Татар яшьләре көннәре берләштерә
2-6 сентябрь көннәрендә Татарстанның Лаеш районының Боровое Матюшино авылында урнашкан «Идел» яшьләр үзәгендә 30нчы тапкыр татар яшьләре көннәре үтте. Быел форумда Россиянең дистәләгән төбәкләреннән килгән 180 егетләр һәм кызлар катнашты.
Форумны ачуда катнашкан Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов яшьләргә мөрәҗәгатендә: «Пандемия сәбәпле, Татар яшьләре көннәре соңрак үткәрелсә дә, сезне күрүгә шат. 30 ел элек башланган традициянең бүгенге көнгә кадәр дәвам итүе бик мөһим. Һәр төбәктә Татар яшьләре көннәре үткәрелә, без аларга бик рәхмәтле. Кайсы шәһәрдә яшәвегезгә карамастан, үзегезне татар дип белдерү бик мөһим», — диде.
Минем өчен Татар яшьләре көннәре – тәҗрибә уртаклашыр өчен иң яхшы мәйдан. Проектлар тәкъдим итү – моның ачык мисалы. Һәр делегат үзе өчен яңалык ала, башка проектларга карап, үзенекен яхшырта. Мин “Татар яшьләре слеты” проекты белән чыгыш ясадым. Аны башка регионнардан килгән делегатлар да яратып кабул иттеләр. Иваново шәһәреннән килгән делегация вәкилләре Удмуртиядән алынган тәҗрибә буенча слетны үзләрендә дә уздырганнары турында әйттеләр. Әлбәттә, мин моңа бик сөендем. Үзебездә исә спортка кагылышлы юнәлешне үстерергә кирәклеген аңладым. Чөнки әлеге юнәлеш буенча Россиядә бары тик бер генә региондагы татар яшьләре эшли. Шулай ук татар телен өйрәнү буенча “Тел бел” курсларын яңарту теләге барлыкка килде.
Безнең өчен сәясәт, журналистика, татар шәмаиле чигү, татар теле, вокал, кул эшләре, хореография буенча остаханәләр оештырылган иде. Теләгән юнәлешне сайлап алып, остаханәгә 3 көн дәвамында йөрергә, үз белемнәребезне арттырырга мөмкин булды. Мин шәмаил чигәргә өйрәндем. Шулай ук 5 көн дәвамында без тарих, милли мәдәният турында тәҗрибәле экспертларның чыгышларын тыңладык, дискуссияләрдә, төрле кызыклы уеннарда катнаштык. Мәдәни ял итү программасы да каралган иде, шуңа күрә буш вакытыбыз булмады. XXX Татар “Танцпол йолдызы” бәйгесендә катнашып, “Иң сөйкемле биюче” номинациясендә җиңү яуладым. Әлбәттә инде, онытылмас хис-кичерешләр алдык, бөтен ил күләмендә яңа дуслар таптык.
Татар яшьләре көннәре гади проект кына түгел. Ул — барыбызны да берләштереп кенә калмыйча, рухи яктан да, уй-фикерләре белән дә охшаш булган бер төркем яшьләрнең аерым тормышы. Без тагын бер елга җитәрлек әйтеп бетергесез хис-кичерешләр, дәрт-дәрман алып, үз туган якларыбызга кайттык. Мондый мөмкинлек биргәннәре өчен “Идел” татар яшьләре берлегенә һәм “Иман” татар яшьләре берлегенә зур рәхмәтемне җиткерәм.
Диана Йосыфкулова, Ижау шәһәре.