Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - “Татар кызы — 2017” бәйгесендә катнашучылар
9.02.2017

“Татар кызы — 2017” бәйгесендә катнашучылар

 Назлыгөл Насыйрова, 21 яшь.

Тумышы белән Яр Чаллы шәһәреннән, Ижау Дәүләт медицина академиясенең дәвалау бүлегендә 4 нче курста белем ала. “Исемем кебек назлы, гөлдәй сөйкемле диләр минем турыда. Кечкенәдән биергә яратам, сәнгать мәктәбен тамамладым. Академия тормышында актив катнашам, фитнес-аэробика белән шөгыльләнәм”, — ди Назлыгөл. Татар халкы тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнә, татар телен камил белә, русча да иркен аралаша, инглиз телен өйрәнә. “Татар кызы — 2017” конкурсына килүемнең максаты — беренчедән үземне сынап карау булса, икенчедән үземнең белгәннәремне, күңел байлыгын, җан җылысын башкаларга да күрсәтү. Өченчедән, бу конкурстан үзем дә күп нәрсәләргә өйрәнермен дип уйлыйм мин”, — ди ул. Чын татар кызлары белемле, тәрбияле, милли гореф-гадәтләрне, туган телебезне хөрмәт итүче, татар телендә матур итеп сөйләшүче булырга тиеш дип саный. “Зыялы татар кызларын үзләренә үрнәк итеп, заманадан калышмыйча, ләкин заманага иярәм дип, үзебезнең бай, күркәм гадәтләрдән читкә китмичә, милли ризыкларыбызны пешерә белгән, олыларны хөрмәт иткән кызлар ул — татар кызлары”, — ди Назлыгөл. Булачак табибә шушы конкурста алган белемен, яңалыкларны ки­ләчәктә үз тормышында кулланырга уйлый. Авыруларны дәвалаганда туган телне белүе дә ярдәмгә килер дип ышана. “Туган телгә мәхәббәт ана карынында ук башлана. Туа­чак балаларымны милли гореф-гадәтләр нигезендә чын татар ул-кызлары итеп үстереп, телебезне, мә­дәниятебезне саклауга өле­шемне кертәчәкмен”, — ди Назлыгөл.