Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Татар Тоймабашына асфальт түшәлерме?
2.09.2021

Татар Тоймабашына асфальт түшәлерме?

Әлеге авыл хакында ишетеп белсәм дә, үз күзләрем белән барып күргән юк иде. Узган атнада редакциягә Алнаш районыннан газета укучы милләттәшебез Минегали абый шалтыратып, үзләренең авылларында килеп туган мәсьәлә хакында бәян итте. Ул моны телдән генә сөйләп түгел, үзләре тарафыннан башкарылган эшләрне, язылган һәм килгән җавап хатларын безгә юллап дәлилләде. Татар Тоймабашында яшәүче Минегали Гәрәевнең хатын алгач, авылның проблемасы хакында Тоймабаш халкы белән очрашып, алар белән аралашырга дип, шунда юл тоттык.

Алнаштан 3 кенә чакрымда Татар Тоймабашы авылы урнашкан. Авыл­га килеп керүгә үк биредә тырыш, хезмәт сөючән, тормышның якасына ныклап ябышкан кешеләр яшәгәнлеге йортларыннан, каралты-кураларыннан ук күренеп тора. Кирпечтән төзелүче дистәләгән яңа зур йортлар да күренде. Ә авыл халкының үзәгенә үткән проблеманың берсе – авыл уртасыннан узучы комлы-ташлы юлдан көн буе тыз да быз чапкан машиналардан сузылып калучы күз ачкысыз тузан. Менә шушы юл бүгенге көндә дә авыл халкын тилмерткән иң зур проб­лемаларның берсе булып кала. Алар инде Удмуртия Хөкүмәте Рәисе Ярос­лав Семеновка Алнаш районы Хакимияте исеменнән хат юллаганнар. “Алнаш районы Хакимиятенә берничә тапкыр телдән һәм язма рәвештә Татар Тоймабашы халкыннан Речная, Центральная урамнарында яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен җиткерделәр. Региональ әһәмияткә ия булган автомобиль юлы Татар Тоймабашы аша уза. Алнаштан Удмурт Тоймабашына кадәр 9 чакрымга якын юлны автомобильләр Татар Тоймабашы аша йөриләр. Моннан юл кыскарак”.
Минегали Шакир улы сүзен башлап: “Иртән авыл аша эшкә баручы 300ләп машина уза, ә кич шул машиналар авыл эченнән тагын чабып узып, тузан туздырып өйләренә кайталар. Бу яктагы авылларда яшәүчеләр барысы да Алнашка шушы юлдан йөри. Без тәрәзә дә ачмыйбыз. Керне дә урамга элеп киптерә алмыйбыз. Көн-төн шушы тузанны йотып яшибез. Авыл эчендәге комлы-гравийлы юл тузаны кеше сәламәтлеге өчен зыянлы. Су сибәргә тиешләр диелгән. Шундый эссе, яңгырсыз җәй булуга карамастан, бары тик бер тапкыр су сибелде.
Авылдагы шушы үзәк юлга 2006-2007нче елларда таш түшәлгән иде. Шуны тигезләп, карап торалар. Мин монда 60 ел яшим. Социаль объектларның биредә булганы да юк. Башлангыч мәктәп элек бар иде, аны да яптылар. Хәзер 22 бала Алнашка барып укыйлар. Балалар бакчасына йөрүчеләр дә дистәдән артык. Колхоз юк. ФАП, клуб, кибетне биредә төзергә җыенмыйлар да. Ә шулай булса да, авылда ветераннар, атказанган авыл хезмәтчәннәре күп. Биредә 60 хуҗалыкта – 136 кеше. Авыл яши, яшьләр биредә йортлар төзи. Хәзерге вакытта гына да дистәләп йорт төзелеп килә. Авылыбыз бетәргә тиеш түгел”.
Бу юлдан Удмурт Тоймабашына, Сырьез һ.б. авылларга шушыннан юл кыс­карак булгач, күпчелек халык бу юлдан йөри икән. Юл тыныч, монда милиция дә юк, диләр. Фуралар да авыл эченнән җилдертә. Ул чагында авыл бөтенләй күренми диярлек, тузан эчендә утыра икән. Авылның бер башыннан икенче башына нибары бер чакрым чамасы.
Минегали Шакир улының абыйсы Мансур Гәрәев авыл уртасына җыелуның юкка гына түгеллеген, аның файдасы булырга тиешлеген әйтеп узды. “Үзара җыелып сөйләшәбез дә, бетә. Аның нәтиҗәсе булырга тиеш”, — ди. Аннан “Ромашкинское” муниципаль берәмлеге башлыгы, Юл идарәсе вәкиле булганлыктан сүзен русча дәвам итте. “Юл булу – яхшы, тик безнең таш түшәлгән юл төп проблеманы китереп чыгарды да инде. Бик күп сораулар килеп туа: көненә ничә машина үтә? Машина үтеп киткәч тә, юлның ап-ак известьле тузан күтәрелә. Без бит шул тузанны сулап гомер итәбез. Ничек безнең сәламәтлек какшамасын?!
Мин үзем 43 елдан артык әлеге районда төрле урыннарда хезмәт куйдым. Биредә туып-үскән, яшәгән кеше буларак, районны яхшы беләм. Авыл уртасыннан узучы юл респуб­лика юлы дип исәпләнә. Республика юллары арасында таш түшәлгәннәре инде калмады, барысына да асфальт салдылар. Кайсы якка гына барсаң да, мондый юллар очратмыйсың. Безнең бит йорт­лар да юлдан 3-4 метр гына. Миңа хәзер 75 яшь. Бу хәлне күрү авыр. Мин кайчак юлдан баручы машина йөртүчеләрне туктатып та әйткәлим инде. “Машина йөртергә өйрәнгәнсез, ә кешеләрне хөрмәт итәргә әле һаман өйрәнә алмагансыз”, — дип. Кайчак «тизлекне 40тан арттырмаска» диелгән бил­гене дә күрмиләр, авыл буенча тузан туздырып чабалар. Кайберәүләр: «Сезгә һәрвакытта да җитми инде, булганына риза булмыйсыз», – диярләр. Болай риза булып калырга ярамый. Бу проблеманы хәл итәргә кирәк.
Минем әйтәсе килгән сүзем шул: бу юлны авыл читеннән уза торган итеп ясарга яисә урамга асфальт түшәргә кирәк. Безнең кебек авылда яшәүчеләрнең хәлен аңларга кирәк. Быел 4 оныгым җәйге ялларга велосипедларын алып кайтканнар иде. Ник бер тапкыр урамга чыгып йөри алсыннар?! Беренчедән, тузан булса, икенчедән, машиналар күплеге комачаулады. Безгә ярдәм кирәк, безнең дә яшибез килә. Социаль объектлар да юк, юл булса да ясагыз инде безгә!” — дип үтенеп, һәммәсенә дә аңлаешлы итеп сөйләде ул.

