Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Тауны көчлеләр буйсындыра
14.10.2021

Тауны көчлеләр буйсындыра

Шушы көннәрдә социаль челтәрләр гөрләп торды. Омск шәһәрендә казарма җи­мерелеп, ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев Непалдагы Манаслу тавының иң биек ноктасына менде. Ул 8163 метр биеклеккә ике кулында күтәрелде.
Рөстәм — бүгенге көндә та­ныл­ган блогер. Тормыш каты итеп сынаса да, сынмаган, югал­маган ир ул. Хатыны Индира белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Инстаграм челтәре аша еш кына аларның тормышын күзәтеп барам. Күптән түгел Рөстәм Эльбрус тавын яулаган иде. Хәзер инде аңа Манаслу тавы да “буйсынды”. Ул – дөньяда әлеге ике тауга да кулларында гына менүче беренче кеше. Һәм аның мил­ләттәшебез булуы горурлык! Үз сәхифәсендә ул: “Миңа бик аз кеше генә ышанды. Тәҗрибәле альпинистлар да: “Ярар, уйнап карасын. Беренче лагерьга җи­тә алса, кире борылыр”, — дип әйттеләр. Ә мин барып җиттем һәм кирегә борылмадым”, — дип яза. Экспедиция барлыгы 35 көн дәвам итә. Ахыргы ноктага менү өчен 5 көн китә һәм бер тәүлек алар кирегә төшәләр. “Шушы 50 сәгать вакыт эчендә мин кулларымда якынча 35 чак­рым юл үттем”, — ди Рөстәм, тауга менүнең никадәрле авыр булуын аңлатып. Физик көч, рухи яктан әзерлек, сабырлык сорый торган эш бу. “Бөтен экспедиция вакытында мин бары тик 3 кенә тапкыр: “Туйдым, авыр”, — дип әйттем. Манаслу дөньядагы иң биек таулар арасында 8 нче урында тора. Бөтен авырлык­ларны үтеп, аның иң бөек ноктасына менгәч, моны башкарып чыгуыма үзем дә ышанмадым. Бары тик кире лагерьга төшкәч кенә, шатлыктан күз яшьләремне тыя алмадым. Тау­га менү миңа бик нык авыр бирелде. Ләкин мин бернигә дә үкенмим, үзем теләгән юлны үттем”, — ди Рөстәм.