Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - “Татар кызы-2017” бәйгесендә катнашучылар
2.02.2017

“Татар кызы-2017” бәйгесендә катнашучылар

Диләрә Шәрипова, 16 яшь. Ижау кызы, Г.Тукай исемендәге гимназиянең 10 “А” сыйныфында белем ала, “Асылъяр” җыр һәм бию ансамблендә шөгыльләнә. “Татар кызы — 2017” конкурсында үзен төрле яклап сынап карау өчен катнашырга уйлаган. “Беренчедән, биредә тәҗрибә туплыйсың. Икенчедән, тамашачыга үземнең бөтен осталыгымны күрсәтәсем килә”, — ди ул. “Чын татар кызы — чибәр, тыйнак, ләкин шул ук вакытта көчле дә булырга тиеш. Туган телен, нәселен белергә һәм яратырга, рухи яктан бай булырга тиеш. Ул — милли эшләрдә алгы сафта баручы. Бик күп шагыйрьләр, язучылар: “Милләтебез хатын-кызларга буйсына. Чөнки алар татар егетләренә кияүгә чыгып, чын татар балаларын үстерә алалар. Алар — киләчәгебез. Алар — таянычыбыз”, дип тиккә генә язмаганнар”, — ди Диләрә.
Удмуртия татарлары тормышында күптәннән кайный, киләчәктә дә әлеге юлдан тайпылырга уйламый.