Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Ташланган әтиләр
27.07.2016

Ташланган әтиләр

Мин “төтенсез авылда” — мәңгелек йорт­лар арасында йөрим. Кесәмдә әниемнең изге истәлеге — дисбе, бармакларым кесәдә килеш кенә төймәләр тарта… Ә хәтерем үз төймәләрен шудыра: йә, Ходам, кемнәр бар иде, кемнәр юк бу дөньяда?! Яшь җаннар күмелгән каберләр яныннан тыныч кына үтеп китеп тә булмый. Аларның исән чаклары, елмайган, сөйләшкән мизгелләре күз алдына килә. Тик юк шул, алар инде беркайчан да кире кайт­мас, кабатланмас! Иртә өзелгән гомерләр адәм баласы өчен гел җавапсыз сорау булып кала. Ни өчен? Җитди авыру булса, сүз дә, сорау да булмас иде кебек. Юк шул, күпләр эчеп, үз акчаларына сатып алынган агудан өзеләләр. Барсы да диярлек ирләр, алай гына түгел — әтиләр. Соңгы елларда, гомумән, ир уртасы авылдашларыбыз авылга күп кайтты. Кунакка гына кайткандыр, китәдер дисәң, алар бөтенләйгә үк икән?! Читтә төпләнеп гаиләсе белән гомер итүче кешенең кинәт кенә авылга кайтып утыруының, әз-мәз салгалый башлавының, ә соңрак эчкечегә әверелүенең без белмәгән меңләгән сәбәбе бардыр, әлбәттә. Без бит ир-атларны гаепләргә өйрәнгән: эчә, эчмәсен! Авыру кебек үк эчүнең дә сәбәпләре бар шул. Кемдер әнисе белән хатыны арасында өзгәләнеп яши, яши дә, аларны дуслаштыра алмагач, үзе аракы белән дуслаша. Кемдер балалар хәсрәтеннән, кемдер хатыны хыянәтеннән, кемдер өйдәге көндәлек ызгыш кыямәтеннән бераз котылырга теләп шешәгә үрелә.
Көчле рухлы кешеләр болай эшләмәс тә иде, бәлки. Тик бүген күпчелек ирләрнең рухы сындырылган, дәрәҗәсе төшерелгән. Гаиләдә акчаны ир белән тигез эшләүче, бәлки күбрәк тә алучы гүзәл зат, сөйләшә белә шул хәзер: “Торсаң тор, тормасаң әнә, ишек ачык! Булганыңа караганда, булмавың хәерлерәк!”, “Кулыңнан бернәрсә килми, мин сине ашатып ятам!”, “Уҗым бозавы!”… Балалар алдында, иптәшләре барында әйтелгән мондый сүзләрдән соң нинди рух, горурлык турында сүз булырга мөмкин соң?! Ир йөрәген йон урынына тетә, җанын өзгәли, бәгърен телә, кимсетә, рәнҗетә торган сүзтезмәләр бу. Рәнҗи, әмма каты итеп җавап бирергә, аңлатырга, акланырга керешсәң, ялгыш кулыңны да болгап җибәрсәң, капка төбендә полиция машинасы пәйда була. Менә шундый гаиләдә тәрбияләнгән балалардан әтигә нинди ихтирам, ярату булырга мөмкин?! Күңеленнән генә, эченнән генә сызланып яратса да, сиздермичә генә җаны белән әтисен якласа да, бала аны кычкырып әйтә алмый. Чөнки әни кушмый, ә әнисез булмый! Әтисез була! “Үлмисең дә бит ичмасам, пособие алыр идек!”- дигән сүзләрдән соң ир кешенең җаны, бәгъре катуына, эчеп юануына нигә гаҗәпләнергә соң?!
Украинада көчле бәрелешләр вакытында Донбасстан ялгыз гына кайтып төшкән ир-атның сүзләрен ишетеп тә чәчләр үрә торган иде. Аның үсеп, инде буй җиткән балалары: “Син рус кешесе, сиңа була барыбызны да үтерәләр, без синнән ваз кичәбез, кайтып кит туган ягыңа!”- дигәннәр. “Гәүдәм генә кайтты, җаным анда калды, — ди ул, — малайлар ничек шулай җиңел генә хәл иттеләр, аңламый да калдым”. Аңларлык түгел шул…
Әти кеше көчле, сәламәт чагында, үз бизнесы булганда яки күп хезмәт хакы алып эшләгәндә кирәк инде ул. Тик фатирлар алып, йортларны матурлап, уңайлыклар тудыргач кына, нишләптер “артык кашык”ка әверелә. Әз генә соңга калып, бераз гына иптәшләре белән сыйланып кайткан очракта өйгә кертмичә интектергән, йә полициягә тапшырган хатыннар юкмы әллә?! “Юк!” — дия күрмәгез! Хатыны ишекне ачмагач, балкон аша кергәндә егылып төшеп, гарип калган әтиләр дә бар. Ә бит бу ирләр дә кемнеңдер газиз баласы, йөрәк парәсе! Үз улыңның кадерсезгә чыгып, юылмаган кием белән, ач килеш йөреп, бомжлыкка чыгуын нинди әни йөрәге күтәрә алсын?! Әниләр алар сиздермиләр, тик туган нигезенә кайтып егылган улының вафатыннан соң озак яши алмыйлар. Эчтән сызу, бала хәсрәте аларны да алып китә.
Безнең тирәдә генә түгел, башка төбәкләрдә дә шушы ук хәл, минемчә. Ташланган әтиләр кайта… Гаиләдә әти кешегә караш үзгәрмәсә, әни кеше тарафыннан хөрмәт тәрбияләнмәсә, шулай дәвам итәчәк тә. Элеккечә җылы, нурлы, иманлы йортларда: ”Әтиегез ял итә, тавышланмагыз!”, “Әтиегез нәрсә әйтер, аннан сорагыз!”, ”Әтиеңнең кулы алтын аның!” ише, сиздерми генә тәрбия кыла торган җөмләләрне кире кайтарырга, армый-талмый кабатларга кирәк. Онытмыйк, гаилә учагын саклау, гаилә җылысын югалтмау хатын-кыз җилкәсендә. Гомер юлдашы — ирнең язмышын хәл иткәндә, үсеп килүче улларыгызның да киләчәген уйласагыз иде, әниләр!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.