Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Таҗи Гыйззәт премиясе ияләрен тапты
29.10.2015

Таҗи Гыйззәт премиясе ияләрен тапты

Таҗи Гыйззәт 1895 елның 15 сентябрендә Әгерҗе районының Барҗы Омга авылында туа. 14 яшенә кадәр мәдрәсәдә укыганнан соң, Бондюг, Воткинск, Ижау заводларында эшли. 1919-1922 елларда аның артистлык сәләте ачыла. Самарада З.Солтанов оештырган драма студиясендә укыганнан соң, Таҗи Гыйззәт Татар Дәүләт академия театрында артист булып эшли башлый, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Үз гомерендә 37 пьеса иҗат итә. Шуларның күбесе Татар Дәүләт академия театрында зур уңыш белән бара. Шундыйлардан «Чаткылар», «Ташкыннар», «Бишбүләк», «Таймасовлар», «Чын мәхәббәт», «Наемщик», «Изге әманәт» кебек әсәрләрен күрсәтергә мөмкин.

Совет драматургиясенә нигез салучыларның берсе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, аның җитәкчесе, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ике тапкыр “Почет билгесе” ордены кавалеры, Россиянең һәм Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаеклы шәхес, татар дөньясының, татар мохитенең йөзек кашы Таҗи Кәлимулла улы Гыйззәтовка 15 сентябрьдә 120 ел тулды. Әлеге олуг юбилей уңаеннан Әгерҗе районында бик матур традициягә нигез салынды. Бу көнне шушы төбәктә туып-үскән, гомер буе каләмнән аерылмаган, берничә китап язган, матбугат басмаларының актив хәбәрчеләре бул­ган каләм осталарына Таҗи Гыйззәт премиясен тапшыру тантанасы булды. Әлеге чара быелгы әдәбият елына йомгак ясауны да үз эченә алган иде.
“Төбәгебез горурлыгы тумышы белән Барҗы Омга авылы кешесе Таҗи Гыйззәт исемен мәңгеләштерү максатыннан районыбызда бик күп эшләр башкарылды. Әгерҗе шәһәрендә аның истәлегенә һәйкәл ачылды. Шәһәребезнең 3нче мәктәбе, район музее, Барҗы Омга авылының мәдәният йорты, Кичкетаң халык театры һәм Әгерҗенең бер урамы күренекле якташыбызның исемен йөртә. “Күңел чишмәләре” әдә­би берләшмәсе районыбызда яшәп иҗат итүче каләм осталарын, үзешчән композиторларыбызны, зур уңышларга ирешкән талант ияләрен Таҗи Гыйззәт исемендәге иҗади премия белән бүләкләү тәкъдиме белән чыкты. Ниһаять, бу әһәмиятле вакыйга тормышка ашты”, — дип, эчкерсез сәламләде кичәне алып баручылар бирегә килүчеләрне.
Тантанага җыелучылар Әгерҗе тө­бәгендә яшәп каләм тибрәтүчеләр, җирле язучылар, укытучылар, мәдәният, китапханәләр хезмәткәрләре, музей җитәкчеләре, кыскасы, әдәбиятны үз иткән милләттәшләрне үзенә туплаган иде әлеге чара. Бу күңелле шатлыкны уртаклашу өчен Казан шәһәреннән мәртәбәле кунаклар килүе кичәгә тагын да ямь өстәде. Татар драматургы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язу­чылар берлеге рәисе урынбасары Данил Салихов, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эш­леклесе Ләбиб Лерон, татар драматургы, артист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юныс Сәфиуллин, язучы, драматург Хәбир Ибраһимов, журналист һәм язучы-прозаик Госман Гомәр, театр белгече Айгөл Габаши, Татарстанның атказанган артисты Рәгъде Халитов, цирк режиссёры, эстрада артисты Альберт Гаделшин, Таҗи Гыйззәтнең оныгы Гүзәл ханым да катнашты кичәдә.
Кичә барышында Әгерҗе район башкарма комитеты җитәкчесе вази­фаларын башкаручы Римма Гыйль­метдинова килгән барлык кунакларны сәламләп, түбәндәге сүзләрне җиткерде: “Әлеге тантаналы кичә Әдәбият елына йомгак ясауга багышлана. Бу ел җәмгыятьнең кызыксынуын арттыруга, яшь буынны әдәбиятка җәлеп итүгә юнәлтелгән төрле кичәләргә бай булды. Әдәбият ул — мәдәният, сәнгать, хисләр, мәхәббәтнең синтезы, барлык цивилизациянең тарихы. Шуңа да, тормышта нинди генә үзгәрешләр булмасын, әдәбият, китап үз кыйммәтен җуймыйча кала бирә.
Әгерҗе төбәге талантларга бай, ул искиткеч бөек шәхесләр үстергән. Безнең арабызда, ихтирамга лаек шәхесләр утыра. Быел педагоглар, мәдәният хезмәткәрләре җилкәсендә җаваплылык зур булды. Әдәби байлыгыбызны яшь буынга тапшыру өстендә армый-талмый эшләде алар. Аларның барысына да чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә”.
Таҗи Гыйззәт исемендәге беренче премия ияләрен бүләкләү — иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе иде. Беренче тапкыр бу зур бүләккә Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары — аксакал язучылар Габдулла Галиев, Чыңгыз Мусин, Әлфирә Низамова, Варкләд-Бодьяның “Инвис“ фольклор ансамбле лаек булдылар. Әгерҗе шәһәрендә генә түгел, барлык татар халкына үзләрен таныткан, “Яңарыш” газетасының эчтәлеген иҗатлары белән баетучы язучыларыбыз уңышын күрү чиксез сөенеч булды.
Кичәдә Әдәбият елына йомгак ясап, Әгерҗе районында милләтне, телне, мәдәниятне, әдәбиятны үстерүдә армый-талмый эшләүче укытучыларны, мәдәният, элемтә бүлекләре, музей, китапханә хезмәткәрләрен бүләкләделәр.
Премиягә ия булган язучыларның сүзләренә язылган җырлар, шигырьләр яңгырады. Кичә Таҗи Гыйззәт турында истәлекләр белән үрелеп барды.
Алда әйтеп үткәнемчә, Таҗи Гыйззәт премиясе яңа гына булдырылып, быел беренче ияләрен тапты. Киләчәктә бу иҗади бүләккә яңадан-яңа лаеклылар табылыр, сәләтле яшь каләм тибрәтүчеләр калкып чыгар, дип ышанабыз.

