Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - “Татар кызы — 2017” сайланды
20.04.2017

“Татар кызы — 2017” сайланды

16 апрель көнне “Дом молодежи” халык иҗаты йортында VI республикакүләм “Татар кызы” конкурсы узды.

Быел конкурста катнашырга 30га якын кыз теләк белдергән, финалга аларның бары тик унысы гына узды. Дүрт ай барган әзерлек вакытында алар татар теле дәресләренә йөрделәр, биергә, җырларга, сәхнәдә үз-үзләрен тотарга, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнделәр, мәдәниятебез белән таныштылар. Әлеге зур эшнең нәтиҗәсе искитмәле булды — конкурс югары дәрәҗәдә узды. Ә 500гә якын урынга исәпләнгән залда алма төшәр урын да юк иде. Дәрәҗәле кунаклар арасында УР Мәдәният һәм туризм министры вазифасын вакытлыча башкаручы Владимир Соловьев, К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, теле һәм радиотапшыруларның алып баручысы Рөстәм Гайзуллин, “GONG-TV” спорт һәм музыка каналы һәм “PIXELSOUND PRODUCTION” продюсерлык үзәге генераль директоры һәм конкурсның төп иганәчесе Айдар Шәймәрданов бар иде. Рөстәм Гайзуллин рәислегендәге жюри составына — Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, эшмәкәр Дамир Гобәйдуллин, интернет-эшмәкәр, видеоблогер Ринат Гобәйдуллин, Халык­лар дуслыгы йорты методисты, “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Лариса Гайнетдинова, “ELITE” эстетика мәктәбе җитәкчесе Гөлназ Ибраева, Яшьләр парламенты рәисе Артур Мәһдиевкә — бәя бирү бик җиңелдән булмады. Чөнки кызлар берсеннән-берсе уңганрак, булганрак, гүзәлрәк иде.

 

Аларның милли кием­нәрен үзләре теккән, чиккән калфак һәм изүләр бизәде. Әлфирә Низа­мованың “Калфак туе” шигырен яттан сөйләгәндә, кызларның туган телне камил белүләре күренде. Бу шигырь сөйләү генә булмыйча, сәхнәләштергән тамаша булды. Тамашачыларны өйдә пешереп алып килгән милли ризыклар белән дә таныштырды чибәркәйләр. Кызларга жюриның сорауларына да җавап бирергә туры килде. Яшермим, гүзәлкәйләр өчен бу вакытта үзем дә борчылып утырдым. Тик нинди генә сорау булмасын, кызлар югалып калмадылар. Жюрида утыручыларның берничәсе үзләре үк сорауларны татар телендә бирә алмаса да, кызлар туган телебездә җавап бирергә тырыштылар. Конкурсның бу өлешендә аеруча Диләрә Шәрипова, Гүзәлия Кашапова, Дилбәр Хәмәтдинова, Назлыгөл Насыйрованы билгеләп үтәргә була. Алар үз фикерләрен татар телендә камил итеп әйтеп бирә алдылар. Дилбәр жюри соравы буенча, җырлап күрсәтсә, Назлыгөл белән Гүзәлия конкурска ничек әзерләнгәннәрен сурәтләп күрсәттеләр.
Ә конкурсның иң матур, игътибарга лаек өлеше дип, кызларның иҗади номерларын атар идем. Катнашучыларның һәрберсе дә әлеге этапка җаваплы караган. Быел иҗади номерлар үзенчәлекле, һәр чыгышка да ниндидер мәгънә салынган булуы белән аерылып тордылар. Альбина Гыйззәтуллина комнан рәсем ясау сәнгате белән таныштырып, Сөембикә рәсемен ясады. Илзирә Әдиева һәм Сөмбел Низамова татар халык биюләрен башкардылар. Гүзәл Галләмова үзе теккән күлмәкләрдән дефиле күрсәтте. Гүзәлия Кашапова әби роленә кереп, оныкларына гаилә ядкәре аша милли тәрбия сеңдерде. Әлеге чыгышы өчен Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең махсус бүләгенә дә лаек булды ул. Дилбәр Хәмәтдинова исә сәхнә күренешендә бирнә әзерләү йоласы белән таныштырды. Диләрә Шәриповага ярдәмгә сеңелесе Ләйсән килгән, алар туганнар арасындагы мөнәсәбәтләрне җырга салып тас­вирладылар. Илүсә Илалетдинова да җырга сәләтен күрсәтте. Диана Йосыфкулова шәрык биюе башкарды.
“Татар кызы — 2017” кон­курсының финалы әле озак вакытлар хәтердә сакланыр. “Әлеге мәртәбәле конкурска килүемә мин бик шат. Удмуртиядә татар мохите, яшьләрдә милли үзаң сак­лана икән, бу мактауга лаек”, — диде үз чыгышында жюри рәисе, Казаннан килгән махсус кунак Рөстәм Гайзуллин. Алып баручылар Айдар Миннәхмәтов (аның турында газетабызда берничә тапкыр язган булды) һәм узган ел “Татар кызы — 2016” исеменә лаек булган Лиана Гайнетдинова турында да әйтеп үтми мөмкин түгел. Икесе дә туган телебезне өйрәнү өстендә эшлиләр, афәрин! Алып баручы буларак та сынатмады алар.
Өч сәгать дәвамында кызлар сәхнәне дер селкеттеләр, тамашачылар, жюри күңелен яуладылар. Һәр кызның да чыгышлары, әзерлекләре ныклы иде. Алар арасыннан Удмуртиянең иң гүзәл татар кызын сайлап алу, әлбәттә, җиңелләрдән булмагандыр. Башка елларны тамашачы кайсы кызның җиңү яулаячагын бераз чамаласа, быел соңгы мизгелгә кадәр кем җиңәсе билгеле түгел иде. Һәм менә ул — Удмуртиянең милли тормышында иң мөһим булган вакыйгаларның, иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе!

