Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - «Татар кызы-2017» бәйгесендә катнашучылар
26.01.2017

«Татар кызы-2017» бәйгесендә катнашучылар

“Мин Сөмбел Низамова булам. Башкортстан рес­публикасы Тәтешле ра­йоны Шүлгән авылында туып-үстем. Хәзерге көндә Удмурт дәүләт университетында белем алам. Күптән түгел миңа 19 яшь тулды.
“Татар кызы” бәйгесенә мин үземнең милләтемнең тарихы, гореф-гадәтләре белән танышырга, яңа дуслар табарга, Ижау шәһәрендә яшәүче татар халкы турында белергә дип килдем.
Минемчә, чын татар кызы туган телен белергә, тыйнак, түземле һәм киң күңелле булырга тиеш.
Киләчәктә мин Ижау татарлары тарафыннан оештырылган төрле чараларга, концертларга йөреп, үземнең өлешемне кертергә телим”.
Бәйгедән соң да “Иман” татар яшьләре берлегендә актив эшләргә, кызыклы берәр проектны чынга ашырырга тели ул.