Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Татар теле кухня телеме?
10.09.2015

Татар теле кухня телеме?

“Татар теле — кухня теле” дигәнне күп ишетергә туры килә. Бу сүз 90нчы елларда еш яңгырый иде һәм менә соңгы елларда тагын ишетелә башлады. Әмма ул вакыттагы һәм хәзерге яңгырашы төрле.

90нчы елларда “Татар теле кухня теленә генә әйләнеп калды, аны дәүләт дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк”, — дигән теләк һәм омтылыш бар иде күпләрдә. Бу сүз шул мәгънәдә яңгырады.
Хәзер бар да бар кебек — татар теленең дәүләт дәрәҗәсендә булуы канун буларак кабул ителгән. Мәкальчә әйтсәк, ташка язылган. Ташларга язылган, әмма башларга язылмаган.
Татар теленең түбән дә­рә­җәсе турында сөйләгән ке­шеләр укытуны русчага кү­чер­гән мәктәпләрне, татар те­лендә күп итеп кинофильм­нар-мультфильмнар тө­шер­мә­гән те­левидениене, татарча сөйләш­мәгән түрәләрне һәм башка бик күпләрне гаеплиләр. Берзаман шул юньсезләрне сүгеп китәләр. Интернеттагы битләр шундый сыкрану белән тулгач, өйләрендәге хәлләр турында язалар. Баксаң, татар телен яклап урамнарга чыккан кеше баласы белән русча сөйләшә икән! “Татар телендә китап укучылар юк”, — дип зарланган язучы ханым да, “Татар телендә китаплар сатып алучы юк”, — дип уфтанган шагыйрь абзый да өйдә балалары, оныклары белән русча сөйләшәләр икән! Кухняңда татар теле яңгырамагач, ничек татар телен кухня теле дип әйтеп була инде!
Шушы темага бәхәскә кергәнем дә бар. Балалары белән русча сөйләшүчеләр шундыйрак җаваплар бирделәр: “Минем балам татарча белә, ул әбисенә “дау аника” дип эндәшә, “садик”ка йөреп кенә харап булды, телен онытты”. “Татар теленә мәктәп укытырга тиеш, урта белемне, югары белемне татарча итсен башта Рәзил Вәлиев белән Роберт Миңнуллин, аннары миннән сорарсыз”. “Миндә эшегез булмасын, мин баламның киләчәге өчен җаваплы, кеше гаиләсенә тыгылырга синең ни эшең бар?”
Заманында татарлар өчен Казанда бер мәктәп булган. Менә хәзер шундый заман да килеп җитте — татар мәктәпләре ике генә дә түгел, өч тә түгел, күп. Татарча телевидениесе дә, матбугаты да совет заманындагы белән чагыштырырлык түгел, татарча сөйләшкән өчен трамвайда да кисәтү ясаучы юк, театрлар да җитәрлек. Шулай булуга карамастан, татар теленең кухнядан куып чыгарылуының шаһите булырга туры килә. Авылдан чыккан, ике сүзне бергә оештырып әйтә белмәгән “дау аникалар” татар гимназиясенә оныкларын вата-җимерә русча сөйләшеп илтә. Нигә татар теле кухня теле булсын инде? Татар теле — мәктәп теле!
БДИ гына түгел, ата-аналарның балаларын “кеше итәргә” теләве хәтта татар телен мәктәп теле булудан туктатып, коридор теленә әйләндереп бара. Мәктәпнең укытуны татар телендә алып барырга теләве, беренче чиратта, ата-аналарда каршылык тудыра. Татар мәктәбе булуга каршы түгелләр, әмма укыту русча булсын. “Әнә, коридорда уза торган әйлән-бәйләнне татарча уздырсыннар матур итеп. Аларның бит БДИ бирәселәре бар!” Икенче сыйныф укучысына нинди БДИдыр инде ул, аты коргыры.
Бөтен гаепне ата-аналар җил­кәсенә аударып каласым килми. Гәрчә рәсми рәвештә татар теле дәүләт теле саналса да, республикадагы дәүләт те­ленең тигез дәрәҗәдә булмавын мин дә беләм. Мәсәлән, рус телендә хаталы элмә такталарны махсус эзләргә кирәк. Анда да таба аласыңмы, юкмы әле. Рус телендәге хаталы элмә тактаны табу ничек авыр булса, татар телендәге хатасыз элмә тактаны табу шулкадәр авыр.
Халыкта зур теләк һәм омтылыш булмагач, дәүләт тә күп очракта тел проблемаларына формаль карый. Татар телен сак­лаучылар булып энтузиастлар гына калып бара хәзер. Форсаттан файдаланып, шундыйларның берсен мактап телгә аласы килә. Быел энтузиастлар башлап җибәргән “Мин татарча сөйләшәм”нең юбилее. Быел алар “Татарча хатасыз” фотомарафоны игълан итте — хаталы элмә такталарны төшереп, “Халык контроленә” җибәрәсең, әле өстәвенә бүләк тә бирәләр.
Менә шундый хәлләр. Үзләре татар телен кухнядан куып чыгаручыларның мәктәпне гаеп­ләргә хакы бармы? Татар телен тиешле дәрәҗәгә җиткерүнең бер бик җайлы гына юлы бар — кухняда татар телендә сөйләшергә һәм баланы татар мәктәбендә укытырга. Минем фикеремчә, сәбәп дәүләттә һәм БДИда гына түгел. Сәбәп — татар теленең кухня теле булудан туктавында.

Рамис Латыйпов,
Казан шәһәре.