Аннан сүзен дәвам итеп: “Татар халкы бит, йортын төзекләндереп, ямьләп тора. Матур булсын дип, өйне заманча тышлатып та куйган идек, бүрәнә арасына тузан “утыра”. Юып тормасаң… Көн саен йортның диварларын юарга кирәк. Известь тузаны бик зарарлы бит”, — ди. Аннан инде уены-чыны белән: “Хәзер мин инде, көн эссе булуга карамастан, машина тавышларын ишетмәс өчен, башыма бүрек киеп йокларга мәҗбүрмен”, — ди Мансур абый.
Әйе, урамда мәчет каршында җыелган авыл халкы белән ярты сә­гать басып торганбыздыр. Көндезге вакыт булуга карамстан, авылда машиналар туктап тормый, тыз да быз гына. Ә аннан калган тузаннан битләр ачыта башлады, юл буенда туктап торган машинабыз да тузан пәрдәсе белән капланган иде. Телефон өслекләре тузан белән капланды. “Күзләргә керә бу тузан”, — диюемә: “Күзгә генә түгел, чалбар эченнән йөри бит. Берсеннән кереп, икенчесенә чыга”, — дип куйды юмор хисле Мансур абый.
“Ромашкинское” муниципаль бе­рәм­леге башлыгы Евгений Краев та сүзгә кушылды: “Балчык юл булганда, яңгыр яуса, урамнан йөреп булмый иде. “Инициативалы бюджет” программасы буенча авылның башка урамнарына да юл түшәдек. Әлбәттә, бу программа буенча бер өлешен авыл халкы, бер өлешен иганәчеләр, бер өлешен район капласа, калганын дәүләт ярдәме белән эшләнә. “Ромашкинское” муниципаль берәмлеге 14 авылны берләштерә. Шуларның икесе татар авылы – Игенче һәм Татар Тоймабашы. Бу авылларда грунт кына юллар иде, менә инде аларына да хәзер таш түшәдек. Авыл халкының сүзе белән килешәм, биредә чыннан да машина агымы бик күп, һәм шунлыктан авыл халкы тузан эчендә утыра. Юл безнең карамакта түгел, аның өчен республика җавап бирә, без аны үзгәртә алмыйбыз. Үзебезнең өлешнекен без төзекләндердек”, — ди. Аңа Алнаш Юл хезмәтенең инженеры Андрей Лукин да кушылды: “Бу юлны без карап, тигезләп торабыз. Җәй көнендә биредә яшәүчеләрнең соравы буенча, су сиптердек. Башка вакытта су сибәргә сорамадылар. Су сипкәч, 2 көн тузан кимеп тора”, – ди.

