Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Ташламагыз нарасыйларыгызны!
13.05.2015

Ташламагыз нарасыйларыгызны!

девочкиЯңа көн тудымы, җанөшеткеч яңалык ишетелә: кайда — янгын, кайда — юл һәлакәте, кемдер үз-үзенә кул салган, кемдербаласын чүплеккә ыргыткан, ә кайберәүләр бала тудыру йортында ук сабыеннан баш тарткан… Азмы мондый мисаллар?! Нарасыена күз дә салмыйча, назлап сөймичә, йогышлы чирдән качкан шикелле абына-сөртенә, артына да борылып карамыйча, ташлап качалар бит “күке” аналар… Узган еллардагы саннарга күз салсак, 2011 елда Удмуртия Республикасы буенча 112 баладан әти-әнисе баш тартса, 2012 елда андыйлар саны 74не  тәшкил иткән. 2013 елның  8 ае эчендә 74 сабыйны калдырганнар. 9 ай буе күкрәк астында үстергән нарасыен нинди җаны белән ташлап китә ала икән ана?..

Бу җитди тема турында уйлануларым юктан гына түгел. Шушы көннәрдә Удмуртиянең “Иман” татар яшьләре бала тудыру йортында ук ташланган сабыйларга матди ярдәм илттеләр. Әлеге проблемага битараф булмаган яшьләребез мондый ярдәмне 2007 елдан бирле күрсәтә. Алар һәр елны апрель аенда памперслар, пеленкалар (биләү), салфеткалар һәм сабыйга беренче 3 айда кирәк булган мөһим әйберләрне җыеп, балалар йортына илтәләр. Бу елгы ярдәм, башка еллар белән чагыштырганда, тагын да зуррак булган. Өч машина тутырып, 76 төргәк памперс, 37 төргәк биләү, 34 данә присыпка, 22 кап салфетка, 3әр балалар матрасы, мендәр, карават яны уенчыгы, костюм, башлык, пинеткалар һәм башка вак-төяк кирәк-яракларны  табибларга тапшырдылар яшьләр… “Бу игелек акциясендә кемнәр катнаша, бу әйберләрне ничек җыясыз?” – дигән сорауга Зөлфия Әхмәтова: “Кемдер акчалата, ә кемдер кирәк-яракларны үзләре сатып алып, Халыклар дуслыгы йортына китерде. Миңа, мәсәлән, үзем эшләгән заводтан хезмәттәшләрем акча җыеп бирде. Оешмага йөрүче яшьләребез үзләре дә күп ярдәм күрсәтте. Бер ай эчендә барлыгы 30 мең сумга якын ярдәм җыйдык. Аннан без, табиблар белән киңәшләшеп, сабыйларга иң кирәкле әйберләрне алдык. Без бу эшебез белән әти-әни тәрбиясеннән, мәхәббәтеннән мәхрүм булган балаларга күңел җылыбызны бүләк иттек”, — дип сөйләде. Ә табиблар яшьләрнең ярдәмен бик сөенеп кабул иттеләр. “Бу — беренчел кирәк яракларны сатып алуга дәүләт биргән акчалар гына җитми. Шуңа күрә иганәчеләр ярдәменә таянырга туры килә. “Иман” татар яшьләре белән без 3 ел рәттән эшлибез, алар безгә бик зур ярдәм күрсәтәләр. Шуның өчен без аларга бик рәхмәтле”, — ди өлкән шәфкать туташы. Бүгенге көндә әлеге бала тудыру йорты каршындагы бүлектә әти-әниләре баш тарткан сабыйлар саны өчәү икән. Алар биредә 3 айга кадәр торганнан соң,  сабыйлар йортына озатылачак. Бу балаларны ни өчен калдырганнар? Сәламәтме алар? Кызмы, малаймы?.. Безнең сорауларга, әлбәттә, табиблар җавап бирүдән баш тартты. “Мондый мәгълүмат бирергә безнең хакыбыз юк”, — диләр алар. Ул сабыйларны кулга алып, назлап яратасы, дөньяда шәфкатьле кешеләр дә барын да белдертәсе килсә дә, татар яшьләренең бу теләкләре тормышка ашмады. Чөнки бирегә чит-ятларга керергә рөхсәт ителми. Кызганыч, дөньяга килү белән үк сабыйга тормышның шундый кырыслыгы белән күзгә-күз очрашырга туры килә. Ә бит ана назын, күкрәк сөтен берәү дә алыштыра алмый.

Улыма ике ай вакытта шушы хастаханәдә дәваланырга туры килгән иде. “Күке” аналар калдырып киткән сабыйларның өзелеп елауларын, күз яшьләремә буылып, ишек пыяласы аша күзәтеп торганда да, узып баручы табиб:“Үз анасына да кирәк булмаган бала, сиңа нигә кирәк! Бар үзеңнекен кара”, — дип әрләп, палатама кертеп җибәргән иде.  Әйе, бала табу бер кыен, бала багу мең кыен, диләр бит. Шул мең кыенлыктан куркып, үзең җан өргән нарасыйны ташлап, калган көннәреңне ничек тынычлыкта яшәргә?!

Ә инде ата-анасы тарафыннан шундый бәхетсезлеккә дучар ителгән бу сабыйларның тормыш юлларында бала яраткан, аннан һич туя белмәгән игелекле кешеләр очрап, язмышларының бәхетле булуын гына телисе кала.

Гүзәл Шакирова.