Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - “Татар кызы — 2017” бәйгесенә әзерлек башланды
9.12.2016

“Татар кызы — 2017” бәйгесенә әзерлек башланды

Карлы-буранлы, саф һавасы белән тәнгә шифа бирүче, битләрне чеметкәли торган суыклары белән кырыс холыклы дигән дан яулаган айга аяк бастык. Елның соңгы аенда ирексездән күңел ниндидер могҗиза көтә башлый.

Ә могҗиза башланды инде! “Иман” татар яшьләре берлеге тарафыннан алтынчы ел рәттән уздырылып килүче республикакүләм “Татар кызы” бәйгесен могҗиза димичә, башкача атап булмый. Яшьләрнең инициативасы һәм энтузиазмы белән тулысынча диярлек иганәчеләр ярдәмендә уздырылучы конкурс елдан-ел популярлаша, сыйфат ягыннан камилләшә бара, катнашырга теләүчеләр саны да арта. Быел бәйгедә катнашырга 30дан артык гариза кабул ителгән. “Катнашырга теләүчеләр күп. Тик аларның күбесе конкурсның нигезләмәсе таләпләренә туры килеп бетми, кайберсе яшь буенча бармый, кайберсе татар телен белми. Юкса, араларында бик тә сәләтлеләре бар. Бер мәсьәләгә уңай чишелеш таптык төсле. Яшь әниләр һәм бәбиләр өчен махсус проект өстендә дә эшли башладык”, — ди төп оештыручыларның берсе Рушана Саттарова.
Гүзәлия Кашапова 2013 елда “Татар кызы” бәйгесендә катнашкан һәм быел да үз көчен сынап карарга булган. “Мин әлеге чараның никадәр мавыктыргыч, кызыклы булуы турында яхшы беләм. Үткән катнашуымда миңа, бәлки җаваплылык хисе, тәҗрибә, әзерлек җитеп бетмәгәндер. Хәзер дулкынлануны җиңәргә өйрәндем. Конкурста катнашып, рәхәт хис-тойгыларны кабат кичерәсем, шушы бәйрәм дөньясына чумасым килә”, — ди ул.
Ижаудагы югары уку йортларында Татарстанда туып-үскән күпсанлы студентларның белем алуы яңалык түгел. “Үткән елларда “Татар кызы” бәйгесендә катнашучыларның күбесе Татарстаннан килгән кызлар булды. Чөнки алар туган телебезне камил белүләре, татарча иркен аралашулары белән Ижау кызларыннан өстенрәк. Хәзер исә уңай үзгәреш күзәтелә. Удмуртиядә туып-үскән кызларыбыз конкурста катнашу хокукына ия булу өчен татар телен махсус өйрәнәләр, тарих белән кызыксыналар, милли ризыкларыбызны әзерләү серләренә төшенәләр. Чөнки татар телендә аралашу – бәйгенең төп таләпләренең берсе. «Сайлап алу этабында да туган телебезне өйрәнергә теләге көчле булган кызларга өстенлек бирәбез. Әгәр конкурс барышында бер генә кыз бераз булса да, татар телендә сөйләшергә өйрәнә икән – бу безнең зур җиңүебез”, — диләр оештыручылар.
30 чибәр арасыннан 10 кызны гына сайлап алу җиңел булмады жюри әгъзаларына. Нәтиҗәләрне игълан итәр вакыт җиткәч тә, фикер алышу, бәхәсләр тынмаган иде әле. Кызлар да җаваплы караганнар, ныклап әзерләнгәннәр. Милли костюмнардан киенеп, дәртле биюләр биеделәр, моңлы җырларыбызны башкардылар, хәтта араларында өчпочмак пешереп килүчеләр дә бар иде.
Сайлап алу этабын уңышлы узган 10 кыз бу атнада ук фотога төшү серләрен өйрәнеп, фотосессиядә катнашачак. Гомумән, финалга кадәр аларны күп төрле сынаулар көтә. Кызлардан ныклы ихтыяр көче, үҗәтлек, сабырлык таләп ителәчәк. Узган ел конкурста катнашырга 14 кыз сайлап алынса да, шуларның 12се генә финалга кадәр барып җитә алган иде. Быел кызлар сынатмас, дип ышанасы килә.
Нинди генә эшкә алынсаң да, замана чире – акча мәсьәләсенә килеп төртеләсең. Милли сәясәт министрлыгы “Татар кызы” республика конкурсын уздыруның чыгымнарын бераз капласа да, күп төрле мастер-класс­лар уздыруга, зал арендасына, педагоглар хезмәте өчен түләүләргә, конкурста катнашучы кызларга бүләкләр әзерләүгә финанс ярдәме таләп ителә. “Быел бер борчуыбыз кимеде – Удмуртиянең мәдәният һәм туризм министры Владимир Соловьев финалны кайда уздыру проблемасын хәл итте – ул 16 апрельдә Яшьләр йортында узачак. Гомумән, Владимир Михайловичка кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә, кире борып җибәргәне юк. Борчу-тәкъдимнәребезне игътибар белән тыңлый, кулыннан килгән кадәр ярдәм итә. Аңа зур рәхмәтебезне җиткерәбез”, — диләр оештыручылар.
“Татар кызы” конкурсының елдан-ел иганәчеләре, тугры дуслары да арта, бүләкләр дә сыйфатлырак, затлырак була бара. Әйтик, 2017 елда җиңүче кызга бүләккә төп иганәче чәшке жилет әзерләгән. Уфада узачак Бөтенроссия “Татар кызы” бәйгесендә катнашу хокукына ия булу гына да үзе ни тора, анда исә җиңүчене автомобиль көтә.
Конкурс программасына да быел берникадәр үзгәрешләр кертелгән. Интеллектуаль этап булачак, шулай ук кызларның аш-суга осталыкларын да сынаячак­лар. Хәерле сәгатьтә! Яшьләргә уңышлар юлдаш булсын, барлык ниятләре дә тормышка ашсын!

Альбина Шәйхетдинова.