Тату туганнар таштан койма койганнар
“Кешегә бары тик тырышлыгы өчен әҗере булыр”. (Ән-Нәҗем сүрәсе).
Унҗиде ел элек хастаханә янындагы яңа йортка күченгәч, бишенче подъездда фатир алган Лариса исемле хатынга игътибар иттем. Бәбкәләрен үз тирәсенә җыйнап торган ана казга охшаттым мин аны.
Үткән еллар эчендә аның дүрт баласы – ике улы, ике кызы үсеп җитеп, башлы-күзле булдылар. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди халык мәкале. Тырыш, эшчән Лариса белән Назиф дүрт балаларына да йортлар алырга булышып, бакчалы-мунчалы, үз ихаталы иттеләр. Уллары Илназ белән халыкны социаль яклау бүлегендә эшләүче хатыны Эльза фатирлы иде, хәзер яңа йорт салып яткан көннәре. Олы уллары Ленар 9нчы балалар бакчасы хезмәткәре Лилия белән бик күркәм үз куышларында ике кыз үстерәләр.
Лариса ишле балалы гаиләдә үскәч, үземнең дә күп балам булыр дип хыялланган. Хәзер дүрт баласында сигез оныклары үсеп килә.
Кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле, диләр бит. Вахитовларның тормышын күзәтеп, балаларының бер-берләренә кирәк һәм терәк булуларына сокланам. Нәселләрендә үзара ярдәмләшү һәм кайгыртучанлык хөкем сөрә. Хәзер аңладым: Ларисаның тамырларыннан килә икән бит бу сыйфат. Девятерняда алты балалы гаиләдә төпчек кыз булып үскән Лариса бүген биш туганы да исән-сау булуына куанып яши. Көн саен телефоннан аралашып торсалар да, очрашкач та сөйләшеп сүзләре бетми. Һәр елны Коръән мәҗлесләрендә очрашабыз алар белән. Лариса ханымның шундый күркәм гадәте бар: ел саен һәр баласында Рамазан аенда ифтар мәҗлесе оештыра ул, иң соңыннан үзе авыз ачтыру мәҗлесе уздыра. Быел гына пандемия комачаулау сәбәпле, үзендә генә җыя алды кунакларны.
Райпоның 2нче кибетендә сатучы булып эшләүче кызы Гөлназларда өч елга өч тапкыр булганмын икән. Эшмәкәр Сәлимгәрәевта шофер булган ире Равил белән өй сатып алуга ук дәшкән иде алар Коръән мәҗлесенә. Ул чакта бик күп эшлиселәре бар иде әле йортларында. Быелгы баруымда хан сараена эләктем дип торам: идән-түшәмнәр, диварлар заманча үзгәртелгән, аш бүлмәсе зәвык белән эшләнгән. Өч ел эчендә яшь, тырыш хуҗалар мунча, гараж төзегәннәр. Гөлназлар уздырган Коръән ашына туганнары балалары белән килгәннәр иде. Шуңа гаҗәпләндем һәм сокландым: Коръән укыганда һәм дога кылганда ник шуларның берсе тавышлансын?! Әби, бабай, әти-әни тәрбиясе шулай.
Лариса ханым локомотив депосының ял итү бүлмәсе буфетында сатучы булып эшли. Август ахырында 55 яшен тутырган юбилярны җитәкчелеге бер айлык хезмәт хакы күләмендәге премия белән бүләкләгән.
Поликлиникада шофер булып эшләүче энесе Рамилнең хатыны – шәфкать туташы Роза Шакирҗанова: “Туганыбыз Ларисага кайчан килеп керсәк тә, йөзе ачык, табыны мул, без аны барыбыз да яратабыз һәм хөрмәт итәбез”, – ди. Алдагы тормышында да күршебезгә якты көннәр, гаилә бәхете, балаларының игелеге насыйп булсын.
Рәмзия ШӘЙМӨХӘММӘТОВА, Әгерҗе шәһәре.