Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - «Татар яшьләре слеты — 2017»
19.07.2017

«Татар яшьләре слеты — 2017»

Җәй — “Иман” татар яшьләре өчен кызу чор. Нәкъ җәй көне Казанда “Татар яшьләре көне”, “Бөтендөнья татар яшьләре форумы”, “Милләтебез хәзинәләре” лагере кебек зур һәм истә кала торган масштаблы чаралар оештырыла. Удмуртиядә исә яшьләрне “Татар яшьләре слеты” җыя.
«Татар яшьләре слеты” 2012 елдан бирле үткәрелә. Әлеге чара Удмуртиядә генә зур масштабта үтә. Безнең өчен бу — зур горурлык! Слетта 5 елда 200дән артык кеше катнашты. Һәр елны илебезнең төрле почмагыннан кунаклар, дус­лар килүе — үзе зур куаныч. Шуңа да чарабызны “Бөтенрәсәй слеты” дип атарга тулы хокукыбыз бар. 3 көн дәвамында аралашып, дуслашып, тату бер зур гаиләгә әвереләбез. Татар милләтеннән булуыбызга, горурлык хисләре арта.
Татар яшьләре слеты кызык­лы мизгелләргә бай. Программада психологик тренинглар, тимбилдинг, спорт ярышлары, татар теленә, мәдәниятенә багышланган уеннар һәм конкурслар, учак янында җырлы-биюле йокысыз төннәр, гомумән, күңелле мохит, ачык һәм елмаюлы йөзләр күрәбез. Быелгы чарабыз да яшьләр күңеленә ошар дип өметләнәбез. “Татар яшьләре слеты” 28-30нчы июль көннәрендә “Нечкино” базасында узачак. “Иман” татар яшьләре тарафыннан тагы да кызыклы, ел дәвамына җитәрлек уңай кичерешләр калырлык яңа программа әзерләнә. Слет көннәре күңелле һәм кызыклы үтсә дә, төрле төбәкләрдән килгән яңа дусларыбыздан аерылу авыр. Шунысы куанычлы: һәр елны әлеге күңелле чарабыздан соң “Иман” татар яшьләре берлегенә сәләтле яшьләр килә. Ә бу — безнең өчен иң югары бәя!

Ләйлә Шәймөхәммәтова, “Иман” татар яшьләре әгъзасы.

Фикерләр

Рөстәм Сөләйманов:
“2015 елда очраклы рәвештә социаль челтәр аша “Удмуртия Рес­публикасы та­тар яшьләре слеты” узачагы турындагы хәбәр­гә юлыктым. Ике дә уйламыйча оештыру­чыларга мөрәҗәгать иткәннән соң, Сарапул шәһә­реннән беренчеләрдән булуыма шаккаттым. Ул елны слет “Болгар” базасында бик югары дәрәҗәдә узды. Төннәрен учак янында гитарага кушылып җырлап күңел ачу, волейбол уйнау, командалар арасында төрле ярышлар һәм конкурслар, шигырьләр уку, дәртле биюләр, тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлану истә калды. Слетка килгәндә мин яшьләр белән таныш та түгел идем, тик аларның ачык йөзләре, дустанә мөнәсәбәтләре, позитив булулары арадагы киртәләрне тиз арада юк итте. Оештыручыларга һәм яңа дусларыма чын күңелемнән зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. “Слетка тагын барасың киләме?” — дигән сорау­га мин: “Әлбәттә!” — дип җавап бирәм”.

Регина Әхмәтгалиева:
“Татар яшьләре слеты” кебек чарада катнашу — үзе зур бәхет! Биредә рәхәтләнеп күңел ачып, җырлап, биеп, спорт ярышларында катнашырга мөмкин. Иң куанычлысы — әлеге слетта бар да татар милләтенә, мәдәниятенә багышланган. Миңа гаиләмнән башка татарча аралаша торган мохит табуы авыр иде. Биредә һәркем туган телендә аралашырга тырыша, хәтта җырларга да батырчылык итә. “Татар яшьләре слеты”нда һәр елны рәхәтләнеп катнашам”.

Рафис Мөбарәков:
“Татар яшьләре слеты”на мине дус­тым чакырды. Узган елгы чарада рәхәтләнеп күңел ачтык. Кызыклы уеннар һәм конкурслар бигрәк тә истә калды. Кыскасы, бар да югары дәрәҗәдә узды”.