«ТАУ» балагызның сәләтен үстерергә ярдәм итәр
«ТАУ» сәләтле балалар үзәгенең яңа бинасы ачылды.
6 февральдә Ижауның Төзүчеләр шәһәрчегендә “ТАУ” дип аталучы сәләтле балалар үзәгенең төп корпусын ачтылар. Әлеге мәйданчык Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырылган «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында барлыкка килгән.
Үзәкне ачуда Хөкүмәт Рәисе урынбасары Анастасия Муталенко, Удмуртия Мәгариф һәм фән министры Светлана Болотникова катнаштылар. “ТАУ” сәләтле балалар үзәген 2018 елда төзи башладык. Аны төзүгә 250 млн сумнан артык акча тотылды. 1,5 мең балага исәпләнгән бу үзәк — бүгенге көндә иң эре мәйданчыкларның берсе”, — диде Анастасия Муталенко.
“Биредә белем бирү физик-инженерлык, биология, химия, экология һәм агротехнология, коворкинг зонасы, ЗD-модельләштерү юнәлешләре буенча оештырылачак. Төрле олимпиадаларда катнашучы командалар биредә үз проекты теориясе өстендә эшли һәм лабораторияләрдә практик дәресләр үткәрә алачаклар. Балаларны 5 нче сыйныфтан кабул итәчәкбез. Киләсе уку елына төркемнәр май аенда җыелачак. Әлегә үзәктә танышу экскурсияләре, республика укучылары һәм педагоглар өчен остаханәләр планлаштырылган. Белем дәрәҗәсенә карап, һәр баланы яздырырга мөмкин. Белем бирү өч этаптан тора: база өлеше, алдынгы, профильле. Икенче этап — билгеле бер фәнне тирәнрәк өйрәнергә әзер булган балалар өчен. Профи-сыйныфлар — югары сыйныф укучылары, студентлар һәм бизнес вәкилләре — безнең лабораторияләр базасында проектларын, фәнни тикшеренүләрен сынап карый алачак», — дип сөйләде үзәк җитәкчесе Алла Селиверстова.