Тоймабашта яшәүче Наил Мостафин белән дә аралашып алдык. Иман йорты каршында очрашып сөйләшкәч, сүзне шуннан башладык. “Мәчеткә халык йөри. Җомга намазларына да, кичке намазларга да азаннар әйтелә. Гаетләргә 60лап кеше җыела. Мәчеттә укулар көз аеннан башланган иде, Можгадан Габдерәшит хәзрәт килеп укытты. Аңа бик зур рәхмәтлебез. Бер төркем укып чыктылар. Мәчетебезне билгеләнгән кеше кышын утын ягып җылыта, карларын көри, карап, чис­тартып тора. Иман йортыбызны бераз төзекләндерәсе бар. Зиратны да коймалар тотып, үзебез рәтләдек. Үзебез дигәнем, авылның 7-8 актив эшләүче ир-аты инде. Шәһәрдән кайтучылар да килсә, 20ләп кеше җыелабыз. Безнең авылдан чыккан читтә яшәүчеләр дә өмәләргә кайталар.
Биредә 62 ел яшим. 4 сыйныфны үзебезнең башлангыч мәктәптә укып, аннан Алнашка йөреп укыдым. Әле бит ул чакта сменалап укыйлар иде. Йорт саен ким дигәндә 5-6 бала иде. Рус телен чит тел кебек кенә өйрәндек. Татар Тоймабашында бездән соң 2-3 ел укыдылар әле. Барлык фәннәрне дә татарча укыдык. Авылда барлык шартлар да бар, бары тик юл проблемасы үзәкләргә үткәнгә сезгә яздык. Без юк-барга борчымыйбыз, үзебезнең кулдан килгәнне эшлибез. Авылның 360 елдан артык тарихы бар. 130 кеше сугышка китеп, шуларның 74е кире әйләнеп кайтмаган. Аларның истәлегенә исем­нәре ташка уеп язылган һәйкәл мемориалын да үзебез куйдык. Авылда халык бердәм, ярдәмчел. Яшьләргә җыелу урыны төзергә иде, дип ниятләп йөрибез әле. Хөкүмәт тә булышып җибәрсә, яхшы булыр иде”, — ди.
Минегали абый 26 ел “Сель­хоз­техника”да эшләгән, аннан райпога күчеп, шунда рәис булып эшли. Райпога 40 кибет карый. Үзе төп Тоймабаштан. Башта Әсән техникумын, аннан Ижау авыл хуҗалыгын институтын бетереп, армиядән соң туган ягына кайтып эшли башлый. Гаилә кора. Алнашта табиб булып эшләүче кызы да гаиләсе белән Тоймабашта яши. Туган авыллары өчен җан атып яшиләр алар.
Шакир һәм Мәгъсүмә Гәрәевләр гаиләсендә Минегали абый төпчек малай булса, Мансур абый – биш бала арасында иң өлкәне. Алар хәләл җефете Резидә ханым белән 49 ел бергә гомер итәләр. Сүзгә Резидә ханым да кушылды. “Үзем тумышым белән Киров өлкәсе Малмыждан. Укыган чакта безне бәрәңге җыярга Татар Тоймабашына җибәргәннәр иде. Мансур белән танышып киттек. Өйләнешеп, гаилә кордык. Ике кызыбыз туды. Алар да табиб юлын сайладылар. Берсе Алнашта, икенчесе Ижауда үз эшләрен яратып хезмәт куялар”, — ди. Күршеләрендә генә сеңелләре Синара туган нигездә яши. Менә шундый тырыш, уңган-булган халык яши Татар Тоймабашында. Юкка гына Мансур абыйга, Резидә апа һәм Шакир абыйга Алнаш районының Мактаулы граж­даннары исеме бирелмәгән инде.
Авыл зур булмаса да, халкы тырыш булгач, матур итеп яшиләр. Тик шулай булса да, кечкенә авылның да зур проблемасы килеп туган. Авыл­га таш түшәлгән үзәк урам юлына асфальт җәелерме? Шушы сорау борчый авыл халкын… Без исә кулдан килгәнне эшләргә тырышырбыз, рес­публика җитәкчелегенә хатны юлладык. Ничек хәл ителер, ни дип җавап бирелер, анысын инде вакыт күрсәтер…

Гөлнара Вәлиева.