Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Таһира апа Хөсәенова: “Сугышлар күрергә язмасын”
3.05.2018

Таһира апа Хөсәенова: “Сугышлар күрергә язмасын”

“Сугыш башланганда мин 7нче сыйныфны тәмамлаган идем. Миңа 15 яшь иде”… Ижау шәһәрендә яшәүче тыл батыры Таһира апа Хөсәенова белән әңгәмәбез әнә шулай башланып китте. Яшүсмер кызчык үз җилкәсендә сугышның бар әчесен татый. Өлкәннәр белән рәттән илебезне фашистлардан азат итү өчен бар көчен куя.
Дәһшәтле сугыш елларында Таһира апа Яр Чаллы районы (хәзерге Тукай районы) Биклән авылында яши. Әнисе белән бергә ул да тылда хезмәт итә башлый. “Әнине икмәк пешерү йортына эшләргә куйдылар. Аңа авыр була дип, мин дә ярдәм итәргә алындым. Онны китерәләр иде, суны үзем ташыдым. Үзебез утын кистек. Эш җитәрлек булды. Әни он или, барысын да әзерли, ипи баса, мин дә аннан калышмыйм. Аннан әни ипине мичкә тыга, мин аңа биреп торам. Мичкә 30га якын ипи сыя, аларның һәрберсе 3 килодан артык”, — дип искә ала Таһира апа, ул авыр елларны. Авылда 11 эшчеләр бригадасы була, һәрберсе бухгалтериядән кәгазь алып киләләр, яшүсмер кызчык шулар буенча аларга ипи санап җибәрә торган булган. Он җитмәгән чакта энесе белән бергәләп башта конторадан ат алып чыгып, күрше урамдагы складка барып капчыклап он ташыйлар.
Күпне күрсә дә, Таһира апа ул еллар турында бик сабыр итеп сөйли. Әнисе белән тылда эшләгәндә, Хәдия апасын фронтка алулары турында да хатирәләрен яңартты ветеран. “Ул Казанда тегүчелеккә укый иде. Шуннан аны Азнакайга эшләргә җибәрделәр. Анда озак эшләмәде, солдатларга шинель тегәргә дип апаны фронтка алдылар. Аннан соң пулеметчы итеп куйганнар. Фронттан ул яраланып кайтты, ике аягында да мина кыйпылчыклары күп иде. Аяклары төзәлгәч, кире Азнакайга эшләргә китте, гомер буе шунда яшәде”, — диде Таһира апа. “Җиңү көнен хәтерлисезме?” — дип сораш­тырам ветераннан. “Өйдән-өйгә сөенеп: “Җиңү, җиңү!” – дип, бер-беребезне котлап йөрдек”, — ди ул.
Сугыштан соңгы елларда да илебезне торгызу өчен үз көчен кызганмый эшләгән Таһира апа. 1946 елда Ижауга эшләргә килә. Бер ел яшелчә базасында эшли, соңыннан “Ижмаш” заводына эшкә керә. Лаеклы ялга чыкканчы 33 ел бер урында, бер цехта эшли. Ире Рәис белән 39 ел бәхетле гомер кичерәләр, каты авырудан соң 1989 елда үлеп китә. Ике ул тәрбияләп үстерә алар Рәис абый белән, бүген олы улы Ринат һәм килене Миңлегөл апа тәрбиясендә яши. Әниләрен, әбиләрен бик нык хөрмәт итәләр, яраталар бу гаиләдә. “Әнкәй үзе дә гомер буе кайнана белән дус-тату яшәгән. Әткәй үлгәч, кайнанасын тәрбияләде ул. Бик сабыр, кешегә авыр сүз әйтми, ачуланмый әнкәй. Холкыбыз буенча без аның белән бер-беребезгә бик нык охшаганбыз”, — дип сөйләде килене Миңлегөл апа. Таһира апага 92 яшь, соңгы 4 елда дөм сукыр. Тик бик зиһенле әби ул, хәтере дә яхшы. “Күлмәк, яулыкларын да нинди төстә, нинди бизәкле икәнен кулына тотып карагач әйтеп бирә ала. Күпләр шаккатып, күзләре күрмәгәненә ышанмыйлар да әле”, — дип сүзен дәвам итте Миңлегөл апа.
Гаиләдә балаларга ныклы патриотик тәрбия бирелә, оныклар да, оныкчыклар да Бөек Ватан сугышы тарихын яхшы беләләр. Сүзгә Таһира апаның олы улы Ринат абый да кушылды. “Үзем өлкән яшьтә булсам да, әнкәй киңәшләре әле дә бик кирәк. Әткәй, әнкәй, әби белән бабай нык, дөрес тәрбия бирделәр безгә. “Өлкәннәрне хөрмәт итегез, тормыш юлында ялгышмагыз, туры юлдан гына барыгыз”, — дип өйрәттеләр. Аларның үгет-нәсыйхәтләрен, әйт­кән сүзләрен тыңлап үскәнгә, яхшы тәрбия алганга без бүген бик бәхетле”, — диде Ринат абый.

Таһира апа өлкән яшьтә булуына карамастан, зиһене дә яхшы, иманы да нык булуы белән бик бәхетле. “Бүтән сугышлар күрергә язмасын, балаларыбыз тыныч тормышта яшәсеннәр”, — дигән изге теләген һәркөнне кабатлый ветеран. Авырмыйча, 100 яшьлек зур юбилейларын күрергә насыйп булсын аңа.

Эльвира Хуҗина.