Республиканың иң гүзәл, иң булган, иң уңган татар кызы исеме билгеле. Ул — Назлыгөл Насыйрова. Аңа төп иганәчеләрдән чәшке жилет, видеога төшерү хезмәтенә 15 мең сумлык сертификат, кулдан эшләнгән таҗ бүләк ителде. Конкурста катнашкан башка кызларга да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Зур көч, тырышлык, сабырлык сорый торган әлеге конкурсны оештырган
“Иман” татар яшьләре берлеге әгъзалары: Рушана Саттарова, Гөлнара Шәяхмәтова, Гүзәл Әгълиуллина, Альбина Шәйхетдинова, Алина Фатыйхова, Лиана Гайнетдинова, Ульяна Волкова, режиссер Ләйлә Бәхтиярова мактауга лаек. Бәйрәмне “Асылъ­яр” җыр һәм бию ансамбле, Илшат Мөхәммәтҗанов, Динар Шәймәрданов, Нияз Шәйнуров, “1+1” баянчылар дуэты, “Родничок” бию төркеме, Иван Громов үз чыгышлары белән тагы да ямьлерәк иттеләр.
Нинди генә чара булмасын, аны уздыру өчен матди чыгымнар кирәк. Быел да конкурсны уздырырга иганәчеләр ярдәмгә килә. Аларның саны артуы сөендерә, әлбәттә. Киләсе елда да конкурсның югары дәрәҗәдә узачагына шик юк. Ә иң мөһиме — мондый чаралар яшьләрдә милләтебез тарихы белән кызыксыну уята, туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияли.

Эльвира Хуҗина.
Марат Идрисов Һәм Анна Костенкова фотосурәтләре.

Фикерләр

Назлыгөл Насыйрова (“Татар кызы-2017” конкурсында җиңүче):
“Минем өчен, республиканың беренче татар гүзәле исемен йөртү — зур горурлык. Конкурска киләчәктә Удмуртия татарлары тормышында актив катнашырга дип килдем һәм үз максатыма ирешермен дип уйлыйм”.

