Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Татар сылулары барланды
24.03.2012

Татар сылулары барланды

Узган шимбәдә Ижау шәһәренең «Халыклар дуслыгы йорты»нда яшьләр өчен күптән көтелгән вакыйга — Удмуртиядә беренче тапкыр «Иман» татар яшьләре берлеге тарафыннан «Татар кызы — 2012» дип исемләнгән бәйге уздырылды. Моңа кадәр берничә сайлап алу өлеше узып, финалга чыккан 8 татар кызы зирәклектә, гүзәллектә, сәләтләре һәм милли зәвыклары буенча көч сынашты.

Кичәгә «Иман» татар яшьләре берлегенең районнардагы бүлекчәләреннән дә яшьләр килүе, бәйгедә катнашкан һәр кызның плакатлар, тавыш, алкышлар белән куәтләп утыручы җанатарлары булуы, залның яшь кызлар-егетләр белән шыгрым тулылыгы бик күңелле күренеш иде.

Удмуртиядә беренче тапкыр…

Чибәрләр конкурсының килеп чыгу тарихы 19нчы гасырга барып тоташкан. Беренче тапкыр чибәрләр конкурсы рәсми рәвештә1888 елда Бельгиянең Спа шәһәрендә уздырылган. Бу бәйге тирә-якта зур шау-шу куптарган һәм планетаның иң гүзәле булу өчен 500дән артык хатын-кыз көч сынашкан. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: аларга бары тик ир-атлардан гына торган жюри әгъзалары бәя биргән.

Чибәрләр бәйгесе Россиядә дә, шул исәптән, Татарстан, Башкортостан республикаларында да инде күптәннән уздырылып килә.

Бәйгенең килеп чыгышы 19нчы гасырга барып тоташуына карамастан, Удмуртиядә татар кызлары арасында мондый конкурс үткәрелгәнен хәтерләмим, шәхсән минем беренче күрүем. Сөенергә дә урынбар: «Иман» яшьләре берлеге яңадан-яңа чаралар уйлап табып, республикабыздагы милли тормышны җанландырып җибәрә. Чит республикалар белән элемтә тотып, андагы рухи үсештә булган шәхесләрне үзебезгә чакыра, республикабыз татар яшьләрен алар белән таныштыра.

Кем соң ул татар кызы?

Бу сорауга җавап бирерлек татар кызын һәммәбез күз алдына китерә алса да, минемчә, һәркемне дә бәйгене оештыручы «Иман» татар яшьләре берлегенең һәм катнашучыларның әлеге сорауга нинди карашта булуы кызыксындыргандыр. Әлеге оешманың «Вконтакте» социаль челтәрендәге төркемендә бу сорауга җавапны алар «Татар кызы — ул татар мәдәниятен белүче, милли традицияләрне аңлаучы яшь кыз» дип язганнар. Боларны укыгач ук, мин туган телен камил белүче» дигән пунктның булмавына гаҗәпләнгән идем. Шәхсән үзем «Татар кызы» дип әйткәндә, иң беренче чиратта, үз телебезне белүне алгы планга куям. Бәйгедә үзләрен татар сылуы дип күрсәтергә теләгән яшьләр сәхнәдән рус телендә сөйләп тормасмы? Менә шундыйрак курку һәм шик биләгән иде минем күңелне. Бәйгегә өч атналык әзерлек барышында татар телен өйрәнү дәресләре дә булгач, тынычлана төштем. Күңел ымсынып: «Менә нинди булырга тиеш чын татар кызы!» — дип исбатлап бирердәй җиңүчене көтә иде.

