Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - «Татар кызы — 2017» конкурсында катнашучылар
16.02.2017

«Татар кызы — 2017» конкурсында катнашучылар

Диана Йосыфкулова, 20 яшь.
Удмурт дәүләт университетында логопед һөнәрен үзләштерә. Конкурска татар кызларында булган сыйфатларны тагын да яхшыртырга, тәҗрибә тупларга килгән. “Чын татар кызы акыллы, әдәпле, тыйнак, тырыш, белемле, татар йолаларын белүче һәм саклаучы, ярдәмчел булырга тиеш”, — ди Диана. Киләчәктә матур татар гаиләсе корып, туачак балаларына халкыбыз традицияләрен өйрәтеп, милли рухта тәрбияләргә тели.