Альбина Шәйхетдинова (кызларга татар теле дәресләре бирүче):
“Ике кыз — Гүзәл Галләмова белән Диана Йосыфкулова кастингка килгәндә бөтенләй татарча белмиләр иде. Аңлавын аңлыйлар, тик авыз ачып бер сүз әйтә алмыйлар. Әмма аларда туган телебезне өйрәнү теләге көчле иде, шуңа күрә без аларга шундый мөмкинлек бирергә булдык. Кызлар барысы да финалга зур җаваплылык тоеп әзерләнделәр. Татар теле дәресләрен калдыручылар булмады. Гомуми дәресләрдән тыш, кайбер кызлар белән аерым шөгыльләндек. Өй эшләрен дә бик теләп башкардылар. Билгеле, финалда татар телен камил белгән кызлар да жюри сорауларына җавап биргәндә бераз югалып калдылар, әмма сынатмадылар. Диана белән Гүзәл бүген дә татар теле дәресләренә йөрергә телиләр. Ерак юлларны якын итеп килгәне, конкурсыбызны тагы да матурлаганы, зурлаганы өчен Рөстәм Гайзуллинга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез”.

Айдар Миннәхмәтов (конкурсны алып баручы):
“Бик арысам да, минем өчен бу рәхәт талчыгу булды. Мондый милли чаралардан соң кәефем һәрвакыт күтәренке була. Конкурста катнашучы кызлар, кунаклар белән рәхәтләнеп татар телендә аралаштым, мәдәниятебез белән якыннан танышу мөмкинлеге да барлыкка килде”.

Дилбәр Хәмәтдинова (“Татар кызы — 2017” конкурсында катнашучы):
“Кечкенә чагымда телевизордан матурлык конкурсларын карап, үзем дә үскәч шундый матур һәм талантлы булырга тели идем. Бу минем күңелемнең түрендә йөрткән, үз-үземә дә белдеререргә курыккан хыялым иде. Һәм ул чынга ашты! Мин «Татар кызы» конкурсына яңа дуслар табар өчен, татар яшьләре белән аралашыр өчен килдем. Максатыма ирештем дип уйлыйм, бик күп кызыклы очрашулар, танышулар булды, катнашучы кызлар белән бер гаилә кебек булдык. Конкурс барышында мин үзем дә бик үзгәрдем, үз-үземә ышанычым артты”.

Гөлнара Шәяхмәтова (конкурсны оештыручыларның берсе):
“Елдан-ел конкурсның дәрәҗәсен күтәрергә, тамашачылар санын арттырырга тырышабыз. Безгә зур ярдәм күрсәтә торган иганәчеләребезнең саны артуы — безнең өчен шулай ук бик кадерле. Быел кызлар барысы да бик көчле әзерлекле, сәләтле иделәр. Аларның һәрберсе дә җиңүгә лаек иде. Безгә, оештыручыларга һәм педагогларга, кызлар белән эшләү бик җиңел булды. Өйрәткән бөтен әйберне дә тиз отып алдылар. Без аларга үзебез белгән барлык нәрсәне дә аңлатырга, бирергә тырыштык. Ә нәрсәгәдер кызларның үзләреннән өйрәндек. Мондый чараларны уздыру зур тәҗрибә туп­ларга ярдәм итә һәм без елдан-ел әлеге тәҗрибәне үстерү өстендә эшлибез. Башкарган эшебез юкка түгел дип ышанам. Максатыбыз — телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү, буыннан-буынга милли мирасыбызны тапшыру. Бергә булыйк, бердәм булыйк!”

Зөһрә Ганиева (тамашачы, Пермь шәһәре): “Без конкурска сеңелебез Дилбәр Хәмәтдинова өчен тавыш бирергә килдек. Әлеге конкурс Пермь шәһәрендә дә үткәрелә, тик ул анда гади чара кебек кенә уза. Ә Удмуртиядә “Татар кызы” конкурсының шундый югары дәрәҗәдә һәм киң масштабта үтүенә таң калдык. Оештыручылар да, кызлар да булдырдылар!”.