Кызлар сынатмады

Менә дулкынланып көтеп алынган көн. Кичә узасы «Халыклар дуслыгы йорты» яшьләр белән шыгрым тулы. Сәхнә түреннән тамашачыларны ягымлы тавыш белән кичәне алып баручылар: саф татар телендә Алисә Гарифуллина һәм рус телендә Эльгюн Намазов сәламләде. Берсеннән-берсе матур милли киемнәрдәге 8 кыз: Эльмира Гыйззәтуллина, Диана Гарипова, Ләйсән Мортазина, Лидия Габидуллина, Гүзәл Нургаянова, Венера Мәхмүтова, Альбина Нуриева, Айгөл Габдерәхимовалар үзләре белән таныштырдылар. Иҗади сынауда кызларның берсе дә сынатмады, татар телендә матур итеп җырлап, шәрыкъ, чегән биюләре башкардылар. Зал көчле алкышларга күмелде. Тик кайбер кызларның ярымшәрә чыгыш ясаулары «Татар кызы» бәйгесендә бик урынлы түгел иде. Үзләрен бик килешле һәм бәйгенең бар таләпләренә дә туры килерлек итеп чыгыш ясаучылар да булды. Айгөл Габдерәхимова, Эльмира Гыйззәтуллиналар, минемчә, шундыйлардан. Алдагы конкурсларда да аларның татар кызларына хас милли кыйммәтләрне аңлап эш итүе, татар телен камил белүләре чагылыш тапты. Тәкъдим ителгән рифмалар буенча татар телендә шигырь язуда алар шулай ук иң уңышлы нәтиҗәләргә ирештеләр. Ләкин, жюри әгъзаларының татар телендә бер җөмлә дә төзи алмаучыларга югары балл куюлары аңлашылып бетмәде. Алдагы конкурста кызларның милли киемнәре бәяләнде. Бу сынауда Альбина Нуриевадан башка, бар кыз да, иҗади сәләтләрен эшкә җигеп, милли үзенчәлекле киемнәр уйлап тапкан иде. Конкурста Гүзәл Нургаянованың үтә зәвыклы татар киеменә тиңнәр булмады. Иң ахырдан кызлар «Татар кызы нинди булырга тиеш?» дигән сорауга җавап бирергә тиеш иделәр. Әлеге сынауга кызларның ныклап әзерләнүләре, кайберләре сүзләрне вата-җимерә булса да, татар телендә мәгънәле итеп чыгыш ясаулары аеруча мактауга лаеклы.

«+»лар һәм «-»лар

Ниһаять дулкынландырган киеренке минутлар… Жюри әгъзалары: «Җиңүче дип Гүзәл Нургаянова билгеләнде, икенче урынга Альбина Нуриева лаек булды», — дип хәбәр итүгә, конкурста катнашкан калган кызларның гына түгел, үземнең дә күңелемә юшкын утыргандай булды. Бәйге җиңүче һәм җиңелүчеләрдән торуын уйлап күңелемне тынычландырырга тырышсам да, кайбер җиңелүчеләр үтә дә кызганыч булды. Ни генә дисәң дә, бәйге нәтиҗәләрнең дөреслегенә һәм гаделлегенә ышанып бетәсе килми иде. Беренчедән, жюри әгъзаларының күпчелеге үзләренең дә татар телен белмәве, икенчедән һәр сынау саен куелып барылган балларның азакта ни өчендер суммасы хәбәр ителмәве, нәтиҗәләрнең бөтенләй дөрес булмавы кичәнең бераз ямен югалтты. Жюри әгъзалары — Ижауның җыелма КВН командасы авторы һәм актеры Руслан Әхмәтҗанов, Казаннан килгән җырчы IndiVa һәм аның продюссеры Илмир Әзһәмов, татар теле укытучысы Ләйсәния Гатауллина, «Халыклар дуслыгы йорты» хореографы Ольга Костенковалар бәя биргәндә, кызларның тыйнаклыгын, телне белү дәрәҗәсен дә исәпкә алсалар, бәлки гаделрәк нәтиҗә ясалыр иде.

Ә тулаем алганда чара бик җанлы узды. Башыннан азагына кадәр күңелле, яшьләрчә, кызыклы төрледән-төрле чыгышлар, концерт номерлары белән үрелеп алып барылган кичәне әзерләү өчен күп көч куелганы күренеп торды. Бәйге бар яктан да җитешле булсын өчен иганәчеләрне дә җәлеп итә алганнар. «Горячие туры» туркомпаниясеннән Яна Сабирова, «Шоколад» кызыну клубы директоры Константин Сунцов, «Орифлейм» компаниясе, Татарстанның «Идел» яшьләре үзәгенең матди ярдәмнәре, Госманов Вадимга конкурсның логотипларын эшләргә ярдәм итүе өчен «Иман» яшьләре берлеге зур рәхмәт белдерде.

Удмуртиядәге «Вместе» ассоциациясенә караган милли оешмаларның да бу чарадан читтә калмавы, Казаннан кунаклар килүе, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Нәзирә Сабирҗан кызы Касимова, Милли сәясәт министрлыгының төп белгече Айрат Альберт улы Гайнетдинов катнашып, яшьләргә изге теләкләрен җиткерүе, финалистларны тәбрикләүләре үзе бер матур күренеш булды. Ә җанатарлар тарафыннан кызларның исемнәрен, «Булдырасың!» дип язылган плакатларны күтәреп, саф татарча көч бирүләрен күрү үзе ни тора?! Димәк, бу чара татар яшьләрен аз булса да татарча фикерләргә, сөйләшергә, уйларга этәргән. «Иман» татар яшьләренә: «Афәрин!» — диясе генә кала. Тагын да шундый күңелле чаралар оештырып, татар яшьләрен бергә туплагыз, «иман»лылар.

Элмира Нигъмәтҗан