Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Тату гаилә — бәхетле гаилә
25.01.2019

Тату гаилә — бәхетле гаилә

Удмуртия – күпмилләтле республика. Әлбәттә, барлык милләтләрнең дә дус, тату яшәве сөендерә. Шуңа да, катнаш гаиләләр санының артуы һәркемне дә борчыйдыр. Әгәр дә республикабызда татар яшьләре, милли рухлы гаилә коралар икән, моңа шатланабыз. Газетабызда да яшь, милли гаиләләр турында даими язып барырга, аларны башкаларга үрнәк итеп куярга тырышабыз. Чөнки телне, милләтне, мәдәниятне бары милли гаиләләрдә генә саклап калып була.
Алсу һәм Айнур Гыйльметдиновлар гаиләсе белән без — күршеләр. Тормышлары да күз алдында, балаларыбыз да еш кына бергә уйный. “Без 2011 елны беренче тапкыр күрештек. 2012 елда бер-беребезне социаль челтәр аша табып, ныклап аралаша башладык. Айнур мине ышанычлы, тәрбияле, акыллы булуы белән җәлеп итте. Мин кечкенәдән тормышымны бары тик татар егете белән бәйләячәкмен дип уйлый идем. Айнур да үзенә татар кызы эзләгән. 2013 елда без гаилә кордык”, — дип, ничек танышулары турында сөйләде Алсу.
Яшь гаилә 4 яшьлек уллары Самирны, әле узган ел гына дөньяга килгән кызлары Иделияне тәрбияли. Алсу да, Айнур да шәһәрдә туып үскән яшьләр. Тик шуңа карамастан, аларның үзара гел туган телебездә аралашулары соклану уята. Кечкенә Самирның урамда саф татар телендә сөйләшеп йөргәнен ишетсәк, ирем белән еш кына бер-беребезгә карап, елмаеп куябыз да: “Ничек матур сөйләшә бит?” — дип әйтәбез. “Милли тәрбия орлыкларын бала күңеленә кечкенәдән салырга кирәк”, — диләр Алсу белән Айнур. Тел өйрәтү белән беррәттән, балаларны татар халкының тормышы, көнкү-реше, милли йолалары, үткәне һәм хәзергесе белән дә таныштырырга кирәк дип саный алар. “Кайнана, кайната белән бергә торгач, бала тәрбияләүдә аларның өлеше бик зур. Оныклары белән татар телендә генә аралашалар. Әбисенең теләге — Самирга татар биюләрен өйрәтү, ә бабасы улыбызның баянда уйнарга өйрәнүен тели. Киләчәктә бу хыяллары тормышка ашсын өчен, бар тырышлыгыбызны да куячакбыз”, — ди Алсу.
Күп кенә яшь гаиләләр, хәтта әби-бабайлар да: “Татар теле ник кирәк соң ул?” – дип “баш ватканда”, әлеге гаиләгә карап: “СөбханАллаһ,” – дип әйтәсе килә. “Бүген вакыты да, заманасы да башка. Милли гаилә дигән төшенчә дә үзгәрде. Без дә заман белән бергә атлыйбыз. Тик улыма киләчәктә ниндидер дәрәҗәләргә ирешү, мәктәптә уку өчен татар телен белү комачауламаячак дип ышанам. Удмуртиядә милли үзаң зур, балаларга гореф-гадәтләребезне өйрәтү өчен дә барлык мөмкинлекләр бар. Тик моның өчен иң беренче чиратта гаиләдә әти-әнинең теләге булырга тиеш. Улыбыз Самир туганда, үзара гел татарча гына аралашырга кирәк дип алдан сөйләшеп куймадык. Айнур белән икебез дә туган телебезне яратабыз, үз ана телен балалар да белергә тиеш дигән фикер каныбызга сеңгән инде. Улыбыз белән кызыбызда да татар теленә, милләтебезгә, гореф-гадәтләребезгә карата шундый мәхәббәт тәрбияли алабыз икән, без иң бәхетле әти-әниләр булачакбыз”, — ди Алсу.

Эльвира Хуҗина.