Татар теле укытучылары — Казанда
Укучылар өчен яңа уку елы 1 сентябрьдән генә башланса, укытучылар өчен ул август аеннан керешә. Удмуртия Республикасының шәһәр һәм районнары мәктәпләрендә белем бирүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен дә август ае кызу ай булды. Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы Россия Федерациясенең 27 төбәгеннән татар теле һәм әдәбияты укытучыларын семинар-киңәшмәгә җыйды. Беренче көнне укытучылар секцияләргә бүленеп мастер-класслар да карадылар, дәреслек авторлары белән очраштылар. Икенче көнне Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров катнашында пленар җыелыш булды. Семинар-киңәшмәдән нинди яңалыклар алып кайттык соң? Язмабыз шул хакта.
Бар хезмәт татар телен саклау өчен
Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов үткән елны узган укытучылар корылтаенда “Регионнарда эшләүче татар теле белгечләре белән 5 елга бер генә тапкыр түгел, ел саен очрашачакбыз”, — дигән иде. Быел узган шундый очрашуда Удмуртиядән татар теле укытучылары Рәсимә Садыйкова, Алсу Касимова, Сәхия Есенеева һәм 6нчы гимназия директоры Гөлчәчәк Әхмәтовалар катнаштылар. Регионнар белән элемтәләрне ныгыту өчен узган уку елында Башкортстан, Чувашстан республикаларында, Саратов, Түбән Новгород, Чиләбе өлкәләрендә Татар мәгарифе көннәре үткәргәннәр. Әлеге чара кысаларында секция һәм пленар утырышлар, мастер-класслар, ачык дәресләр уздырылган. Укытучыларга Татарстан югары уку йортлары галимнәре тарафыннан методик ярдәм күрсәтелгән. Быелгы уку елында татар мәгариф көннәрен Әстерхан, Төмән, Пермь өлкәләрендә һәм Удмуртия Республикасында уздырачаклар.
Туган телне һәм әдәбиятны укыту өчен иң мөһим шартларның берсе — укучыларны, укытучыларны укыту-методик әсбаплар белән тәэмин итү. 2014/15 уку елында Россия төбәкләренә 4 миллион сумлык 15159 данә дәреслек җибәрелгән. Татар теле һәм әдәбиятыннан башлангыч һәм урта мәктәп өчен 54 төрле дәреслек федераль исемлеккә кертелгән. Бүгенге көндә әлеге дәреслекләрне Россия Федерациясе регионнарында кулланырга мөмкин. Моннан тыш 5 дәреслек бүгенге көндә уку әсбабы буларак кулланыла һәм аларга электрон әсбап әзерләү эше дәвам итә.
Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар балалары өчен махсус профильле тел өйрәтү сменаларында ял итү мөмкинлекләре тудырылган. Удмуртиянең шәһәр һәм район мәктәпләрендә белем алучы укучылар әлеге лагерьларда ел саен ял итеп кайталар. Быел Удмуртиядән укуда уңышларга ирешкән 50 бала әлеге лагерьларга юллама белән бүләкләнделәр.
Ана телебезне саклауда Татар федераль милли-мәдәни автономиясе тарафыннан да күп эшләр башкарылган. Автономия рәисе Илдар Гыйльметдинов төбәкләргә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы аша 5 миллион сум грант бирелүе, “Туган телем-иркә гөлем” уку әсбабын регионнарга бушлай таратылуын, хәзер “Әбием сандыгы” исемле шундый ук әсбап әзерләнүе турында сөйләде. Казанның югары уку йортларына чит төбәкләрдән белем алырга килгән яшьләрне кабат үзләренең төбәкләренә эшкә кайтару өчен стипендия каралачагы турында да хәбәр итте.
Удмуртиядә Татар мәгарифе көннәре узачак
Чыгышлардан күренгәнчә, бүгенге көндә Татарстан Республикасының төрле төбәкләрдә эшләүче татар теле укытучыларына күрсәткән ярдәмнәрен санап бетергесез.
