Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Тату яшәүнең сере
8.10.2015

Тату яшәүнең сере

Галия белән Мулланур Әхмәтгалиевлар

Ижауның Мактаулы гаиләләр китабына шушы көздә тагын яңа исемнәр теркәлде. Сентябрь уртасында Халыклар дуслыгы йортының никахлар залында Ленин районының алтын һәм зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче парларын тәбрикләделәр. Арада татар гаиләләре дә бар иде.
Галия белән Мулланур Әхмәтгалиевлар икесе дә Ижауда туып үсәләр. Кунакта танышып, кавышалар — 50 ел мәхәббәтләрен сүндерми гомер кичерәләр. “Армиядән кайт­кан идем, Галия әнисе белән генә тора, әтисенә сугыштан кайту насыйп булмаган. Ятимлеге күңелемә тиде, якын иттем. Яраттым да. Миңа әле без кичә генә кавышкан кебек», — ди Мулланур абый. Өч малай тәрбияләп үстергәннәр. Бүген табыннары мул, ә илле ел эчендә тормышларында бар да ал да гөл генә булмаган. “Һәр эшкә бергә җигелдек, ата-ана киңәшенә колак салдык”, — диләр алар. Мулланур абый улларына үрнәк әти була белә — тәмәке тарт­мый, хәмер кулланмый. Инде үз гаиләләрен корып, үз балаларын үстерүче улларына әле дә динебез, телебезне онытмаска өндәп, үгет-нәсихәтен биреп тора.
Мулланур абыйга рус телендә укырга туры килсә, Галия апа элеккеге 20нче татар мәктәбендә белем ала. Һөнәр таныклыгын икесе дә читтән торып укып алалар. Мулланур абый Ижау мотозаводында су асты көймәләре жиһазларын җитештерүче цехта бригадир була. Галия апа ресторанда — аш-су остасы, 38 ел бер урында эшли. “Бала тугач, бер генә ай декрет ялы бирәләр иде, авыр вакытлар булды инде. Улларыбызны карарга әни булышты,” — диеп искә ала ул.
Икесе дә хезмәт алдынгылары булуларын гаилә архивындагы мактау кәгазьләре дәлилли — барысы да сакланмаган гына. Инде икесе дә лаеклы ялда. Мулланур абый мәчеткә йөреп гарәп алфавитын өйрәнгән, намазларны калдырмыйлар. Әти-әниләреннән калган гореф-гадәтләргә таянып, бары яхшылыкка омтылып, әле дә хәрәкәттә-бәрәкәт диеп, хезмәт белән гомер кичерәләр. Балалары — терәк: шуңа сөенәләр. Күрше хакын онытмыйлар. Үз өйләре белән күпмилләтле районда халкыбызга хас тырышлык, чисталык, кунакчыллык белән үрнәк булып яшиләр.

Фәнүзә апа белән Фә­рит Шәй­­мәрдановлар ике­се дә Та­тарстанның Актаныш районыннан. Бергә үсеп, яшьлекләрендә 4 ел дуслашып йө­реп өйләнешәләр. Әтиләрен шулай ук сугыш ала — үзләре эшләп күтәреләләр. Түбән Кама Кама сусаклагычы төзелгән елларда туган авылларыннан ки­тәргә туры килә, Удмуртиягә килеп урнашалар. “18 ел Каракүл районының Черново авылында яшәдек. 14 гаилә шунда күчендек. Без килгәндә иң артка калган колхоз иде, күтәрдек, сигез ел беренче урыннан төшмәде,” — диеп искә ала Фәнүзә апа. Үзе бозау­лар карый, Фәрит абый көтүдә була. Иң яхшы терлекчеләр булулары турында таныклыклары гына да икесенә дистәгә якын, рәсемнәре Мактау тактасыннан төшми. Ижауга күчкәч, Фәрит абый Ижсталь заводында хезмәт куя, лаеклы ялга чыккач та биш ел эшли әле. Фәнүзә апа «Ана медале» иясе дә — биш бала тәрбияләп үстерәләр: игелекле, хезмәт сөючән кызлар-уллар. “Фәрит бервакытта балаларны әрләмәде, үзләре дә намус­лы булдылар,” — ди Фәнүзә апа. “Орышып өйрәтеп булмый, яхшылык белән сеңдерү кирәк”, — дип өсти Фәрит абый.
Алар йортында ир-ат, хатын-кыз эше диеп бүлешү юк: кем өлгерә шул башкара — илле ике ел шулай.
Һәр гаиләнең үз тормышы, үз язмышы, әмма тигез, тату яшәүләренең сере бер: сабырлык, бер-берсенә хөрмәт.

Фәнзилә Салихова.