Элмира Нигъмәтҗан.

Кунаклар фикере:

Данил Салихов:
“Илебез буенча әдәбият елы атлый. Кайда гына барсак та, каләм тибрәткән шәхесләрне искә алабыз. Кичә генә Арча районында Гариф Ахуновны искә алсак, бүген 40лап язучы Әлмәттә Саҗидә Сө­ләйманованы искә алалар. Без, сагынып, Таҗи абыйның туган төбәгенә, аның кендек каны тамган шушы җиргә килеп төштек.
Әгерҗе районы үзенең икмәк игүдә, хуҗалык хезмәтендә генә түгел, үзләрнең талантлары белән дә алдынгылардан булып тора. Таҗи Гыйззәтне генә алыйк. Ул үзе биек тауга тиң. Буй җитмәслек театр тавы. Татар театрын бүгенге көнгә китереп җиткерүгә зур өлеш керткән шәхес. Биредә ике аксакал язучы — Габдулла Галиев, Чыңгыз Мусин утыра. Алар — Татарстан Язучылар берлегенең әгъзалары. Бу шәхесләр сезнеке генә, түгел, безнеке генә түгел, алар милләтебезнекеләр. Аларны татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә беләләр. Аларга әдәби хезмәтләре өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Шулай ук Таҗи Гыйззәт исемендәге премия булдырып, аны олы шәхесләребезгә бирүегез өчен дә рәхмәтлебез”.

