Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Татар теле комачауламый
16.03.2017

Татар теле комачауламый

Газетабызның 8нче санында Удмуртия татарларының милли-мә­дәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова һәм Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллинның Ижау шәһәренең 12нче һәм 55нче мәктәпләрендә булуларын, быелгы беренче сыйныфка баручы балаларның күпмесе татар булулары белән кызыксынып кайтулары хакында хәбәр иткән идек инде. Очрашу вакытында 55нче мәктәп директоры Ольга Сиунова мәктәптә милли чара оештырырга кирәклеген әйткәч, беренче сыйныфка язылган балаларның әти-әниләре өчен бәйрәм оештырырга ниятләделәр. Билгеләнгән көнне, ягъни 2 мартта, милли оешма җитәкчеләре балаларга татлы бүләкләр, “Асылъяр” балалар фольклор ансамбле бәйрәм концерты әзерләп, мәктәпкә килделәр. Ул көнне әти-әниләр белән сөйләшәсе, аларның балаларын татар сыйныфына нигә бирергә теләмәүләрен ачыклау теләге зур иде. Шуңа күрә дә без билгеләнгән сәгатьтән күпкә иртәрәк актлар залына килдек. Тик ни сәбәпледер, әти-әниләр генә очрашуга ашыкмадылар. Дөрес, ике әни килде. Әле ярый “Асылъяр” фольклор ансамблендә шөгыльләнүче балаларның әти-әниләре хисабына актлар залы буш булмады.
Мәктәп директоры Ольга Сергеевна татар теле дәресләрен Удмуртиянең атказанган укытучысы Рәмзилә Ганиева алып баруын, татар сыйныфында телне үзләштерергә теләгән рус милләтеннән булган балаларның да белем алуларын, хәтта аларның шәһәр, республика олимпиадаларында алдынгы урыннар яулавын әйтте. “Телләр өйрәнгән балаларның күңелләре бай була”, — диде ул.
Рәмзилә Хәбибрахмановна үзе дә татар сыйныфында белем алган балаларны сагынып искә алды. “Мин өч татар сыйныфын чыгардым. Ул сыйныф укучылары белән дә, әти-әниләре белән дә эшләү рәхәт булды. Элек татар сыйныфларында укучыларга игътибар зур булды. “Яхшырак укысагыз, без сезнең белән Арчага, Казанга барабыз”, — дип әйтә идек. Казанда өчәр көн экскурсияләрдә булган чаклар булды. Элекке Татар иҗтимагый үзәге рәисе Мәсгуд Гаратуев, бәйрәм саен мәктәпкә килеп, аларга китаплар бүләкләр итә, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларының кичәләрендә катнаша иде. Хәзерге заман балалары икенче. Гаиләдә татарча сөйләшмәгәч, аларга бу телне өйрәнү кызык түгел. Әти-әни моның белән килешә. Шулай ук мәктәпкә БДИның килеп керүе дә татар сыйныфлары ачылуга киртә куйды. Хәзер имтиханнарны башлангыч сыйныфтан ук бирә башлыйлар. Элек тугызынчы сыйныфтан соң аттестат алу өчен 2 имтихан бирергә кирәк иде, быел укучылар 4 фәннән имтихан тоталар. Болар барысы да татар телен өйрәнүдән баш тартырга этәрә”, — диде ул.
Очрашуда Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова һәм Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин татар сыйныфында белем алган укучыларның һәрвакыт игътибар үзәгендә булуларын, аларның сәләтләрен үстерү өчен төрле конкурслар узуын, шулай ук Татарстан оештырган җәйге лагерьларда бушка ял итү мөмкинлекләре булуын да әйтеп киттеләр. “Татар сыйныфында белем алган укучыларның Казанга экскурсиягә барырга теләкләре булса, аны да оештырырга була”, — диде Илсур Миңнемуллин.
“Февраль аенда беренче сыйныфларга язылу башлангач, “Татарлар күпләп яшәгән районнарда татар сыйныфлары ачылырмы?” — дип борчылабыз, чөнки елдан-ел татар сыйныфларының саны кими. Моның сәбәбен ачыкларга тырышып, Мәгариф министрлыгына, шәһәр мәгариф идарәсенә барсак та, мәктәп җитәкчеләре белән сөйләшсәк тә, соравыбызга җавап таба алганыбыз юк. Очрашуның максаты — булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренең фикерен белү иде. Тик җыелышка әти-әниләр килмәгәч, бу җыелышның да нәтиҗәсе булмады. Гаепне без кемгәдер сылтарга күнеккәнбез: әти-әниләр теләми, мәктәпләр битараф, Мәгариф министрлыгы, милли оешмалар эшләми. Санап кителгәннәрдән бер чылбыр тезелмәсә, берничә елдан татар сыйныфлары ябылып бетәчәк”, — диде Рәмзия Илдус кызы.
Чынлыкта да, гаепне башкаларга аударуы җиңел. Мәктәп җитәкчеләре белән аралашканда алар татар сыйныфлары ачылмавының сәбәбен әти-әниләргә аударып калдыралар, янәсе “Татар телен өйрәнергә телибез”, — дип, гариза язучы юк. Тик очрашуга килгән ике әни дә балаларын беренче татар сыйныфына яздырырга теләкләре барлыгын белдерделәр”. Безгә мәктәптә татар телен өйрәнү мөмкинлеге барлыгы турында әйтүче, укытучыны тәкъ­дим итүче юк”, — диделәр алар бертавыштан.
Бүгенге мәктәпнең төп максаты — баланы югары уку йортына әзерләү. Күпчелек әти-әниләрнең башына: “Балам кеше булсын өчен аңа диплом, яхшы укыр өчен рус телен тирәннән үзләштерү кирәк. Ана телен белү моңа комачаулый”, — дигән ялгыш фикер кереп оялаган. Ни гаҗәп, кайбер укытучылар үзләре дә шундый фикердә. Шушы урында татар сыйныфында белем алып, БДИны уңышлы биргән һәм бүгенге көндә югары уку йортларын тәмамлап, дәрәҗәләргә ирешкән укучыларны санап китсәк, байтак исемнәрне атарга булыр иде. Менә кайберләре генә: Ирек Гыйлаҗев (6нчы гимназия), Дилия Әхмәтшина (6нчы гимназия), Азат Ногманов (10нчы мәктәп), Гүзәл Мөхәммәтҗанова (10нчы мәктәп), Ләйсән Ситдыйкова (12нче мәктәп), Әлфия Зарипова (12нче мәктәп), Ринат Әминев (55нче мәктәп), Дамир Хаҗиев (55нче мәктәп) һ.б. Югары уку йортына керү өчен һич кенә дә татар теле комачауламаганын аңласыннар иде әти-әниләр.

Рилия Закирова.