Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - «Татар кызы — 2017» бәйгесендә катнашучылар
12.01.2017

«Татар кызы — 2017» бәйгесендә катнашучылар

16 апрельдә Ижау шәһәрендәге Яшьләр йортында көтеп алынган чараларның берсе — “Татар кызы — 2017” узачак. Финалда кемнәр катнашачак соң? Әлеге кызлар белән таныштыруны башлыйбыз.

Дилбәр Хәмәтдинова, 23 яшь. Башкортстанның Тәтешле районы Чургылды авылында туып үскән. Башкорт дәүләт университетының Нефтекама шәһәре филиалында икътисадчы һөнәрен үзләштереп, бүгенге көндә Ижауда яши. Банкта эшли. Татар кызы бәйгесенә татар яшьләре белән аралашу, җыр-бию өлкәсендә үзен сынап карар өчен килгән. “Татар кызы, беренче чиратта, тыйнак булырга тиеш. Гореф-гадәтләрне, милли ризыкларны пешерә белергә, тыйнак һәм матур киенергә тиеш, минемчә”, — ди Дилбәр. Киләчәктә тормышын татар егете белән бәйләп, милли гаилә корып, балаларын да милли рухта тәрбияләргә тели.