Таулар иле — Дагестан
Мин, совет чоры баласы, элеккеге тугандаш республикаларның вәкилләре, аларның мәдәнияте, милли киемнәре, бәйрәмнәре хакында белеп, ишетеп, күреп үскән буынга керәм. Ул чакларда ферма, балалар бакчасы, кибет, мәктәп биналарын төзергә килүчеләр Урта Азия, Кавказ якларыннан иде. Ә аннан советлар берлеге таралды, элемтәләр кинәт өзелде — ике арага киртәләр ятты. Халык ял итү өчен күбрәк Төркия, Мисыр, Һиндстан кебек илләрне сайлый, Урта диңгез, Кызыл диңгез ярларын якын итә башлады. Ә күңел… күңел башканы тели! Удмуртия республикасының “Мирас” Дагестан халыклары берләшмәсе тарафыннан Халыклар дуслыгы кичәсенә чакыру алгач, бу көнне түземсезлек белән көттем. 24 ноябрьдә профсоюз йорты бинасында каршы алучы милли киемле егетләрне күргәч, күз алдыма авылдагы төзелеп бетмәгән ферма бинасына зур хәрефләр белән язылган “Дагестан” язуы һәм талантлы шагыйрь Расул Гамзатовның шигырьләре килде…
Удмуртиядә әлеге берләшмә үзенең эшен 2017 елда гына башлап җибәрә. Магомедарип Гунашов җитәкләгән берләшмә әгъзалары тарафыннан үткәрелә торган чаралар Удмуртиядә яшәүчеләрне Дагестанның үзенчәлекле мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыра. Чарада Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгы вәкилләре, милли оешмалар җитәкчеләре, дин әһелләре, журналистлар, Халыклар дуслыгы йорты белгечләре, Дагестан кунак-лары катнашты. Фойеда Дагестан халыкларының һөнәри үзәкләренең эшләнмәләреннән, милли ризык-ларыннан, кием-салымнарыннан күргәзмә оештырылган иде.
“Мирас” берләшмәсе әлегә тәүге адымнарын гына атлый. Ләкин фикерләре төпле, хыяллары зур. Үзләренең тарихын, телен, әби-бабаларыннан калган гореф-гадәтләрен кадерләп саклап, буыннан-буынга тапшырып килүче бик кунакчыл халык булулары кичәдә дә күренде. Телебез бер булмаса да, безнең динебез бер. Очрашуда динебезгә зур урын бирелде. Тарих-ны барласак, XVIII-XIX гасырларда суфичылык юнәлешендә Төньяк Кавказ белән мөнәсәбәтләребез шактый тыгыз булган. Инкыйлабка кадәр суфичылык ислам дине белән бергә үрелеп барган булса да, бүгенге көндә татарларда суфичылык традицияләре юк. Суфичылык — Кавказ халыкларында киң таралган.
Кешенең рухи халәте өч дәрәҗәгә ия. Беренчесе — иман, икенчесе — ислам, ягъни йола, гореф-гадәтләрне башкару, өченчесе — ихсан. Бүген суфичылыкка тел тидерүчеләр шактый күп очраса да, ислам динен тотучы кеше һәрвакыт үз-үзен камилләштерергә омтылырга тиеш. Оештыручылар нәкъ әлеге фикерне очрашуда катнашучыларга җиткерергә тырыштылар.
Дагестан кунаклары Төньяк Кавказда да татарлар бик күп яшәгәнен билгеләп үттеләр. “Татарларның күпләп күченеп килү вакыты — узган гасырның 20нче елларына, Идел буендагы коточкыч ачлык чорына туры килә. Хәзер инде Төньяк Кавказ территориясендә чыгышы белән Әстерхан, Идел буе, Төмән, Себер, Урта Азия, Кырымнан булган татарлар яши, тамырлары Русиянең башка төбәкләренә барып тоташканнары да бар. Һәр төркемнең үз диалекты булса да, аларның һәркайсы үзен чын татар дип саный. Дагестанның башкаласы Махачкала шәһәрендәге ике мәчет мәшһүр татар дин әһелләренең исемнәрен йөртә. Берсе — озак еллар Кавказда эшләгән, совет чорында бик күп шәкертләр укыткан Баязит хәзрәт Хәйруллин исемендә булса, икенчесе — Махачкала уртасында салынган, биш мең кеше сыйдырышлы бик матур мәчет — Зәйнулла ишан Рәсүлев исеме белән йөртелә”, — диделәр алар.
Очрашуда Дагестан кунаклары дини нәшидләр (мөнәҗәтләр) башкардылар, сораулар биреп залдагыларның дин, әхлак буенча белемен тикшерделәр. Чара бик мавыктыргыч һәм кызыклы үтте. Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат-аналитика үзәге җитәкчесе Константин Ижболдин киләсе очрашуны Халыклар дуслыгы йортында үткәрергә тәкъдим итте. “Безнең Халыклар дуслыгы йорты һәр милләт өчен ачык. Удмуртиядә милләтләрнең дус яшәве, бер-берсенең гореф-гадәтләре белән танышуы безнең өчен бик мөһим”, — диде. Очрашуда тәҗрибә уртаклашу да файдага булды. Дагестан республикасы мөфтие урынбасары Таһир Делиев миңа: “Сез хатын-кызлар өчен нинди чаралар үткәрәсез, безгә яшь хатын-кызларыбызны туплап, гореф-гадәтләребез белән таныштыра торган чаралар үткәрергә кирәк иде”, — диде. Мин аңа Удмуртиядә уздырыла торган “Татар кызы” конкурсын, шулай ук бездә эшләп килүче “Ак калфак” оешмаларын мисалга китердем. Очрашудан киләчәктә хезмәттәшлек итәргә, мондый очрашуларны ешрак оештырырга дигән фикерләр белән таралыштык.
Рәфилә Рәсүлева.