Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Татар телен — Интернет аша
24.09.2015

Татар телен — Интернет аша

Ижауда узган “Татар кызы-2015” матурлык бәйгесендә катнашкан кызларның берсе миндә аеруча кызыксыну уяткан иде. Ул — Башкортстан Республикасының Яңавыл районы Эткенә авылы кызы Светлана Каюмова. Аның анкетасындагы: “Интернет аша татар телен өйрәтәм”, — дип язган сүзләрен укыгач, “Туган телебезне Интернет аша өйрәнүче яшьләр кемнәр алар? Светлана бу эшне кайчан һәм ни өчен башлаган?” — дигән сораулар туган иде. Ниһаять, без аның белән очрашып, якыннан таныштык.

Аңа 25 яшь. Әнисе рус, әтисе татар мил­ләтеннән. Катнаш гаи­ләдән булса да, үзен күкрәк кагып, татар дип әйтә. “Әнием русча түгел, һәрвакыт гаиләдә татарча сөйләште, безне дә өйрәтте. Мин мәктәптә укыганда татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда катнаштым”, — ди ул. 2008 елда Ижау дәүләт техник университеты “Прибор төзү” факультетының “Медицина җиһазлары буенча инженер” белгечлегенә укырга керә. Бүгенге көндә Ижауның бер медицина клиникасында эшли.
Светлана, синең һөнәрең татар теле укыту белән һич тә бәйле түгел. Кайчан һәм нигә татар телен Интернет аша укытырга булдың?
— Медицина өлкәсенә укырга керүемнең сәбәпләрен төгәл әйтә алмыйм, әлбәттә. Әти-әнием шул өлкәне сайларга тәкъдим итте, ә мин кире какмадым. ИжДТУны тәмамлаганнан соң, чит телләр бүлегенә укырга кердем. Анда бер ел укыганнан соң, эш белән укуны бергә алып бару кыенлашу сәбәпле, әлегә калдырып торырга булдым. Менә шул вакытта чит телләрне укыту методикасы миндә кызыксыну уятты. Мин татар телен шул методикага нигезләнеп өйрәтәм. Ә туган телебезне Интернет аша укыту идеясе 2014 елда Айдар Галимов концертында туды. Янымда утыручыларның үзара рус телендә сөйләшкәнен ишеткәч, мин: “Бу кешеләр үзләре телне белмәгәч, нигә концертка килделәр микән?” — дигән сорау туды. Концерттан соң берничә көн узгач, Интернет аша беренче укучымны таптым. Ул Мәскәү кызы Асия иде. Ул ике бала анасы, ире мәчеттә эшли. Үзенең татар телен камил белмәвеннән оялып, телне өйрәнәсе килүе турында әйтте. Без аның белән шөгыльләнә башладык. Бераз­дан ул: “Ирем һәм балаларым белән иркенрәк сөйләшә башладым”, — дип, мине канатландырды. Менә шуннан соң теләкләре булган кешегә Интернет челтәрендә дәресләр бирә башладым. Бер Мәскәү кызы һәм Самара егете белән шөгыльләндек. Бүгенге көндә татар гимназиясендә укучы Булат исемле малай белән татар телен өйрәнәбез. Әкиятләр укыйбыз, уеннар уйныйбыз, төрле темаларга сөйләшәбез. Мин татар телен бик яратам. Медицина өлкәсендә түгел, тел белән бәйле урында эшлисем килә. Әле быел Казанның рус телендә эшләнгән бер сайтын да татарчага тәрҗемә иттем.
Тагын ниләр белән кызыксынасың?
— Мин бу тормышта барсына тотынып карарга тырышам. Спорт, йога белән шөгыльләнергә дә вакыт табам, актив ял итү ошый, дөрес туклану серләренә дә төшенергә тырышам. Тагын музыканы өзелеп яратам. Айдар Галимов, Салават Фәтхетдинов, Фирдүс Тямаевның концертларын беркайчан да калдырмыйм. Алай гына да түгел, алар артыннан йөрим: Ижауда концерт куйганнан соң Башкортстанга яки башка шәһәргә китсәләр, мин дә шунда барып, концертны 2-3 тапкыр карап ләззәтләнәм. Һәрвакыт артистларга чәчәкләр бүләк итәм.
Киләчәккә планнарың нинди?
— Планнар күп инде алар. Ә иң мөһиме: татар егетләре арасыннан үземә тиң насыйп ярны табып, гаилә корасым килә.
— Кагыйдә буларак, мил­ләтен яраткан һәм хөрмәт иткән кызлар башка милләт егетләренә кияүгә чыкмый инде ул. Ә синдә татар халкына һәм телебезгә карата чиксез мәхәббәт булуы әллә кайдан сизелеп тора. Шуңа бар хыялларың тормышка ашар дип ышанам. Әңгәмәбез өчен рәхмәт, Светлана!