Гали Арсланов:
“Киләсе 2016 елда Татар театрының 110 еллыгын билгеләп үтәбез. Шушы зур чор татар театрының меңләгән шагыйрьләрен, драматургларын, композиторларын, режиссерларын үз эченә алган. Таҗи Гыйззәт исеме алар арасында зур бер йолдыз булып яна. Аның кебекләр театрда бармак белән санарлык кына. Ул үзе яшәгән чорның татар халкы тормышын, мәдәниятен, сәнгатен, данлы көннәрен, даулы көннәрен, өмет чаткыларын бөтенесен дә үзенең драматургия әсәрләре аша безгә җиткергән. Аның әсәрләрен уйнап, ничәмә-ничә буын актерлар, артистлар тәрбияләнгән, алар тамашачылар мә­хәб­бәтен яулаганнар. “Талир тәңкә”, “Чаткылар”, “Ташкыннар”, “Изге әманәт”… 37 зур-зур пьеса язган ул, аларда йөзләгән персонаж, халкыбызның характерлары, ачы язмышы. Мин Таҗи Гыйззәт иҗаты белән гомер буе яшим. Шуңа күрә аның турында сөйли башласам, сәгатьләр буена сөйләргә мөмкинмен. Сүземне йомгаклап, шуны гына өстәргә телим: 23 октябрьдә Казан шәһәрендә Таҗи Гыйззәт көне булачак. Башта аңа багышланган конференция, аннары Тукай клубында кичә дәвам итәчәк. Әлеге кичәгә без биредә алган җылылыкны, якташларының аңа карата горурлык, хөрмәтләү хисләрен дә алып китәбез. Шундый шәхес биргән өчен Әгерҗе төбәгенә зур рәхмәт”.

Ләбиб Лерон:
“Таҗи Гыйззәтнең әтисе Кәлимулла абзый улына Таҗи дип исем кушканда, аны киләчәктә иҗат кешесе булыр, дип, бәлки уйламагандыр да. Шулай ук Таҗи исемен кирегә укысаң, иҗат сүзе чыкканын да искәрмәгәндер. Ә исемне ул белеп кушкан. Күптөрле иҗат кешесе, талант иясе, артист та, язучы да, шагыйрь дә, җәмәгать эшлеклесе дә булган кеше ул. 1942 елда аны Татарстан Язучылар берлегенә җитәкче итеп куялар. Ләкин аның бу эшкә алынасы килмәгән. Ул иҗат кешесе, аның пьесалар язасы килгән. Шуңа да җитәкчелек эшеннән азат итүләрен сорап гариза язган. Шуннан соң хөкүмәт, партия тарафыннан аңа карата салкын караш башланган. Авыр хәлдә кала Таҗи Гыйззәт. Ләкин иҗат итүеннән туктамый. Алар Салих Сәйдәш белән дус булалар. Бергә “Әдрән диңгез” җырын иҗат итәләр”.

Юныс Сафин:
“Таҗи Гыйззәтнең авылында булып кайт­тык. Искиткеч бәхетле халык без. Россиядә генә 10 дистә ел эчендә дә ничәмә халык телен югалта, ничәмә халык юкка чыга. Ә без үз телебездә сөйләшәбез, күрешәбез, очрашабыз, киләчәк турында уйлыйбыз. Чөнки безнең Таҗи Гыйззәт кебек шәхесләребез бар. Аның турында өйрәнеп, китап язганда бик күп нәрсәгә өйрәндем мин”.

Таҗи Гыйззәтнең оныгы Гүзәл:
“Бабам тормышка юллама алган төбәккә аяк басу минем өчен бик дулкынландыргыч. Бабам истәлеген саклаганыгыз, аны олылап кичәләр уздырганыгыз өчен мең рәхмәт.
Миңа бабам исән чакта туу бәхете тәтегән. Без ул вакытны Сахалинда яши идек. Бабам минем туганлыкны белгәч, миңа Гөлйөзем дип исеп кушуларын сорап телеграмма җибәргән. Ул — аның “Наёмчик” әсәреннән героиня исеме. Әмма ул вакытта элемтә бик яхшы булмаган күрәсең, безгә ул Гүзәл булып барып ирешкән. Шулай итеп бабам кушарга теләгән исемнән миндә бер хәрефе генә калган.
Кызганыч, бүген безнең белән әтиебез Казбек юк. Узган ел ул якты дөнья белән хуш­лашты. Биредә аның дуслары, як­ташлары, хезмәттәшләре утыра. Әти­ем филолог, философ — бабамның эшен тугры дәвам итүче булды. Мондый матур, әһәмиятле кичә уздырганыгыз өчен, бабамны онытмаганыгыз өчен бар­лык кичәне оештыручыларга, район җитәкчеләренә, килгән кунакларга зур рәх­мәтемне җиткерәм”.