Ижау шәһәренең татар теле укытучыларының метод берләшмә җитәкчесе Рәсимә Садыйкова семинар-киңәшмәдән зур канәгатьлек алуын җиткерде. «Мондый чара хезмәттәшләребез белән фикер алышырга, аралашырга һәм Татарстан үрнәгендә үзебезгә дә эш башларга ярдәм итә. Татар телен саклау буенча Татарстанда да проблема җитәрлек. Әмма монда телне саклауда педагогик технологияләр генә түгел, ә иҗтимагый технологияләрне дә уңышлы файдаланалар. Акцияләр, проектлар турында ишетеп кенә белә идем. Моны без дә үзебезнең җирлектә оештыра алабыз.
Мәгарифтә барган үзгәрешләрдән без читтә калырга тиеш түгел. Быел яңа уку стандартлары башлангыч сыйныфтан урта звенога күчә. Бу — татар телен укытуга яңача караш булачак дигән сүз. Бүгенге көндә татар теле укытучысы үз фәненә йөз белән борылмый торып, укучыда ана теленә карата кызыксыну уяту мөмкин түгел. Без аларда телне өйрәнергә мохтаҗлык тудырырга тиеш. Моны гадәти алымнар кулланып кына эшләү мөмкин түгел. Хыялыбызны тормышка ашыру бик авыр булачак. Дөрес, бүгенге көндә Татарстан укыту программасын тулысынча эшләп, сорауларны, тестларны әзерләп бирә. Әмма аларны куллану өчен, иң элек, укытучыга үзенә өйрәнергә кирәк. Ә бу укытучыдан зур тырышлык, сабырлык сорый.
Удмурт теле укытучылары белән аралашканда, алар дәреслекләренең федераль исемлеккә кертелмәүләре һәм тикшерүләр вакытында зур кыенлыклар тууына зарланалар. Ә татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре — федераль исемлектә. Димәк, татарлар һәрвакыттагыча берничә адымга алдан баралар. Удмуртия Фән һәм мәгариф министрлыгы соравы буенча Татарстаннан 500гә якын дәреслек сатып алынса, Татарстан мәгариф министрлыгы безгә аннан тыш 367 дәреслек бүләк итте.
Киләчәктә беренче татар сыйныфлары даими ачылсын өчен милли сыйныфлары булган мәктәп директорлары советы булдырасы иде. Әлеге совет аларга үзара аралашырга, бер-берсе үрнәгендә эшләргә һәм милли сыйныфлар ачарга теләк уятыр иде. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы чит төбәкләрдә Мәгариф көннәрен үткәрә. Быел ул исемлектә Удмуртия булуы да сөендерде. Без моны бик җылы кабул иттек һәм ике республика мәгариф министрлыклары арасында килешүне яңарту эшебезгә яңа сулыш өрер дип ышанабыз. Әлеге чарага зур өметләр баглыйбыз”, — дип сөйләде Рәсимә Садыйкова.
“Татар мәгариф көннәрен уздыруның авыр башы безнең 6нчы гимназиягә төшәчәк. Октябрьнең 26сы килә дә җитә. Шуның өчен бу чараның оешкан рәвештә узуы өчен эшне 1 сентябрьдән башларга кирәк. Яңа уку елыннан мондый киңәшмәдә булу, яңа көч, яңа дәрт өстәде”, — ди 6нчы гимназия директоры Гөлчәчәк Әхмәтова.
“Безнең кебек яшь укытучыларга мондый киңәшмәләр бик кирәк. Яңа фикерләр ишетәбез. Яңа алымнар өйрәнәбез. Киңәшмәдә катнашучыларга сертификат та бирәләр. Аттестация вакытында ул сертификатлар да ярдәм итәләр”, — ди Балезино районы Кистем мәктәбе укытучысы Алсу Касимова.
Казанда узган семинар-киңәшмәдә үткән уку елында зур уңышларга ирешкән укытучыларны билгеләп үттеләр. Бүләкләнүчеләр арасында Балезино районы Кистем мәктәбенең татар теле укытучысы Алсу Касимова да бар иде. Аңа Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрының Рәхмәт хаты тапшырылды. Ә Удмуртиядә узачак Мәгариф көннәре татар теле укытучыларына гына түгел, татар җәмәгатьчелегенә зур бурыч йөкли. Ике республиканың мәгариф һәм фән министрлыклары катнашында узачак әлеге очрашуның эшлекле, файдалы узуы үзебездән дә торачак.
Рилия Закирова.