Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Татар студентлары сынатмый
27.10.2016

Татар студентлары сынатмый

Удмуртия югары уку йортларында белем алучы, укуда һәм иҗтимагый эшләрдә актив катнашучы 20 студентка Дәүләт Советының премияләре тапшырылды. 11500 сум күләмендәге әлеге премияне Дәүләт Советы рәисе Владимир Невоструев тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында милләттәшләребез: М.Т. Калашников исемендәге Ижау дәүләт техник университеты студенты Руслан Фирдәвес улы Котлыев; Удмурт дәүләт университеты студенты Руслан Радик улы Григорьев; Ижау дәүләт медицина академиясе студентлары Марат Ринат улы Насыйров һәм Иляна Роберт кызы Хафизова да бар. Аларны әлеге уңышлары белән котлыйбыз.