “Бәхет” ансамбленең халык җырларын башкарулары бәйрәмгә тагы да ямь өстәде.
Бәйрәмгә килгән тамашачыбыз Фәридә Хәкимова: “Бик күңелле булды, сезгә сәламәтлек теләп, кабат шундый тамашалар көтеп калабыз”, – диде. Гөлшат Галина: “Концертта ихтирамга лаеклы апаларыбыз, абыйларыбыз катнашуы, шундый талантлы яшьләр үсүе, бездә горурлык хисләре уятты. Сезгә зур рәхмәт әйтеп, иҗат уңышлары телибез!” – диде. Әлеге тамашаны оештырырга ярдәм иткән Яр Чаллы шәһәренең “Татар Рәхмәт кибете” нә, “Кафе на Майской” кафесына, “Луна” ут һәм яктылык театрына, “Яңарыш” газетасы коллективына, Муса Җәлил исемендәге китапханәгә,Татар иҗтимагый үзәгенә, барлык җырчы-биюче, актерларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Рәфилә Рәсүлева.